|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2023 Сәясәт
Хакимияттә түрә хатыннар өчен стриптиз биюче килгәнТверь өлкәсендә түрә хатыннарның сәер корпоративы видеога эләккән һәм социаль челтәрләргә таралган. “Подъем” порталы язуынча, стриптизлы корпоратив Сонковкий округы хакимиятендә булган. Кадрлардан күренүенчә, киңәшмәләр өчен өстәл тирәли хатын-кызлар тезелешеп утырган. Шулчак Том Джонсның «Sex Bomb» җырына селкенгәләп, гаурәтләрен яшермәгән ялангач ир-ат костюмындагы кеше керә. Ул хатын-кызлар алдыннан бии-бии үтә.
Түрә хатыннар көлә, кул чаба. Кадр артында 8 март коорпоративында катнашкан бер ирнең “Тарзан пришел к вам” дигән сүзләре ишетелә.
Корпоративны хакимияттә эшләүче Юрий Байков оештырган. Төбәкнең Сонковский муниципаль округы башлыгы Андрей Гусев сүзләренчә, соңрак бәйрәм өчен җаваплы чиновник эштән алган.
“Чараны оештыру беренче урынбасарга йөкләнгән иде. Һәм менә шундый коточкыч хәл булган. Стриптиз биюче – рәсми фирмадан, былтыр да шушы фирмага мөрәҗәгать иткән идек. Беренче урынбасарны, әлбәттә, эштән азат иттем. Мәсьәләне ачыклыйбыз”, – дип хәбәр итә округ башлыгы.
Фото: видеодан скриншот
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|