поиск новостей
  • 05.12 "Рөстәм маҗаралары", 12+, Кариев театры, 15:00
  • 06.12 "Гөлчәчәк", 12+, Кариев театры, 21:00
  • 08.12 "Алтынч[ае]ч", 16+, Кариев театры, 13:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
  • 10.12 "Ромео һәм Джульетта", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 11.12 "Йосыф", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 14.12 "Былбыл бакчасы", Лилия Зщйнуллинаның юбилей концерты, 6+, Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:30
  • 17.12 "Бәхетле көнем", 0+, Кариев театры, 13:00
  • 17.12 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 19.12 "Агыйдел" дэулэт жыр-бию ансамбленен юбилей концерты.Г.Тукай ис.филармония концертлар залы, !8:30
  • 20.12-27.12 "Галәм кунаклары һәм яңа ел", 0+, Кариев театры, 10:00, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Гвардейская урамында урнашкан 2 булмэле фатирга озак вакытка татар кызларын,яки татар гаилэсен кертэбез.Бэясе 20 мен+ ком тулэулэр.89050259315
  • Ит өчен һәм асрар өчен нәселле буаз сарыклар сатыла. Телефон: 895200302799
  • Казан шэхэре батыршина урамында урнашкан 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Яшэу очен барлык унайлыклар да бар.89274086591 Риелторларны борчымауларын сорыйм.
  • Зеленодольск районы, Карәтмән авылында (Казаннан якынча 40 км) 25 сутый тигез җир участогы сатыла. Йортка фундаменты да бар. Газ, су, электричество участокка кадәр китерелгән. Бәясе 850 мең сум. Тел. 89179068047
  • Бюджет оешмасына библиотекарь кирэк. тел.8(843)236-97-91
  • Продаю козу дойную нубийскую 15т Лаишевский район 89872137756 а также есть индоутки
  • Казан шэхэренең Киров районында фатир эзлим. Эшли торган татар кызына. Ватсап 89393966212
  • Печэн сатыла Дэу рулон,кечерэк рулон.Питрэч районы Юнусова авылы.89093080463 Альфинур
  • Срочно сниму квартиру проспект победы от хозяина 89869243128
  • Саба районы Югары Симет авылында газ. су кергән һәм сарае булган җир участогы сатыла. Белешмәләр өчен тел. 89393389703

 

Архив
 

 

18.03.2011 Сәясәт

Минтимер ШӘЙМИЕВ: "Төп Закон нигезендә Татарстан – тулы вәкаләтле Президент республикасы"

Үткән елның шушы көннәрендә республика халкы Татарстанның яңа Президенты инаугурациясен көтеп яшәде. Димәк, Татарстанны егерме ел җитәкләгән Минтимер Шәймиевнең дә Президент вазыйфасыннан китүенә бер ел була инде. Ул вакытта "Шәймиев чоры" тәмам дип уйлаган кешеләр дә бүген шуны танырга мәҗбүр: федерализм принципларын ил күләмендә яклаучылар арасында Татарстанда ТР Дәүләт Киңәшчесеннән дә абруйлырак кеше юк. Аның саллы фикерләре әледән-әле төрле мәгълүмат чараларында пәйда була. Бу юлы исә ул "Ватаным Татарстан" газетасына эксклюзив интервью бирде.

Кемнедер тәнкыйтьләргә исәп юк

 

– Бер ел элек Президент вазыйфасыннан китеп баргач Сез, шимбә көннәрендә эшләмәскә өйрәнеп киләм, дип әйткән идегез. Ничек соң, хәзер өйрәндегезме инде?

 

– Озак еллар буе җитәкчелек эшендә булгач, миңа ял бик сирәк эләгә иде. Шимбә һәрвакытта да гадәти эш көне булды. Анысында эшләрне иртәрәк бетереп, мунча керергә вакыт калса да – зур бәхет. Бер ел элек исә вазыйфамны калдырып киткәч, яңа тормыш рәвешенә ярашу җиңел булды дип әйтсәм, дөрес булмас иде. Беренче шимбә­ләрдә эшкә бармагач, үземне гаепле кеше итеп сизә идем. Бу кылану, матур сүз дә түгел. Шулай өйрәнелде. Әти егерме алты ел колхоз һәм авыл Советы рәисе булып эшләп пенсиягә чыккач, салкын яисә буранлы төннәрдә колхоз фермаларын карарга чыгып китә иде, чөнки мондый төннәрдә сыер бозауласа, сарык бәрәнләсә, аңа игътибар кирәк, дип борчыла иде. Чыннан да, җаваплы эшнең тормыш рәвешенә әйләнүенә хәзер инде үзем дә инандым. Соңгы өч ай чамасы инде шимбә көннәрендә, андый-мондый эшләр килеп чыкмаса, ял итәргә тырышам. Үзем өчен Болгар һәм Свияжскийны торгызу эшенә тотыну зур әһәмияткә ия булды. Аны башлаганчы, эш күләме шулхәтле зур булыр дип уйламаган идем. Фонд оештырдың да эшкә тотындың гына түгел. Монда фәнни-тикшеренү эшләрен күздән ычкындырмаска, төзелеш алып барганда ялгышлыклар җибәрмәскә, дип бик сак булырга кирәк. Болар белән шөгыльләнү теләгем миңа беркайчан да тынгылык бирмәде, әмма элек әлеге шөгыльнең миңа бу дәрәҗәдә уңай тәэсир ясаячагын күз алдына да китерми идем.

 

– Ял итеп кенә яткан, тәмам пенсионерга әверелгән экс-губернаторлардан эшлекле булуыгыз белән Сез, чыннан да, аерылып торасыз. Ә бит элекке җитәкчеләр арасында үзләренә алмашка килгәннәре белән тыныша алмыйча, бүгенге хакимият белән ызгышып яшәүчеләр дә бар. Яңа җитәкчелек белән дус-тату яшәр өчен нинди чаралар күрергә кирәк икән соң? Мондый киңәшне Сез бирә аласыз кебек.

 

– Тормышта андый хәлләр еш күзәтелә шул. Җитәкчеләр алышынуны мин, гомумән, җиңел процесс дип атамас идем. Шундый чакта кемнең кем икәне уңай яктан да, тискәре яктан да күренә. Кемдер гомер буе шунда гына эшләрмен дип уйлагандыр. Бу җәһәттән хакимият ул – бик куркыныч әйбер. Шушы көннәрдә гарәп илләрендә халык күтәрелеп, 30-40 ел дәүләт башлыгы булган кеше­ләрнең бик авырлык белән китүен дә күрәбез, хәтта корбаннар да бар.

 

Минем тыныч күңел белән китүемнең сәбәбе аңлаешлы, чөнки республикабыз Президенты итеп унбер елдан артык хөкүмәт җитәкчесе вазыйфасында уңышлы эшләгән Рөстәм Миңнеханов расланды. Билгеле булганча, Дәүләт Советын тәҗрибәле Фәрит Мөхәм­мәтшин җитәкли. Хөкүмәт башлыгы итеп шулай ук әзерлекле Илдар Халиков билгеләнде. Безнең шәһәр һәм район җитәкче­ләребез дә, нигездә, тормыш күргән җаваплы шәхесләр. Мин киткәндә әйтеп куйдым: кемнедер тәнкыйтьләргә, өйрәтергә исәбем юк. Кешене тәнкыйтьләү җиңел ул, ә үз башыңа төшсә – эшләп кара бар! Ялгышлык була икән, аны үзеңнеке итеп кабул итәсең. Гомерем буе эш белән шөгыльләнгәч, сүз йөртүне егетлек дип санамыйм.

 

Җитәкче зарланырга тиеш түгел

 

– Гәрчә җитәкче кешегә тәнкыйть гадәти нәрсә булырга тиеш...

 

– Тормыш ул шулай корылган, хакимиятне хаклы да, хаксыз да еш сүгәләр, шул ук вакытта ансыз, гомумән, яшәп булмый. Мәсәлән, милли интеллигенциянең кайбер вәкилләре еш кына, бәйсезлекне тулысынча ала алмадык, дип ризасызлык белдерә хәзер. Моны вәзгыятьне тирәнтен аңламаган кеше генә әйтә ала. Ул вакытта нинди сәясәт, нинди вәзгыять булганын ныклап торып 2-3 кеше генә белсә белгәндер. Барысын да әйтеп бетерерлек түгел. Анда гади чишелеш юк иде. Нәрсә генә әйтсәләр дә, ул чор өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Ә иң зур уңышыбыз халкыбызның дәрәҗәсен күтәрү, милләтебезгә тискәре карашны тамырдан үзгәртү булды. Республикабыз сәяси һәм икътисадый яктан, башка төбәкләр белән чагыштырганда, нык сүзе һәм алга киткән икътисады белән аерылып тора.

 

– Димәк, нәрсәдер эшләми калдык дип үкенмисез?

 

– Нигездә юк. Буш вәгъдә­ләр бирмичә, күп кенә уңышлы проектларны гамәлгә ашырдык. Чөнки чын тормышны белсәң, үз-үзеңне алдый алмыйсың. Теләсә нинди сүзгә уңай җавап бирергә тырышучылар, тормышка ашмастай вәгъдәләр бирүче җитәкчеләр озак эшли алмый. Әйе, синнән гел яхшы сүз генә көтәләр. Әйтәсе дә килә бит аны! Телне дә тыю авыр. Бигрәк тә митингларда. Анда: "Азатлык! Азатлык!" – дип даулыйлар. "Шәй­миев, син татармы?" "Дудаев ул – батыр! Ә син – камыр!" дигән лозунглар белән дә чыгалар иде. Ачу да килә. Алар әйтүен әйтә, ә алда нәрсә көтәсен белмиләр. Халык белән эшләү җиңел түгел шул. Тик зарланырга да ярамый, чөнки син кайда эшләгәнеңне беләсең. Җитәкче кеше, үзенә кемдер бурычлы, дип уйларга тиеш түгел.

 

Беркая да сайланасым килми

 

– Хәзер илдәге сәясәткә карашыгызны ачыграк һәм иреклерәк белдерәсез дигән тәэсир туа. Тиздән исә сайлаулар җитә. Сез анда ничек тә булса катнашырга җыенасызмы? Элек бит сез "Бердәм Россия" партиясен алга сөйрәүче "паровоз" булып бардыгыз. Ә быел?

 

– Республикабыз мәнфә­гать­ләренә кагыла торган сәясәттә без һәрвакыт үзебезнең фикерне ил җәмәгатьчелегенә ачыктан-ачык җиткереп килдек. Инде сайлаулар турында сүз барганда, минем беркая да сайланасым килми, сайланырга җыенмыйм, дип җавап бирер идем. "Бердәм Россия"дә Югары Совет рәистәше булып торам, чөнки мин аны оештыручылардан берсе. "Бердәм Россия" партиясе барлыкка килде дә без аңа кердек түгел. Ул партияне оештыручылардан берсе булганга, анда рәистәш булып торам.

 

– Хәзер сез бу партиягә булышырга җыенасызмы?

 

– Рәистәш булып калырга җыенмыйм. Партиянең Югары советы, президиумы бар, анда эшләргә кирәк бит. Ә мин ялдагы кеше. Партия эшендә актив рәвештә катнашырга исәбем юк. Партиядә калып, аның җитәкче органыннан китәргә җыенам. Чираттагы Съезд барышында гариза бирермен дип уйлыйм.

 

– Партиягә без нигез салдык дип әйттегез. Бүген аңа карап, без ниндидер монстр тудырганбыз, дигән фикер тумыймы сездә? Татарстан – бу партияне үстерүгә иң зур өлеш керткән төбәкләрнең берсе. Әгъзалар саны буенча без Россиядә беренче урында. Сай­лауларда да һәрвакыт "Бердәм Россия" файдасына рекордлы процентлар җыя­быз. Димәк, үзебез дә алардан ниндидер файда көтәргә хаклы кебек, әмма гамәлдә мәгариф стандартларыннан милли төбәк компонентының алып ташлануы, төбәк җитәкчеләрен сайлатмау, республикаларны "президент"лардан мәхрүм итү – Татарстанда ризасызлык уяткан бу эшләрнең барысы да "Бердәм Россия" кулы белән башкарыла. Алай булгач, мондый партия безгә нәрсәгә кирәк? Бәлки, башкасына исәп тотарга кирәктер?

 

– Соравыгыз дөрес, чөнки бу сорау үзебездә дә туа. Шул ук вакытта Россиядә сез санап киткән омтылышлар башка формада булса да барыбер килеп чыгар иде. Моңа бернинди дә шигем юк. Әлеге дә баягы Жириновский кебекләрдән яманрак рәвештә дә хасил булыр иде. Кызганыч ки, милли сәясәт алып барылсын, Россия күпмилләтле, федератив дәүләт булып төзелсен, дип янып-көеп эшли торган партия юк шул хәзергә. Партия әгъзаларының күп булуы, аның җитәкчелегенә үз кешеләребез керүе, Думада депутатларыбыз күплеге белән үзебезгә барыбер ниндидер мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Ә инде бер партиядә дә катнашмасаң (нәрсә генә дисәң дә, "Бердәм Россия" иң зурысы бит!), тагын да начаррак булыр иде. Шул ук вакытта "Бердәм Россия" парламентта күпчелекне тәшкил итсә дә, илдәге икътисадка һәм сәясәткә тиешле тәэсире җитеп бетми. Менә шул хакта уйланырга кирәк. Думада карарны ул кабул итә, әмма партиянең үз позициясе, программа максатларын тормышка ашыруда ныклыгы җитми, үз йөзе барлыкка килә алмады. Ул нишләптер һаман кайбер сәяси юнәлешләрдә "сул" тарафка, коммунистлар өлешенә тартыла. Ә минем электән үк дәлилләп әйткәнем бар: "Бердәм Россия" ул – уң-үзәк партия ("правоцентристская" – ред.) булырга тиеш.

 

– Сәяси үзгәрешләргә ихтыяҗ бар икән, бу сайлауларда алар ничек тә булса чагылачакмы?

 

– Үзгәртеп кору башлангач, 90нчы елларда мәйданнарда яшьләр аз булды. Күбрәк урта буын, нигездә интеллигенция чыга иде. Ул чакта кычкырып әйтергә ярамаса да, гел борчылып йөрдем: студентлар күтәрелеп, харап булмасак иде, дип. Ә яшьләр кызып китәргә дә, салган көе урамга чыгарга да мөмкин бит, менә ул чакта бер милләттәге егет икенчесе белән сугышып китсә, бәләкәй генә дә очкыннан зур янгын килеп чыгар иде! Менә шуннан курыктым. Бәхеткә, андый бер генә очрак та булмады. Шуңа күрә яшьләрнең чыкмавы, бәлки, яхшы да булгандыр. Хәзер исә яшьләр активлашты, алар битараф түгел. Ирекле елларда үсеп җитлеккән бу буын сәясәтне аңлый, үзләреннән башка киләчәк булмавын күрә башлады. Матбугат чараларының үсеше, интернет иҗтимагый аңны бик нык үстерде. Хәзер яшьләрнең йогынтысы сизелерлек көчле булачак.

 

– Гарәп илләрендәге чуалышлар бездә дә кабатланырга мөмкинме? Кайбер белгечләр фикеренчә, андагы, мәсәлән, Мисырдагы, сәяси режим безнекенә шактый охшаш бит.

 

– Бездәге хәл аларныкына охшаш дип уйламыйм. Россия демократик юлдан хәйран алга китте. Президент сайланып куела, аның ил башында тору вакыты Конституция белән чикләнгән, авырлык белән булса да, күппартиялелек оешып килә. Сез әйткән илләрдә тормыш дәрәҗәсе шактый түбән, шул ук вакытта интернет ярдәмендә халыкка тәэсир итү, аның иҗтимагый үзаңын формалаштыру гаять җиңелләште. Югалтасы нәрсәсе булмаган халыкның чуалышлар китереп чыгаруы гаҗәп тә түгел. Ә Россиядә хәл үзгә. Өстәвенә ул йөз процент белемле кешеләрдән тора. Тарихыбызда революцияләр, тетрәнүләр болай да бик күп булган, шулары да бик җиткән.

 

Президент дип атамаска кушкан закон – бәхәссез закон түгел!

 

– Алайса соңгы вакытта милләтара каршылыкларның көчәеп китүе нәрсәгә бәйле? Бөтен дөнья шуңа таба барамы? Әнә бит Европаның иң алдынгы дәүләтләре дә күпмәдәниятле җәмгыять төзү фикереннән баш тарта башлады. Әллә халыкларының тыныша алмавы ул – күпмил­ләтле Россиянең тарихи язмышымы? Әллә кемдер сайлау алдыннан милли "карта уйнатамы"?

 

– Әлеге мәсьәләнең тамырлары тирәндә ята. Мин һәрвакыт әйтә килдем: Россиядә милли сәясәт булырга тиеш. Башка илләргә караганда да Россиянең милли сәясәткә ихтыяҗы зуррак. Россия Президенты Дмитрий Медведев, милли сәясәт белән төбәкләр шөгыльләнсен, дип әйтсә дә, бу мәсьәлә ил җитәкчелеге катнашыннан башка үз чишелешен таба алмый. Демократик үсеш шартларында моңа барыбер киләчәкбез. Безне АКШ белән дә чагыштырырга кирәкми. Ул бөтенләй башка дөнья бит. Аларның тарихлары ике йөз елдан артыграк чор белән генә исәпләнә. Анда күченеп китүчеләрнең берсе дә милләт турында уйламаган, алар дөньяны яуларга, байлык табарга китеп барган. Әлбәттә, алар үзләрен "американ" дип кенә атый. Ләкин бездә "россиянин татарского происхождения" кебек тузга язмаган төшенчәләр уйлап чыгару – мәгънәсезлек. Без каяндыр килгән халык түгел, без гомергә монда яшәдек. Бөек Тукаебыз әйткәнчә: "Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл". "Россиянин" булуын бездә беркем дә инкарь итми. Россиядә яшәүче буларак син инде "россиянин". Россия Конституциясенең 26 нчы маддәсен карагыз (әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев торып китте дә, РФ Конституциясе китабын алып чыкты. Аның кайбер битләренә кыстыргычлар да куелган иде, кайбер маддәләрнең асларына каләм белән сызылганы да күренде. Алга таба да ТР Дәүләт Киңәшчесе, сүзләрен дәлилләү өчен, әнә шул китаптан файдалана башлады. – И.М.): "Һәр кеше үзенең милләтен билгеләү һәм күрсәтү хокукына ия. Беркем дә үз милләтен билгеләүгә һәм күрсәтүгә мәҗбүр ителә алмый" диелгән. Менә яңа милләт төзү турындагы сорауга җавап. Политиканлык белән шөгыльләнүчеләр иҗтимагый фикер тудырырга тырышалар. Аларга, кычытмаган җирне кашыма, диюдән дә яхшысы юк. Демократия шартларында яшәргә телибез икән, чын мәгънәсендә федерация булырга тиеш. Унитар Россиядә демократия була алмый. Минем ана телем, милләтем – тумыштан ук алынган хокукым, аңа беркем дә тия алмый.

 

– Дәүләт сәясәте башка борылышлар ала шул. СССР заманаларын сагынып интернационализмны сагынучылар да бар. Федерализм принципларына хыянәт итәргә омтылыш та сизелә. Президент атамасын да бетерделәр, аннары нинди яңалык көтәргә? Республикаларны бетерәчәкләрме?..

 

– Миңа билгеле булганча, республиканың йогынтылы киң җәмәгатьчелеге "президент" атамасы мәсьәләсендә ашыкмый әле.

 

– ???

 

– Президент дип атамаска кушкан закон – бәхәссез закон түгел! Чөнки субъектларда дәүләт органнары нинди булырга тиешлеген хәл итү – субъектларның бары тик үз хокуклары. Аны республиканың Дәүләт Советы карарыннан башка беркем дә үзгәртә алмый. Ачып карагыз 73нче, 77нче, 85нче маддәләрне! (Татарстанның беренче Президенты кабат Конституцияне ачты. 73 нче маддә – "Россия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Россия Федерациясенең Россия субъектлары белән уртак эш предметларыннан тыш, РФ субъектлары бөтен дәүләт хакимияте тулылыгына ия". 77.1нче маддә – "Республикаларның, крайларның, өлкәләрнең, федераль буйсынудагы шәһәрләрнең, автономияле өлкәләрнең, автономияле округларның дәүләт хакимияте органнары системасы РФ субъектлары тарафыннан Россия Федерациясе конституцион төзелеше нигезләре буенча һәм федераль законда билгеләнгән вәкаләтле һәм башкарма дәүләт хакимияте органнарының оештыруның гомуми принциплары буенча мөстә­кыйль рәвештә билгеләнә". – И.М., ассызыклау – Ред.).

 

Ә инде кемдер конституцион судка мөрәҗәгать итсә, бу мәсьәләгә анык җавап бирү җиңел булмаячак. Ниндидер республика аны үз иреге белән кабул итә икән – бу аның үз эше.

 

Бу мәсьәләне 2001-2005 елларда Дәүләт Думасының кайбер депутатлары (Ищенко, Харченко) закон проекты рәвешендә Дәүләт Думасына тәкъдим иткәннәр иде инде. Ул вакытта бу закон проектына Россия хөкүмәте рәсми рәвештә каршы төште һәм шул нигездә Дәүләт Думасы бу проектны үзенең 2005 елның 9 декабрендә кабул иткән карары белән кире какты. Хөкүмәт һәм Дәүләт Думасы әлеге закон проектын Россия Конституциясенең 11 нче һәм 77 нче маддәләренә каршы килә дип тапты. Ул чыннан да, хәзерге вакытта да шулай, чөнки Россия Конституциясенең бу маддәләре үзгәрешсез калды.

 

– Башка субъектларда "президент" сүзен алмаштыру эше башланды бит инде.

 

– Билгеле булганча, чыннан да, кайбер республикалар үзләре бу мәсьәләне күтәреп чыктылар һәм тормышка ашырдылар. Мин Россия Президентының реакциясен игътибар белән күзәттем. Ул рекомендация гына ясады. Ә бездә тәкъдим генә итсәң дә – китте!.. Республиканы да беркем бетерә алмый. (Минтимер Шәймиев кабат Россия Конституциясен ачты һәм 5.1 маддәсен күрсәтте. Анда "Россия Федерациясе республикалардан, крайлардан, өлкәләрдән, федераль буйсынудагы шәһәрләрдән, автономияле өлкәләрдән, автономияле округлардан – Россия Федерациясенең тигез хокуклы субъектларыннан тора" диелгән. – И.М.) Шуңа күрә Жириновскийның республикаларны үзгәртү турындагы тәкъдимен Конституциягә каршы килә дип әйттем дә инде мин. Республиканы бетерү өчен башта Конституцияне үзгәртергә кирәк, ә алар моңа бармас, чөнки Конституцияне референдум уздырып кына үзгәртеп була. Бу тәкъдим "пробный шар" гына иде.

 

– Минтимер Шәрипович, милли төбәкләр каршылык белдерми һәм берәм-берәм "президент" атамасын бетерү фикерен күтәреп алдылар да тормышка ашыралар, дисез. Төрле республика җитәкчелеге арасында килешү, киңәшләшү, киләчәккә уртак планнар кору кебек нәрсә бөтенләй юкмыни ул? Иң зур абруйга ия милли республикаларның берсе буларак Татарстан мондый килештерүләр оештыруда башлап йөри аламы? Әллә бүгенге Россиядә субъект җитәкчеләре сайланмагач, мондый "фантастик" ниятләргә бөтенләй урын калмыймы?

 

– Үзгәртеп кору елларында, бигрәк тә 1990-93 елларда, Борис Ельцин катлаулы сәяси проб­лемалар килеп чыкканда республика җитәкчеләре белән аерым очрашып киңәш тота иде. Тора-бара бу күренеш юк дәрәҗәсенә кайтып калды. Моның сәбәпләре күп, сайлау-сайлану гына дип әйтмәс идем.

 

– Рөстәм Нургалиевичның Башкортстанга эшлекле сәфәреннән соң ике республика арасында сәяси мөнәсә­бәтләр үсеше турында әйтергә буламы?

 

– Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичның Башкортстанга рәсми сәфәре, минем фикеремчә, зур сәяси әһәмияткә ия, чөнки тугандаш Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән аларның төп ике республика мөнәсәбәтләренә карашлары бүгенгә уртак, теләктәшлек белән сугарылган. Бүген иң мөһиме – конкрет чаралар аша ике тугандаш халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итү.

 

Д.Бунтуков фотосы.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 47-48 | 18.03.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar