|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2023 Дин
“Ханская усадьба”да яңа мәчеткә нигез ташы салыначак17 март көнне “Ханская усадьба” коттедж бистәсендә төзеләчәк яңа мәчеткә беренче нигез ташы салу тантанасы узачак. Бу уңайдан “Ханский дом” төзелеш компаниясе һәркемне бу мөһим һәм игелекле чарада катнашырга чакыра. Мәчет төзелеше – “Ханская усадьба”да яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бөтен Ислам дөньясы өчен дә мөһим вакыйга. Мәчет - ул игелек урыны, анда барлык яхшылыклар берләшә. Мәчеттән кешеләр рухи көч кенә түгел, ә белем дә ала. Мәчет - мохтаҗларга ярдәм итү урыны. Мондый изге урын ярдәмендә җәмгыятьтә кардәшлек, игелек һәм мәрхәмәт кебек кешелек сыйфатлары чәчәк ата.
--- |
Иң күп укылган
|