поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.03.2023 Милләт

Үз өемдә – үз телем: Удмурт халкы ничек яши? (ВИДЕО)

«Ватаным Татарстан» газетасының Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылган махсус проекты Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең яшәеше, милли гореф-гадәтләре белән таныштыра, бер гаилә мисалында туган телне ничек сакларга дигән сорауга җавап эзли. Сәхифәнең чираттагы чыгарылышы удмурт милләтенә багышлана.

Ышаныч

Балтач районының Сала-Көшкәт авылында яшәүче Камаевлар, туган телне саклауда гаилә музыка, гореф-гадәт һәм милли бәйрәмнәр – барысы да мөһим роль уйный, дип саный. Бу җәһәттән бүгенгә аларның күңелләре тыныч, ә киләчәкләре ышанычлымы?

Тел бишеге – гаилә

Камаевларның ишле гаиләсе безне ике катлы зур йорт бусагасыннан ук икмәк, тоз һәм җырлар белән каршы алды. Төп йортта өч буын – гаилә башлыгы Виктор һәм Алевтина, уллары Михаил белән киленнәре Ирина, оныклары Антон белән Андрей яши. Берничә ел элек гаилә башлыгының әтисе мәрхүм булганчы, бер түбә астында дүрт буын гомер иткән. Камаевларның кызлары Лилия Чирикова да гаиләсе белән шушы авылда гына яши. Безнең белән очрашуга ул да ике кызы Кира белән Лираны да алып килгән иде.

– Никтер хәзер яшьләр өлкән буын белән бер түбә астында яшәү яклы түгел, – ди Виктор Камаев. – Ә без моның бары тик яхшы якларын гына күрәбез. Беренчедән, бер-беребезгә ярдәмләшәбез, туганлык җепләре ныгый. Әниләре эштә булганда, балаларга һәрвакыт күз-колак булучы бар. Моннан тыш, өйдәге барлык зур эшләрне бергәләп башкарабыз. Икенчедән, оныклар телне белеп үсә, чөнки өйдә без бары тик туган телебездә генә аралашабыз. Монысы безнең өчен бигрәк тә кадерле.

Сүз йомгагыбыз тел кадеренә барып тоташкач, киленнәре Ирина да үз фикерен әйтте.

– Мин моны үземнән дә чыгып әйтә алам. Мин Мари Илендә туып-үстем. Әлеге гаиләгә килен булып төшкәнче, удмуртча бөтенләй аралашмый идем, чөнки безнең якларда тел сакланмаган диярлек. Телне мин шушы гаиләдә чарладым, һәм хәзер бары тик туган телемдә генә аралашам, – диде ул.

Бәлки шуңа күрәдер, гаилә башлыгы Виктор Камаевның бу уңайдан күңеле тыныч.

– Мин нәселебезнең телне буыннан-буынга тапшырасына өметләнәм, ышанам, – ди өлкән буын вәкиле Виктор. – Барысы да гаиләдән килә. Әгәр өйдә үзара удмуртча сөйләшү юк икән, тел югалачак. Шәһәргә киткән яшьләр төп тел буларак рус телен сайлый икән, борчылырлык урын бар, чөнки мондый гаиләдә үскән балалар телне акрынлап оныта. Миңа калса, тел авылларда күбрәк һәм ныграк саклана. Сала-Көшкәттә удмурт булып сакланыр өчен мөмкинлекләр күп әле. Чөнки 200 кешеле авылда барыбыз да удмуртча гына аралаша.

Телне гаиләдә генә саклап калып була, дигән фикерне урта буын вәкиле Михаил да куәтләде.

– Сабый баланың теле туган телендә ачыла бит. Миңа улларым үзебезчә, яратып, «атай» дип эндәшә. Хәзер балалар бакчасында ук күп сабыйлар руслаша башлый. Мәктәптә бу күренеш дәвам итә. Димәк, телне саклауның төп учагы – гаилә, – диде ул.

Виктор Камаевның педагоглык стажы 38 елга тулган. Ул озак еллар удмурт телен һәм әдәбиятын укыткан. Әле хәзерге көнгә кадәр мәктәптә эшли ул, тормыш иминлеге нигезләре, музыка һәм физкультура дәресләрен алып бара. Кызлары Лилия дә әтисе юлыннан киткән, башлангыч сыйныфларда укыта.

– Безнең мәктәптә, әйләнә-тирәдәге авылларда тел югалу куркынычы юк, – дип, үз фикерен җиткерде Лилия Чирикова. – Ә менә бездән бераз ераграк булган удмурт авылларында күбрәк русча аралашалар. Безнең мәктәпкә балалар алты авылдан килеп укый. Алар барысы да удмуртча сөйләшә әле, чөнки гаиләдә әти-әниләр балалары белән туган телдә аралаша. Без үзебезгә бары тик үзебез генә ярдәм итә алабыз, читтән ярдәм көтәргә кирәкми. Телне саклау – гаиләдә, әти-әнидә. Кешеләр, адашып, ничек кенә туган телләреннән йөз чөерергә тырышса да, туган телдән качып булмый. Без удмурт булып туганбыз һәм удмурт булып яшәргә тиеш. Ничек кенә булса да, аңыбыз башта туган телдә фикерләячәк, аннан соң гына башка телдә булырга мөмкин.

Өлкәннәр булмаганда да балаларның үзара бары тик туган телләрендә генә аралашуына игътибар иттек. Шулай да кызларның әниләре Лилия әйтүенчә, балалар русчага да еш күчә.

– Малайлар үзара удмуртча аралаша әле. Ә менә минем кызлар Лира белән Кира күп вакытларын телефонда утыргач, сөйләмнәрендә рус сүзләре күп, – диде ул. – Ирем белән ничек тә моны чикләргә тырышабыз. «Без русча аңламыйбыз, әйдәгез, удмуртча сөйләшик әле», – дибез. Мин әтиләре белән бары тик удмуртча гына аралашам. Рус теле дә кирәк, әлбәттә, ләкин туган телләрен онытмасын иде балалар.

Җыр-моң

Моның өчен нәрсә эшләргә соң? Әлеге сорауны Виктор Камаев үз-үзенә берничә ел элек биргән һәм анык кына фикергә килгән. Аның әйтүенчә, телгә булган кызыксыну, ихтирам уятуның бер ысулы – оныкларны җырга-моңга тарту. Гаилә башлыгы гармун уйный, җырлый. Балалар, оныкларга да әтиләренең һәм бабайларының сәләте күчкән. Дүрт онык та җырлый, шигырьләр сөйли, бәйрәм чараларын алып баралар, бик күп республика конкурсларында җиңү яулаганнар.

– Минем әти-әнием матур итеп җырлыйлар иде. Улым Михаил да моңга һәвәс, минем кебек гармун уйный. Авылда гармун уйнаучылар башка юк диярлек, шуңа күрә егетләр армиягә киткәндә һәрвакыт аны чакыралар. Бер төркем ир-атлар, җырлап, биеп, урам әйләнеп уза.

Хәер, бу гаиләдә җыр, биюнең еш кунак булуына үзебез дә инандык. Бер сүз әйтү җитә, балалар шундук өлкәннәргә кушылып җырлап та җибәрә, тыпыр-тыпыр биеп тә китә. Оныгы Антон гаилә, туган тел турында җырлаганда, бабасы хәтта күз яшьләрен тыя алмады.

– Безнең өйдә җыр-моң тынып торганы юк, – ди Виктор Камаев, ихластан елмаеп. – Минем әти дә, әни дә җырлаган, оныкларга да өйрәтәбез. Кунаклар килсә, һичшиксез музыка яңгырап тора. Җырларның эчтәлекләре дә махсус сайлап алына, заманча җырлар да җырлана, әлбәттә. Йортта үзебез генә булганда да кулыма гармун алам. Аннан соң мин бит мәктәптә фольклор түгәрәге алып барам, ансамбльне җитәклим. Укучыларга удмурт җырларын, биюләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, такмазаларны өйрәтәбез.

Гореф-гадәт

Телне саклауда гореф-гадәт, милли ризыклар, йолаларның роле зур, дип саный Камаевлар. Удмуртлар Троица, Пасха, Кичтон (әти-әниләр шимбәсе) бәйрәмнәрен билгеләп уза. Тик Виктор Камаев фикеренчә, бәйрәмнәрнең асылы, мәгънәсе сакланса да, эчтәлеге үзгәреш кичерә:

– Элек Кичтон бәйрәме зурлап уздырыла, туганнар, авылдашлар йорттан-йортка йөреп бәйрәм итә иде. Хәзер һәркем үз туганнары белән генә уздырып җибәрә. Хәрби хезмәткә китүче егетне бөтен авыл халкы белән озату йоласы да безнең авылда гына сакланды.

Шулай ук тәңречелек, изге урыннарның да көче акрынлап кими, ди ул. Изге җир буларак билгеле урыннар әле дә сакланса да, корбан чалу, табыну, дога кылу йолалары башкарылмый икән.

– Традицияләр тулысынча югалмый, ләкин аларның кайбер өлешләре онытыла, үтәлми. Мәсәлән, әбиләр заманында тәңречелек көчле иде. Ул вакытта кешеләр «луд» дип Аллаһка корбан китерә иде. Безнең авылда ике – Пӧша луд, Чола луд булган. Аллаһка корбан китерә, дога кылына торган урыннар изге булып санала, аннан бернәрсә алырга да, тияргә дә ярамый иде. Андый изге урын безнең бакчада да бар. Йоласын башкармасак та, без дә, балалар да бу җиргә берни дә утыртмыйбыз, чәчмибез. Бакча уртасында шулай утраучык булып тора. Бу хакта оныкларга да аңлатып сөйләдек. Алар әлеге урыннан таш та, җир дә алырга ярамаганлыгын белеп үсә, – ди гаилә башлыгы.

Кадерле ядкарь

Камаевлар гаиләсе буыннан-буынга тапшырыла торган бүләкләрне кадерле ядкарь итеп саклый. Әйтик, киленнәре Ирина кулына таккан беләзеге (поскес) әбисенең истәлеге буларак кадерле. Шулай ук гаиләдәге иң өлкән хатын-кыз Алевтина ханымда әлегә кадәр ерак әбисенең күлмәге саклана. Күлмәк өстеннән киелә торган камзул, алъяпкычлы милли кием гаиләдәге һәр хатын-кызда бар. Билгеле, соңгы елларда алар аны бик сирәк, аерым бер очракларда гына кияләр. Мәсәлән, кияү ягыннан булган туташлар, ханымнар кыз сорарга барганда милли киемнәрен кия.

Тагын бер милли аксессуар – күкрәкчә (камали) шулай ук гаиләдәге һәр хатын-кызда бар. Алевтина ханым әйтүенчә, ул йорттан чыгарга тиеш булмаган. Ягъни аны кызга түгел, ә киленгә тапшырганнар. Камали өйдән чыкса, начарга юраганнар.

– Көмеш тәңкәләр белән бизәлгән камали хәлле гаиләләрдә генә булган. Кызганыч, безгә дә ул әби-бабайларыбыз аша күчмәде, технология дәресендә үзебез ясаган идек. Хәзер технология дәресе юк. Шулай булгач, киләчәктә камали турында сөйләүчеләребез, аны ясарга өйрәтүчеләрбезнең дә булмавы бар. Ләкин аны барыбер сакларга, өйдә булдырырга тырышалар, – дип аңлатып китте Лилия.

Көмеш тәңкәләр белән бизәлгән камали өч өлештән тора. Беренчесе – башка кия торганы такъя дип атала. Аның нәкъ уртасына зур тәңкә куелырга тиеш икән. Кыз балалар шул килеш кенә кисә, кияүдәге ханымнар такъя өстеннән яулык яба. Борынгы тәңкәләр белән эшләнгән һәм муен тирәсенә тагыла торган өлеше чыртыкыӵ дип атала. Аннан соңгысын гадьыгы һәм иң озын өлешен камали дип атаганнар.

Гадьыгыга төрле төстәге тасмалар беркетелсә, алъяпкыч һәм камалиның сул ягына матурлык өчен яулык бәйләп куела.

– Туй көнне кияүнең туганнары кәләш алырга барганда күлмәк өстеннән камалины да тага. Элек яшьләр өйләнешкәндә тулы бер йола башкарыла һәм туйны 4 көн бәйрәм итәләр иде. Моңа бөтен авыл халкы кушыла иде. Яшьләр һәр йортта кадерле кунак булды. Хәзер бары тик кәләш йортында гына җырлар җырлыйлар, такмаклар әйтәләр дә, туйның калган өлеше заманча – кафе яки ресторанда уздырыла, – ди Алевтина ханым.

Шунысы да бар: бу авылда барлык киленнәрне дә урлап алып кайталар. Камаевлар да киленнәре Иринаны күрше авылга кунакка килгән җиреннән алып кайтканнар.

– Михаил белән ике ел очрашып йөрдек. Урлау гадәте барлыгын белсәм дә, көнен алдан әйтеп тормады. Өйдәгеләрне кисәткән дә, кичен мине машинага этеп-төртеп утыртып, урлап алып та кайтты. Гадәттә яшь егетләр кызның өенә барып, шәраб һәм аның янына кияүнең адресларын язып калдыра. Иртән алар кызлары килен булып төшкән йортка кунакка килергә тиеш була. Кире алып кайтып киткән очраклар да булган. Тик бу кыз балага бәхетсезлек китерә, ягъни бәхете әлеге йортта кала, дип саналган, – диде Ирина.

Мәктәп

Сала-Көшкәт авылы балалары 3 чакрым ераклыктагы Урта Көшкәт авылы мәктәбенә барып укый. Биредә ун авылдан 116 бала: удмуртлар, татарлар һәм руслар белем ала. Тагын 30 бала бакчага йөри.

Мәктәп директоры Константин Грахов әйтүенчә, нигездә рус телендә белем бирәләр. Удмурт телен туган тел буларак укыйлар.

– Мәктәптә укучылар үзара башлыча удмуртча аралаша. Татарлар һәм руслар булган классларда аралашу теле – русча, – диде ул. – Шулай да соңгы елларда балаларның руслашуын күрәм, сизәм. Миңа калса, бу, беренче чиратта, гаиләдән килә. Икенчедән, балалар бакчасында да проблема бар. Моны мин үз улым мисалында да әйтә алам. Ул Чепья балалар бакчасына йөри. Теле бөтенләй русчага күчеп бетте. Ачык кына сәбәбен дә әйтә алмыйм. Анда бит күбрәк татар балалары йөри. Ник шулай килеп чыга ул? Белмим.

Монда телефон, гаджетларның да йогынтысы зур, дип саный Константин Грахов. Ул телефондагы һәр кушымтаны, уеннарны төрле телләрдә эшләсеннәр, һәм һәр бала үз туган телендә уеннар уйнасын иде, дигән фикерен җиткерде.

– Сәләтле яшьләребез, оешмаларыбыз күп. Алар моны эшли дә алырлар иде, бәлки, – ди ул.

Удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Петрова сөйләвенчә, балаларның туган телләре атнасына өч дәрес керә. Икесе – удмурт теле, берсе – әдәбияты.

– Укучыларның барысы да туган тел буларак удмурт телен сайлады. Бу уңайдан бездә проблемалар юк. Ул 2 нче сыйныфтан алып 11 нчегә кадәр укытыла. Укучылар үзара күбрәк удмуртча сөйләшә, ләкин соңгы вакытта балалар бакчасында руслашу күзәтелә. Башлангыч сыйныфларда да укучылар шул гадәт буенча русча аралаша. Кызганыч, соңгы берничә елда бу бигрәк тә нык сизелә. Шуңа күрә бөтен ышаныч – гаиләдә. Тик балалары белән русча гына аралашучы гаиләләр саны да арта. Гаиләдә туган телендә аралашкан бала мәктәптә дә удмуртча сөйләшә һәм мәктәп программасын да күпкә җиңелрәк үзләштерә, – диде ул.

Римма Петрова дәреслекләр проблемасын да күтәрде.

– Алтынчы сыйныфтан башлап удмурт теле буенча яңа дәреслекләр юк. Әдәбият дәреслекләре 10–11 нче сыйныфларда гына юк. Шуңа күрә иске китаплардан укытырга туры килә. Яңа дәреслекләр була-була дип әйтәләр, тик яңа стандартлар кертелү сәбәпле, алар таләпләргә җавап бирмәячәк, – диде укытучы.

Аның әйтүенчә, балалар мәктәп китапханәсендәге удмуртча китапларны, газеталарны да сирәк укый.

Аралашкан вакытта Лилия Чирикова тагын бер проблеманы күтәрде. Баксаң, Урта, Кече һәм Сала-Көшкәт авылларында яшәүчеләр шошмин диалектында аралаша икән.

– Безнең сөйләмдә алынма сүзләр күп. Ул әдәби телдән шактый аерыла, – ди Лилия Чирикова. – Шунлыктан безнең балаларга мәктәптә тел өйрәнү авыр бирелә. Дәреслекләрдә бер үк сүз бөтенләй башкача языла. Өстәвенә заманча удмурт теленә дә яңа сүзләр өстәлеп тора. Балаларга гына түгел, хәтта әти-әниләргә дә кыенга туры килә. Балалар белән бергә телне кабаттан без дә өйрәнәбез, – ди Лилия.

Ӵӧжы табанянь сиён

Удмуртлар муллык ярата. Камаевлар да, барысы да үзебезнеке булсын дип, сыер да, бозау да, дуңгыз да асрый. Җәен ишегалды тутырып кош-кортын да тәрбияли. Шуңа күрә аларда терлекләргә бәйле йолалар бар.

Әйтик, бозау тугач, алар сыерның угыз сөтеннән коймак (табани) пешереп, кӧжы кисаль (эремчеккә охшаган ризык) ясап, кунакларны табын янына җыя.

Әйтергә кирәк, бу йола Камаевлар гаиләсендә дә, авылда да бүгенгәчә сакланган. Ӵӧжы табанянь сиён бәйрәменә җыелган кунаклар табынга утыргач, хуҗабикә аларның маңгайларына калак белән сугып чыга. Бу шаяру катыш гадәт «безнең бозау шулай сөзә» дигәнне аңлата икән. Шуннан соң йорт хуҗалары, кунаклар, җырлар җырлап, биеп, кәеф-сафа корып утыра. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»