поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.03.2023 Дин

Рәхмәт һәм сабырлык ае башлана: быелгы яңалыклар, фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы турында

Мөселманнарның ел буе зарыгып көткән рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. 22 мартта мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак. 23 март – уразаның беренче көне. Һәр мөселман рамазанны зур бәйрәм, олы бәхет буларак кабул итә. Башка еллардан аермалы буларак, быел бу айда Татарстандагы биналар да бәйрәмчә бизәләчәк. Санаулы көннәрдән башланачак рамазан ае безне тагын ниләр белән сөендерер? Журналистлар белән очрашуда шул хакта сөйләделәр.

Өч көн генә аз
Адәм баласыннан бик нык рухи әзерлек, ихтыяр көче сорый торган чорга аяк басабыз. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сүзләре белән әйтсәк, рамазан ае – рәхмәт, сабырлык, җәһәннәмдә уттан котылу, бер-беребезгә ярдәм итү, Коръәни Кәрим ае да.
 
– Түземсезлек белән мөбарәк ай – рамазаныбызны көтәбез. Рәсүлебез салләллаһу гәләйһи вә сәлләмнең хәдисендә: «Кайсы Аллаһының бәндәсе Рамазан Шәрифне зарыгып көтсә, кайгырып озатса, ул җәннәттә булыр», – диелә. Бу – олы сәгадәт. Мөэмин мөселман сау-сәламәт, балигълыкка ирешкән икән, изге рамазан аенда ураза тота, Раббыбызның рәхмәтенә, нигъмәтләренә омтыла. Рамазан ае – бер-беребезгә, мохтаҗларга ярдәм кулы суза торган, Аллаһ Раббыбызның барлыгын искә төшерә торган ай. Аллаһыбыз кабуллардан кылса иде, – ди ул.
 
Быел рамазан ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Беренче тәравих намазы шул ук көнне ястү намазыннан соң укыла. Быел ураза 29 көн тотыла. Ураза бәйрәме 21 апрельгә туры килә. Равил хәзрәт Зөфәров сүзләренә караганда,  республикакүләм ифтар быел да зурлап үткәреләчәк.
 
– Ифтарны быел да зурлап үткәрергә җыенабыз. Ул – уразаның йөзек кашы. Үткәрү вакыты – якынча 14–15 апрель. Ул «Казан Экспо»да узачак. Анда 11 меңләп кеше катнашачак. Республикабыз шәһәрләреннән, авылларыннан булган кардәшләребезгә билетлар таратылачак. Мохтаҗ кардәшләребез дә шул чарада катнашачак, – ди хәзрәт.
 
Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы һәм казыйлар Шурасы бу көннәрдә фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәрен дә раслаган.
 
Ай дәвамында республика мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре узачак. Казанда ул 41 мәчеттә үткәреләчәк. Аларның исемлеге белән нәзарәт сайтында (www.dumrt.ru) танышырга мөмкин. Казанның «Галиев» мәчетендә көн саен өйлә намазыннан соң Коръән укылачак. Нәзарәтнең телеграм-каналында хәтемнең турыдан-туры трансляциясе алып барылачак. Хәтем шулай ук башка кайбер мәчетләрдә дә кылыначак.
 
Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе – Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков белдерүенчә, ураза һәр көнне тотылырга тиеш.
 
– Ураза ул – һәр көн өчен ният кылып, таң атканнан алып кояш батканга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән тыелып тору. Ният һәр көн өчен кылынырга тиеш. Кайберәүләр уразаны башында, уртасында, ахырында өчәр көн генә тотсаң да ярый, дип саный. Бу алай түгел. Ураза һәр көнне тотылырга тиеш. Бары шул вакытта гына без пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вәгъдә иткән әҗер-савапка ирешәчәкбез, – ди ул.
 
Бинада да – рамазан
Башка еллардан аермалы буларак, быел рамазан аенда республикабыздагы биналар да бәйрәмчә бизәләчәк. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән республика оешмалары арасында «Нурлы рамазан» бәйгесе игълан ителгән. Моның өчен алар кафе, рестораннар, кибет, сәүдә үзәкләре, салон, мәчет, уку йортлары кебек халык күп йөри торган урыннарны бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Җиңүче оешмага хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Башка җиңүчеләрне дә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
 
Проектны оештыручыларның берсе Айгөл Биктимерова сүзләренә караганда, бу матур гадәт мөселман илләрендә күптән яшәп килә инде. Быелдан башлап аны Татарстанда да гадәткә кертмәкчеләр.
 
– Бу бәйгене рамазан ае килүен ураза тотучы, намаз укучы мөселманнар гына түгел, республикада яшәүче башка халыклар да: «Рамазан ае җиткән икән, рамазан уразасын тота башлаганнар икән», – дигән уй белән яшәсен, алар да бу турыда белсен, үзләре дә шушы рамазан ае кыйммәтләрен өйрәнеп, шуңа тартылсыннар, дигән ният белән башлап җибәрдек. Төп таләп – биналар ислам һәм рамазан символикасын кулланып бизәлергә тиеш. Аның тәүлек әйләнәсе күренеп торуы, Ураза бәйрәменә кадәр саклануы да мөһим, – дип сөйләде ул.
 
Бәйгедә катнашу өчен 2023 елның 25 мартына кадәр WhatsApp яки Telegram аша +79605438039 номерына оешманың җитәкчесен, атамасын, телефонын, төгәл адресын күрсәтеп, бизәлешнең фото яки видеосын җибәрергә кирәк.
 
Ярдәмләшер чак
Рамазан аенда һәр мөселман хата-кимчелекләреннән арынып, күбрәк савап эшләп калырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша. Бу максаттан республикада ел саен «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны уздырыла. «Зәкят» фонды җитәкчесе Булат Мәрданов сүзләренә караганда, бу матур гадәт быел да дәвам итәчәк.
 
– Бу акция кысасында фонд берничә юнәлештә эш алып барачак. Иң беренче чиратта без 20 авыру баланың дәвалануы өчен акча күчерергә ниятлибез. Моннан тыш  олы яшьтәге 20 мохтаҗ кешегә дә акчалата ярдәм күрсәтергә планлаштырабыз. Авыру, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр безгә даими мөрәҗәгать итеп тора. Безнең фонд 1998 елдан бирле эшли. Үзебезнең базабыз бар. Анда республикабызда яшәүче 1 меңгә якын гаилә исәпләнә. Бу исемлек һәрдаим үзгәреп тора. Кемнеңдер хәле яхшыра, яңалары өстәлә, – дип сөйләде ул.
 
«Зәкят» фонды көн саен диярлек республикабызның төрле мәчет-мәдрәсәләрендә мохтаҗ кешеләр өчен хәйрия ашлары, ифтарлар оештырачак. Елдагыча республикакүләм ифтарга да үз өлешләрен кертмәкчеләр.
 
– Без мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек белән дә ярдәм итәбез. Быел да шундый 500 гаиләгә 3,5 тонна азык-төлек таратырбыз дип торабыз. Моннан тыш һәрдаим зәкят һәм сәдака җыю белән шөгыльләнәбез. Узган рамазанда гына да мохтаҗларга 1,5 миллион сумлык фидия һәм фитыр сәдакасы тараттык, – ди Булат Мәрданов.
 
Теләк кенә булсын
Рамазан аенда мөселманнарны тагын ике бәйгедә катнашырга чакыралар. Шуларның берсе – ачык телевизион «Вәгазь» бәйгесе. Татар телендә оста вәгазь сөйләүчеләрне ачыклау һәм халыкка танытуны максат иткән әлеге бәйгедә 15 яше тулган һәркем катнаша ала. Алар 7 минуттан артмаган вәгазьне татар телендә яттан сөйләргә тиеш. Бәйге турында тулырак мәгълүматны Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе (www.trt-tv.ru) сайтында табарга мөмкин.
 
Татарстанда елдагыча иң яхшы азан әйтүче дә ачыкланачак. «Рухи моң» татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесендә теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйге «Дини җыр», «Мөнәҗәт», «Милли мәкам белән азан әйтү», «Вәгазь cөйләү» номинацияләрендә үткәрелә. Бәйгенең финалы 21 апрельдә – Ураза гаете көнне – башкаланың «Чулпан» мәдәният үзәгендә гала-концерт рәвешендә узачак. Бәйге турында тулырак мәгълүматны azan.tatar cайтында һәм 89274132038; 89274433404 номерлары буенча белергә мөмкин.

Быел фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәре
— Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 454 000 сум (алтын буенча) билгеләнде.
 
— Фитыр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 800 сум.
 
— Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Фото: Татарстан.ру
 
 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.03.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»