|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2023 Мәдәният
Җырчы Ильяс Халиковка "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелдеДини җырлар автор-башкаручысы, "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасының Башкарма комитет әгъзасы Ильяс Йосыф улы Халиковка "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта "Матбугат.ру" хәбәрчесе белдерде. "Шушы минутларда Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Дәрәҗәле бүләкне Ильяс Халиковка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды", - дип хәбәр итә ул. Моңа кадәр татар эстрадасы җырчысы Гүзәл Идрисова һәм Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов мактаулы исемгә лаек булдылар - аларга да "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелде, дип язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|