|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2011 Җәмгыять
Итек кабат модада!Синоптиклар язгы ташкынга әзер торырга киңәш итә. Быел республиканың 235 авылына су басу куркынычы яный. Шәһәр халкы “көрәш”кә әзерләнә башлады инде. Кием-салым кибетләрендә, базарда резин итектән дә күп нәрсә юк. Сатып алучылар да җитәрлек. Чуар, үкчәле резин итек бәясе ике мең ярым сумнан артып китә. 1978–1979, йә 1998–1999 еллардагы карлы кышны хәтерлисезме? Быелгысы да нәкъ шундый икән. Татарстанның баш синоптигы Сергей Захаров әйтүенчә, агымдагы елда кардагы су запасы уртача күрсәткечләрдән ике тапкыр зуррак. 1979 елны су ташкыны күперләрне, елга ярындагы йортларны да алып киткән иде. Дөрес, белгечләр быел мондый хәл кабатланмаячак дип ышандыра. Алар әйтүенчә, көннәр кискен җылытмаячак. Моңа да карамастан, ташуга әзер торырга киңәш итәләр. Галош, резин итекләрне күз алдына чыгарып куярга, документларны полиэтилен пакетка тутырырга кирәк, ди.
Быел республиканың 235 авылына су басу куркынычы яный. Биредә 19 меңгә якын кеше яши. Белгечләр әйтүенчә, трассалар да су астында калырга мөмкин. Гадәттән тыш хәл чыккан очракта Буа, Чүпрәле, Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Азнакай һәм Биектауда яшәүчеләр ташкын “тозагына” эләгәчәк. Татарстан буенча кар катламы биеклеге 70 сантиметр чамасы тәшкил итә. Кар барыннан да күбрәк Лаеш районында яуган. Биредә кар катламы биеклеге 1 метрдан артып киткән. Белгечләрне бер генә нәрсә сөендерә: быел җирдәге туң тирән түгел.
Башкала коткаручылары 26 марттан көчәйтелгән эш режимына күчәргә җыена. Казанда ташкынны март азагы – апрель башында көтәләр. Язгы ташкынга каршы көрәш чараларына шәһәр бюджетыннан 9 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Метро станцияләрен су басачак, дигән имеш-мимеш дөреслеккә туры килерме-юкмы, әмма җир асты юлларын ныгыта башлаганнар инде. “Тукай мәйданы” станциясендә бордюрларны зурайтсалар, төзелеп килүче станцияләргә су суыртучы насослар алганнар.
Ташкынга шәһәр халкы да әзер, ахры. Бүген иң кәттә аяк киеме – силиконнан эшләнгән резин итек. Базарда аның бәясе 250 сумнан 1 мең сумга кадәр җитә. Сайлау мөмкинлеге дә зур. Чәчәк төшерелгәне, хайваннар сурәтләнгәне дисеңме – җаның теләгәнен сайлый аласың. Өстәвенә хәзерге итекләр җиңел һәм үкчәле. Уңайлылык өчен молниясе дә бар. “Хатын-кызлар ешрак бизәлешле аяк киеме сайлый, – дип сөйләде Колхоз базарында сатучы Лилия Нәсыйхова. – Көненә ким дигәндә биш-алты пар резин итек сатам. Әлегә көннәр салкын. Шуңа күрә бу төр аяк киеме бик кирәкми. Су баса башлагач, итекләр кыйммәтләнәчәк”.
Колхоз базарында кыска балтырлы заманча резин итекнең бәясе 250 сумнан башлана. Озын балтырлысы исә ким дигәндә 750 сум тора. Кибетләрдә тагын да кыйммәтрәк. Биредә 1 мең сумнан да арзанракка итек табам димә. Ә зәвык белән эшләнгәне 2 мең ярым сум тора. Ир-атларга гына сайлау мөмкинлеге юк. Базарда да, кибеттә дә көчле затларга элекке заманнан үзгәрешсез калган кара резин итек тәкъдим итәләр. Табиблар исә язны резин итектә каршы алырга теләүчеләргә саграк булырга киңәш итә. Чөнки мондый төр аяк киеме һава үткәрми. Бердән, аяк тирләп салкын тидерү ихтималы зур булса, икенчедән, гигиена кагыйдәләре турында да онытмагыз. Һава торышына килгәндә, синоптиклар киләсе атна дәвамында көндез 1градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы вәгъдә итә. Төнлә исә термометр 8 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|