|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2023 Җәмгыять
Ай саен 400 мең. Татарстанда иң күп пенсияне кемнәр ала?Татарстанда пенсиянең максималь күләме 400 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалындагы «Галстуксыз интервью» программасында Россия Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин сөйләде. «Бездә аерым бер кешеләр бар – сынаучы очучылар. Алар чынлыкта күп түгел. Алар ай саен 400 мең сум чамасы акча ала», – дип билгеләп үтте түрә, алып баручының соравына җавап биреп.
Алып баручы: «Бу искиткеч пенсия, һәм минемчә, күпләр сынаучы очучы булырга укырга бармавына үкенгәндер», –дип китерә аның сүзләрен Татар-информ.
Эдуард Вафин сүзләренчә, соңгы өч елда Татарстанда Идел буе федераль округы төбәкләре арасында пенсия күләме иң югары санала.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|