|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2023 Криминал
Казанда 22 яшьлек чит ил кешесе бер хатын-кызга кунакка килгән һәм аны үтергән
Казанда 22 яшьлек чит ил кешесен тоткарлаганнар, ул хатын-кызны үтерүдә шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Полициягә Бондаренко урамындагы йортның бер фатирында пычак белән кадап үтерелгән хатын-кыз мәетенә тап булулары хакында хәбәр килгән.
Хокук сакчылары ачыклаганча, 26 яшьлек хатын-кыз егетне кунакка чакырган. Кайсыдыр мизгелдә алар арасында низаг купкан, егет фатир хуҗабикәсенең муенына пычак белән кадаган һәм шуннан соң качып киткән.
Оператив-эзләү чаралары барышында «Ямашев» полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченныйлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә әлеге җинаятьтә шикләнелгән егетне тоткарлаган.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|