|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2023 Шоу-бизнес
![]() "Ужас. Фурадан очып чыгып кадалды" - Рамил Шәрәпов авариягә эләккән (ФОТО)Пародияләр һәм юмор остасы Рамил Шәрәпов авариягә юлыккан. Бу хәл кичә Буага концерт куярга барганда булган. Бәхеткә, корбаннар юк. Фотодан күренгәнчә, Казан – Буа трассасында йөк машинасыннан төшеп калган озын калай кисәге алар утырган машинаны тишеп кергән. Артист үзе болай дип уртаклаша:
«Җәмәгать, Буага кайтып барганда, безнең машинага, карагыз, нәрсә фурадан очып чыгып кадалды. Әле ярый тәрәзәгә таба очмады. Ужас. Аллам саклагангыр. Казан – Буа трассасы. Әле ярый Ходай саклаган. Тәрәзәгә очып керсә... уйлыйсы да килми бөтенесен», – ди Рамил Шәрәпов.
![]()
--- |
Иң күп укылган
|