поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыз: Сөйгәнемне ничек кире кайтарырга?
    Хатын: Иремне ничек әнисенә кире кайтарырга?
    Әби: Сталинны ничек кире кайтарырга?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
18.03.2011 Фаҗига

Япониядән чакыру килде

Япониядәге фаҗигаләрнең эзлекле баруы игътибарны җәлеп итә: башта җир тетрәве тулы бер шәһәрләр һәм авылларны җир белән тигезләде, соңыннан шуның аркасында чыккан цунами заводларны, аэропортларны ун метрлы дулкыннар белән каплап китте. Ә хәзер инде чиратта иң куркынычы – атом электростанциясенә дә зыян килеп, әйләнә-тирәгә радиация таралуы.

Табигать кануннары

 

Кем әйткәндәй, тырышсаң да туры китерә алмассың мондый һәлакәтләрнең бер вакытта барлыкка килүен. Ләкин, билгеле булганча, каза көтмәгәндә килә. Ә бит Япония төрле табигать бәла-казаларына каршы торырлык барлык шартлар тудырган ил буларак танылган иде. Андагы шәһәрләрдә җир астында сыеныр урыннар әзерләнгән, халыкка балачактан ук җир тетрәү очракларында үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеге тукып куелган. Гаять биек биналар иң көчле магнитудалы җир тетрәүләрдә җимерелми торган итеп төзелә. Җитмәсә, Япония икътисад буенча дөньяда икенче урында тора. Шактый фәнни һәм техник ачышлар япон халкы тарафыннан ясала. Менә боларның барысына да карамастан, без бүген аяныч хәлдәге Японияне күрәбез. Димәк, кеше күпме генә алга омтылмасын, яңа ачышларга ашкынмасын, табигать кануннарын урап узып булмаячак. Һәм менә Япониягә килгән бу коточкыч зур афәтне очраклылык дип әйтеп булмый. Моны рухи өлкәгә – дингә игътибар җитенкерәмәү нәтиҗәсе дип тә карарга кирәктер. Профессор Роберт Кисала әйтүенчә, ил халкының нибары 30 проценты гына үзен дингә ышанучы дип саный.

 

«Тыныч» атом нигә уянды?

 

Әйткәнемчә, казалар ишек шакып тормый. Тик фаҗиганең өченче өлешен – атом электростанциясен кеше үз кулы белән төзегән бит. Әлбәттә, бүгенге шартларда атом энергетикасы кебек альтернатив энергия чыганагы булмаса, беркая да китеп булмый, табигый ресурслар «кар базларының» төбендә генә калды. Тик ул шартларны үзебез үк тудырдык түгелме соң? Фәнни прогресска ирешик, һәрбер өйдә интернетлы компьютер булсын дип һәм шулай ук күрше илләрнең кораллану буенча безне узып китмәвен иң беренче максат итеп тотып, Җир шарының байлыгы күләмен исәпләүче, жәлләүче булмады. Нефть, газ, ташкүмер, уран күбрәк энергия чыганагы түгел, ә бизнес объектлары ролен уйный башлады. Бер карасаң, табигать байлыклары планетаның һәр кешесенә бер күләмдә бүленергә тиеш кебек тоела. Ә бүген исә аларга гигант корпорацияләр хуҗа, нәтиҗәдә аларның акция пакетлары белән дә саналган гына куллар идарә итә.

 

Япониядәге фаҗигаләр юкка гына «тыныч» атом энергиясен уятмагандыр, хәзер инде ул тыныч түгел. «Фукусима-1» АЭСына зыян килү нәтиҗәсе әле үзен озак еллар дәвамында да сиздерер. Мондый фаҗигаләр адәм баласын туктап уйланырга чакырырга тиештер инде. Тукай: «Без әле кая барабыз?» – дип әйткән кебек. Рухи дөньяга тиешле игътибар биреләме яки инде без матди байлык турында гына уйлыйбызмы? Киләчәк буынга заманча айфоннар, планшетлар бүләк итәргә телибезме яки инде интеллектуаль һәм иҗади мирас калдырасыбыз киләме?

 

Утрау кемнеке?

 

Россия һәм Япония әле кичә генә төбәктәге территорияләр өчен идеологик һәм мәгълүмати көрәш алып баралар иде. Гади халыкны бу мәсьәлә артык кызыксындырмаса да, Мәскәү һәм Токиодагы геосәясәт «бүре»ләре, Курил утрауларының үзенеке икәнен исбатлар өчен, ни генә эшләмәделәр. Хәзер исә ул территорияләрнең чыннан да кемнеке икәнлеге билгеле булды – Җирнеке, Ходайныкы, табигатьнеке (кемгә ничек уңайлырак). Ә кеше исә ул җирләрнең вакытлыча кулланучысы гына. Ничек куллануына карап – гаделлек беләнме яки комсызланыпмы, нәфесне тыя алмыйчамы – кеше шуның буенча аның нәтиҗәсен дә татый. Кичә җир бүлә алмыйча, аның өчен сугыш башларга әзер торган дәүләтләр бүген бергәләп коточкыч һәлакәт каршында басып торалар – «Фукусима-1» АЭСыннан чыккан радиация таралганнан-тарала бара һәм аның Камчатка белән Сахалинга ук барып җитүе ихтимал.


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы