поиск новостей
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Март
  • Рәшит Имашев (1939-2007) - рәссам
  • Рөстәм Килдебәков - рәссам
  • Фатих Кәрими (1870-1937) - язучы
  • Рәдиф Гаташ - шагыйрь
  • Альбина Шакирова - стендка атучы
  • Идрис Кәлимуллин - җырчы
  • Светлана Гөлтәева - язучы
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
16.03.2023 Шоу-бизнес

Алия Карачурина Ришатның тәкъдиме турында: "Пффф, ясамаячак", дидем. Мөгаен, көтә-көтә арыганмындыр

"Вконтакте челтәрендә языша башладык. Аннан соң ул миңа нәрсәдер җибәрергә теләде. "Җибәрер идем, ләкин син ватсапта юк бит", - диде. Һәм мин аңа ватсап номерын бирдем" - Алия Карачурина социаль челтәрдәге "сорау-җавап" сәхифәсендә Ришат Төхвәтуллин белән танышу-кавышу тарихын сөйләде.

- Мөнәсәбәтләрегез ничек башланды?
- Без клубта таныштык. Ришат чыгыш ясаганга күрә генә беренче тапкыр клубка бардым. Янына килеп аның баянчысы белән аралашуын һәм шул дустымның Ришат янына килергә кушуын әйттем. "Ә, син шул Алияме?" - диде миңа Ришат. Бер күрүдән гашыйк булу димәс идем. Ләкин мин бик каушадым, чөнки Ришат Төхвәтуллин үзе бит бу! 
 
- Ә аннары?
- Аннары берникадәр вакыттан соң без Ваһапов фестивалендә күрештек. Ул телефон номерымны сорап алды. Ләкин ул номер ватсапка бәйләнмәгән иде. ВКонтакте челтәрендә языша башладык. Аннан соң ул миңа нәрсәдер җибәрергә теләде. "Җибәрер идем, ләкин син ватсапта юк бит", - диде. Һәм мин аңа ватсап номерын бирдем. Беренче "свидание" 2015 елның 10 июнендә булды. Дөресен генә әйткәндә, без бик озак очраштык. Бу вакыт эчендә нәрсә генә булмады. Хәзер без бер-беребезгә яңадан гашыйк булган, барысы да яңадан башланган кебек.
 
- Никах көне билгелеме инде?
- Билгеле. Барысын да белерсез, күрерсез, Аллаһы боерса. Хәзер без бернәрсәне дә яшермибез.

- Ни өчен мөнәсәбәтләрегезне яшердегез?
- Ришат өчен бу бик мөһим адым иде. Ул шулай теләде. Ә мин аның карарын хөрмәт иттем. Тавыш чыгарырга идемени? (көлә)

- Сезнең очрашып йөргәнегезне эстрада йолдызлары белдеме?
- Кемдер белде, кемдер сизенде.
 
- Моңа кадәр Ришат тәкъдим ясаган идеме әллә? Ни өчен ул "хәзер син ризамы?" диде?
- Юк, ясамады. Ул шундый күңелгә үтеп керерлек сүзләр әйтте. Миңа озак көтәргә туры килүе, күп сынаулар аша узуым, шушы вакыт дәвамында мине тикшерүе турында сөйләде. Шуңа "хәзер ризамы син? дип сорады.
 
- Ришатның тәкъдим ясаячагын алдан белдегезме?
- Юк, әлбәттә. Аның борчылып утырганын, кич буе шул хакта уйлаганын сизмәдем дә. Ул моны аннары гына әйтте. Миңа күпләр "8 мартта яки 14 февральдә тәкъдим ясаячак" диде. "Пффф, ясамаячак", дидем. Мөгаен, көтә-көтә арыганмындыр, шуңа күрә ничек бар, шулай кабул иттем.
 
- Эстрада артистлары арасында тагын берәрсе белән очрашып йөрдегезме?
- Юк инде. Ришатка кадәр җитди мөнәсәбәтләрем булмады. Мәктәп елларында гына бер егет белән берничә ай очрашып йөрдек.
 
- Ришатны аның иҗатына гашыйк булучы кызларга көнләшәсезме?
- Юк. Әмма көнләшергә сәбәпләр булды. Аннан соң иҗатка гашыйк булучыларның да төрлесе була...
 
- Ир кеше сөйгәненә акчалата ярдәм итәргә тиешме?
- Тиеш дип әйтмәс идем. Беркем дә беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел. Әгәр ир-ат тели икән, ярдәм итсен. Хатын-кыз үзе үсәргә тиеш. Яраткан эшең белән шөгыльләнү һәм шул ук вакытта беркемгә дә бәйле булмау шәп бит ул.

- Сез гаиләдә ничә бала?
- Илшат исемле бертуган абыем бар.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar