|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2023 Җәмгыять
Ана кеше педиатрга ташланганБашкортстанда (Сибайда) яшәүче хатын баласын озак кабул иткәнгә күрә табиб-педиатрга ташланган. Ана кеше баласы белән поликлиникага килеп, җәнҗалларсыз чират торып, табиб кабинетына кергән. Әмма кабул итә башлар алдыннан педиатр, коллегалары белән киңәшмәгә сылтанып, аз гына көтеп торуны үтенгән. Табиб берничә минутка кабинетыннан чыккан.
Белгечнең кабинетка кире керүе булган, чыгырыннан чыккан ана аңа йодрык төйнәп ташланган. Соңрак ул табибны поликлиника буйлап куып йөрткән.
Педиатрны башка хезмәткәрләр яклап чыккан. Котырынган хатынга полициягә гариза язганнар.
Фото: Фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|