|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2023 Икътисад
1 апрельдән социаль пенсия 3,3 процентка артачак1 апрельдән социаль пенсиянең күләме 3,3 процентка артачак. Яңалык илдә әлеге төр түләүне алучы 4 миллионга якын кешегә кагылачак, ди белгечләр. Киләсе айдан акча кемнәргә һәм ничә сумга күбрәк булып киләчәк? Билгеле булганча, социаль пенсия, инфляция дәрәҗәсенә карап, елга бер тапкыр арттырыла. Әмма узган ел санкцияләр һәм аңа бәйле хәлләр аркасында, әлеге төр түләүне ике тапкыр: 1 апрельдә – 8,6 процентка һәм 1 июньдә 10 процентка арттырдылар. Хәзер исә ул тагын 3,3 процентка үсәчәк.
– Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, узган елның 1 июнендә минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы, иминият һәм социаль пенсияләр 10 процентка артты, – дип ачыклык керткән илнең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов. – Быелның 1 гыйнварыннан яшәү минимумы тагын 3,3 процентка үсте. Социаль пенсия күләмен дә әнә шул күрсәткечкә җиткерәчәкләр.
Киләсе айда түләүләр үзеннән-үзе артып киләчәк. Моның өчен социаль фонд бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ди белгечләр. Социаль пенсияне инвалидлар, ветераннар, туендыручысыз яки ятим калган балалар, ниндидер сәбәпләр аркасында картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнмәүчеләр ала. Узган ел азагына алынган мәгълүматларга караганда, әлеге төр түләү илдә яшәүче 3,5 миллион кешегә билгеләнгән булган. Сүз уңаеннан, картлык буенча иминият пенсиясе, ягъни хезмәт пенсиясе, быелның 1 гыйнварыннан 4,8 процентка артты инде. Ә 2022 ел дәвамында әлеге төр түләү 19,46 процентка үскән. Апрельдә картлык буенча иминият пенсиясе артмаячак, дип тә искәрткәннәр Россия Социаль фондында.
Кемгә билгеләнүенә карап, социаль пенсиянең күләме аерыла. Мәсәлән, 1 апрельдән картлык буенча социаль пенсия 228 сум 50 тиенгә артып, 7153 сум 33 тиенгә җитәчәк.
Акча кемнәргә һәм күпмегә арта?*
*Россия Социаль фонды сайтыннан
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|