|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Газ шартлаган вакытта әнисе һәм кызы өйдә булмаганБашкортстанның Нефтекамада "Дорожная" урамында урнашкан торак йортның 9нчы катында газ шартлаган. Бу фатирда яшәгән ана белән кыз бу вакытта өйдә булмаган. «Газ-һава катнашмасының шартлавы нәтиҗәсендә бер бүлмәле фатирдагы милек, пыялалар зыян күргән. Подъездда штукатурка сибелгән. Белгечләр якындагы торакларны тикшергәннән соң ике подъезддан эвакуацияләнгән 63 кеше, шул исәптән 14 бала өйләренә кайткан», — дип хәбәр итәләр МЧСтан.
"Йорт конструкцияләренең бөтенлеге бозылу очраклары, җимерелү куркынычы юк, подъездда газ ябылган, тикшерү өчен "Струна“ диагностик комплексын җәлеп итү планлаштырыла. Баш идарә начальнигы Марат Латыйпов күрсәтмәсе буенча, урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив төркеме чыга. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана", - дип өстәделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
"Сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин, шуннан соң чыбыклар, газ счетчигы эрегән, газ чыккан, шул сәбәпле шартлау булган", - ди шәһәр хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов.
Башкортстан Прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.
Фото: "МЧС России"
Автор:Ибрагимова Эльмира
--- |
Иң күп укылган
|