|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2023 Фаҗига
Ике яшь кешенең гомере өзелгәнБашкортстанда чираттагы янгын корбаннары - 42 яшьлек хатын-кыз һәм 39 яшьлек ир-ат. Белорет шәһәренең Степная урамында янгын турында хәбәр коткаручыларга бүген төнлә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл урынына килгәч, янгын сүндерүчеләр бүрәнә йортның януын ачыклый. Янгын сүндерелгән. Кызганычка каршы, сүндерү барышында ике кеше: 1981 елда туган хатын-кызның һәм 1984 елда туган ир-атның гәүдәләре табылган.
Янгынның сәбәбе билгеләнә. Урында тикшерү-оператив төркем, янгын сүндерү лабораториясе эксперты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчесе эшли.
Фото: "МЧС России"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|