|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2023 Авыл
Әниләренең туган көнендә бөтен авылны җыеп бәйрәм ясаганнар (ВИДЕО)Мамадыш районының Түбән Яке авылында “Бер карында үскән балалар без” дип аталган бик матур чара узды. Аны шушы шушы авылда туып-үсеп, төрле якларга сибелгән Фазырахмановлар гаиләсе оештырды. Әниләре Минзифа апаның туган көне хөрмәтенә алар әнә шулай бөтен авылны җыеп бәйрәм ясарга уйлаганнар. Минзифа апа белән Фәйзерахман абый 9 бала үстергән. Кызганыч, бүген гаилә башлыгы үзе исән түгел. Инде балалары да җидегә калган. Аның каравы, бу гаилә бер дигән килен-кияүле булып, тагын да ишәйгән. Күпме онык һәм оныкчык бар!
– Күңелдә менә шушындый бер чара уздырасы килү теләге бар иде. Фазырахмановлар күршеләрем генә. Әйдәгез, авылда бәйрәм ясыйк дигәнемә, каршы килмәделәр. Һәркайсы әзерләнеп кайткан. Мең рәхмәт үзләренә, – ди авыл мәдәният йорты директоры Миннекамал Гасыймова.
Фазырахмановларның киленнәре Илгизә дә мактауга лаек. Минзифа апа белән беренче көннән үк әниле-кызлы яши алар. Төпле, кешеләр белән уртак телне тиз табучы Илгизәне авылдашлары бик хөрмәт итеп тора. Күп еллар балаларга белем һәм тәрбия бирүче Фоат Насыйбуллин да рәхмәт әйтергә чыккач, иң элек җылы сүзләрен Илгизәгә атады. Дөрестән дә, төп йорт җылысын саклап торучы килен ул!
– Концерт дәвамында мәктәп елларын искә төшереп утырдым. 7 баланың 4сен укытырга насыйп булды. Алар элек тә җырлыйлар иде. Районда узган чарада Фазырахмановларның ике баласы – Гөлфия белән Илнар җиңеп кайтты, – ди Фоат Насыйбуллин. – Әниләрен хөрмәт итеп яшәү инде ул тәрбияне күрсәтә. Һәр анага Минзифа апа кебек бала игелеген күреп яшәргә насыйп булсын.
Әлеге чарага кайта алмадым. Әмма авылдашларым видеолар җибәреп торды. Авыл сәхнәсендә туганлыкның көче, бер-береңне якын итү, әни кадере, нигез җылысы темалары кузгатылды. Җыр аша.Әлеге гаиләне күпләргә үрнәк итеп куяр идем. Туган туганның хәлен белмәгәндә, язган хәбәренә җавап бирмәгәндә, шатлыгына сөенмәгәндә, авырлыкта хәл белмәгәндә – Фазырахмановлар киресен күрсәтте. Матур итеп тә яшәп була бит, диделәр кебек алар.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|