|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Автобус пенсионерны юлдан сөйрәп барган
Түбәнге Тагилда 73 яшьлек пенсионер автобус ишегенә эләгеп калган да, аңа тагылып аркасында 20 метрлап ара үткән. Автобусның пенсионерны юлдан сөйрәвен тасвирлаучы видеоны “ВКонтакте”дагы “Инцидент Нижний Тагил” паблигы бастырган. Узып баручы машина видеорегистраторы кадрларында тукталыштан кузгалып китүче автобус күренә. Өлкән яшьтәге ир салонга кереп бетеп өлгерми, аягы автобус ишегенә кысылып кала. Пенсионер юлга егыла, автобус аны пычрак юлдан 20 метрлап сөйрәп алып бара.
Автобус туктагач, йөртүче “кулларын бутый-бутый чыгып йөгерде дә, кире утырып китте” дигәннәр социаль челтәрдә. Шаһитларның берсенең сүзләренчә, салондагы пассажирлар кычкыра башлагач кына, йөртүче транспорт чарасын туктаткан.
РЕН ТВ хәбәр итүенчә, пенсионер әллә ни каза күрмәгән. Нибары сыдырылган гына.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|