поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.03.2023 Җәмгыять

Саклаучы фәрештә (ХИКӘЯ)

Хәлим Шәйдуллин, бүген эшкә барганда, тагын истәлекләргә чумып, ачы сагыш кичерде. Инженерлык механикасы һәм гамәли математика кафедрасы мөдире ул. Күптән түгел генә академик итеп сайланды. Гаиләсе бар, байлыгы да җитәрлек.

Аның таланты һәм аның белгечлеге белән акча табу кыен түгел бу заманда. Илле биш яшь кенә әле үзенә. Чәчләренә чал да кермәгән, чем-кара. Каратут йөзле урта яшьләрдәге ирне күрсә, хатын-кызларның күбесе әле дә һушын югалта. Гүзәл затларга үзенең тылсымлы тәэсире барлыгын яшьтән үк сизә иде Хәлим, әмма бер тапкыр да моннан явызларча файдаланмады. Тик шулай да йөрәген телә торган бер сере бар аның. Сызлата торган сере, кешегә сөйләп йөреп булмый торганы.
 
Кая гына барса да, ни белән генә шөгыльләнсә дә, күңелдән китми торган исемне еш кабатлый ул. «Их, Гөлзәйнәп, кайларда гына йөрисең икән син, кайларда гына?!» – дип, күңеленнән томаннар артында еракта калган түгәрәк йөзле, көлгәндә битендә мәхәббәт чокырлары батып китә торган кыз белән сөйләшә. Еракта дигәч тә, томаннар артында дигәч тә, барысы да кичә генә булган кебек. Гомер кыска шул, бик тиз үтеп китә. Яшәп туярга да өлгермисең, кай арада яшең иллегә җитә, алтмышка да кул сузымы гына кала.
 
Менә шулай уфтанып яши Хәлим Җәүдәт улы, Мәскәү академигы. Их, барысын да ташлап, дан-дәрәҗәсенә төкереп, башкала үзәгендәге дүрт бүлмәле затлы фатирга кул селтәп, Казанның яшьлектәге тулай торагының бер бүлмәсенә кайтып булса икән. Юк, күпкә түгел, бер генә төнгә. Менә шул яшьлекнең бер төненә, бер таңына кайтса, тәкъдирне бөтенләй башка сукмакка борыр иде ир. Әйтик, аның Мәскәүдәге фатирын сатсаң, миллион доллардан артык бирәчәкләр. Шул байлыкның тиенен дә кызганмыйча, яшьлекнең бер тәүлегенә алыштырыр иде. Тәкъдирләр сатылмый шул, язмышлар бер генә вариантта языла.
 
Эшкә килеп, кафедра мөдиренең затлы кәнәфиенә чумган гына иде, телефон шалтырады. Александров Владимир Васильевич икән. «Добрый день, Халим Зяудатович!» – дип эндәшүгә таныды ул МГТУ профессорын. Ике галим бер-берсен бик хөрмәт итәләр. Үтенеч-гозерләрен бер дә аяк астына салып таптамыйлар. Бу юлы Владимир Васильевич үзенең бик талантлы аспирантына Хәлим Җәүдәт улының оппонент булуын үтенә икән. Сезнең кавемнән, бик талантлы егет, дигән сүзләрдән соң: «Отчего-то он мне напоминает Вас», – диде Васильев. Оппонентлык бик мәшәкатьле хезмәт булса да, профессорның үтенечен кире кага алмый иде Хәлим. Ул аның остазы иде. «Татар егете, Сезне хәтерләтә», – дигән сүзләр булмаса да, кире какмас иде. Тиз килеште. Васильев Хәлимнең электрон почтасына егетнең автореферат кулъязмасын җибәргән икән, танышуны үтенде.
 
Вакыты бар иде, академик ашыкмыйча гына почтаны ачты. Авторефератның титул битенә «Иштиряков Азат» дигән исем язылган иде, отчествосы ни өчендер юк. Фамилияне күрүгә, Хәлим дерт итеп китте, чак кына кәнәфидән егылып төшмәде. Иштирәков фамилиясе сирәк очрый һәм ул инде утыз елдан артык Хәлимнең үзәген өзгән Гөлзәйнзәпнең фамилиясе иде. Ир нидер сизенде, профессорның: «Сезне хәтерләтә», –  дигән сүзләре башка чүкеч булып суктылар, мигә шаулап кан йөгерде. Каушап, фәнни хезмәтнең темасын укыды. Катлаулы тема, фәндә яңа адым. Андый темага йөрәкләнеп теләсә кем тотынмый. Хәлим тиз генә интернетның эзләү системасына егетнең исем-фамилиясен язды.  МГТУның гамәли математика кафедрасы хезмәткәрләре арасында аның турында да мәгълүмат бар икән. Галим мәгълүматны укып тормады, егетнең фотосына карады да катты. Фотодан аңа яшьлеге карап тора иде.
 
         Фәнни җитәкчесе сөйләшкәнен әйткәч, Азат академик Шәйдуллин янына барырга җыена башлады. Диссертациясе бик уңышлы килеп чыкты аның. Васильев әйтүенчә, докторлык диссертациясенә тиң икән. Кафедрада тикшергәндә, барлык галимнәр дә беравыздан шунда ук докторлыкка тәкъдим итүне куәтләделәр. Кандидатлыкны якламый гына, шунда ук докторлыкка сикерү – сирәк була торган хәл. Азат бит бер терәксез күтәрелде бу тормышта. Әтисен бөтенләй белми, әнисе күптән, Азатка җиде яшь тулганда ук вафат булды. Шуннан балалар йорында михнәтле тормыш башланды. Кыерсытылулар, изелүләр чоры. Ул йорттан чыгуга, ятимнәрнең күбесе шуңа күрә тормыш төбенә тәгәриләр.
 
Әнине сагыну хисе дә йөрәккә авырлык өсти иде. Әтисе турында хыяллар белән юанырга тырышып карады. Кайчан да булса бер ул килеп чыгар да бу газаплы тормыштан коткарыр кебек тоела иде. Хыял белән юанырга тырышу гына иде бу.  Әтисе турында сорагач, әнисе гел бер сүз генә әйтә иде: «Үскәч, сөйләрмен». Соңрак, бераз үсә төшкәч, малай үз документларында отчествосы юклыкка игътибар итте. Тыйнак һәм саф күңелле әнисе шулай зинадан бала таптымы икәнни? Моңа ышанасы килми иде. Ирләр белән бер дә аралашмый иде аның әнисе. Улын иркәләп тә карады соң! Әниле татлы чор озак булмады шул, бер төш кебек кенә хәтердә калды.
 
Балалар йортында өч ел яшәгәннән соң, җәйнең бер матур көнендә Азат качты. Туган авылы Акчураның кайсы якта икәнен чамалый иде. «Әнинең йортына кайтам да шунда үзем яшим» дигән уй күңелен тәмам биләп алды. Матур бер иртәдә чыкты да китте күңеле тарткан тарафка. Ул көннең һәр мизгелен хәтерли егет, һәр адымы истә. Олы юл буйлап вак адымнар белән байтак атлагач, ашыйсы килә башлады. Ашарга берни дә алмаган иде. Акчурага таба юлаучы машиналар да сирәк үтә. Үткәне дә туктамады. Ачлыкка чыдый алмыйча, юл читендә җиләк җыеп ашый башлады. Җиләк мул иде, кып-кызыл иде. Учлап-учлап тутырды авызына. Юлдан читкә китүен дә аңышмый калды. Су эчәсе килә башлады. Якындагы кечкенә күлне күреп, шунда китте. Дөнья күрмәгән бала каян белсен, күл дигәне сазлык булып чыкты. Ялгыш бер адым ясавы булды, сазлыкка барып төште. Сазлыкның кешене ничек суыруын киноларда күргәне бар иде аның. Хәзер шул дәһшәтне үз тәне белән татый. Салкын лайла күкрәкне кыса, акрын гына аска таба тарта. Йөрәкне тәмам курку-каушау биләп алды. Ачыргаланып: «Әни!» – дип кычкырды бала һәм кинәт күл читендә әнисен күргәндәй булды. Юк, чынлап та күрде ул аны. Хатын малайга тутырып бер карады да кинәт юкка чыкты.
 
Азат белми иде: олы юлдан иске бер «Жигули» үтеп бара. Көтмәгәндә аның юлына ап-ак күлмәкле хатын чыгып колачын җәеп басты. Автомобиль туктамыйча булдыра алмады. Ашыкмый гына ишекне ачып төшкән шоферга хатын: «Анда, сазлыкта, минем улым бата. Аллаһ хакы өчен коткарыгыз аны», – дип инәлеп эндәште. Бу юлы шофер озак көттермәде. Тиз генә багажниктан бау алды да хатын күрсәткән якка ыргылды.
 
Сулышы кабып, Сәләхетдин абый килеп җиткәндә, сазлык Азатны иягенә кадәр үзенә суырып килә иде инде. Әле ярый, нәрсәгәдер тотынырга теләп, кулларын өскә күтәреп кала алды. Ыргытылган бауга ябышып, ярга чыгу бер дә җиңел булмады. Ир, ике аягын җиргә терәп, тиргә батып тартуга карамастан, сазлыкның малайны бер дә җибәрәсе килмәде. Икәүләп тырыша торгач, коры җиргә чыгып егылынды тагын. Абзый кеше, маңгаендагы тирен сөртеп, киң итеп елмайды:
 
– Бәхетең бар икән, – диде. – Әниең шатланыр инде.
 
Әнисе исенә төшеп, малайның үзәге өзелеп китте. Әни! Чынлап та, менә шушы урында әнисе басып тора иде бит аның. Үз күзеңә үзең ышанмассың. Азат галлюцинациянең ни икәнен белә. Китапларны күп укый ул. Алар аның бердәнбер юанычына әйләнделәр. Димәк, әни күзгә генә күренгән.
 
– Әнием өч ел элек үлде бит минем, абый, – диде ул, еламсырап.
 
– Тукта, ничек? Ә мине кем туктатты соң?
 
Коткаручы ир, гаҗәпләнеп, маңгаен сөртте. Колагында: «Анда, сазлыкта, минем улым бата. Аллаһ хакы өчен коткарыгыз аны», – дигән сүзләр кабат яңгыраган төсле булды. Хатынның бөтен йөзе, күзенә-кашына кадәр хәтеренә сеңгән иде аның. Бик чын иде барысы да. Шул хатын туктатмаса, Сәләхетдин баланың сазлыкка батып ятуын каян белсен! Ана коткаручы артыннан улы янына чабарга тиеш иде. Бәлки, әле узып та чабарга. Әмма юлга кадәр сукмак буш. Әнә күктә тургай сайрый, анысы хак. Тирә-юньдә башка бер җан иясенең дә барлыгы сизелми. Сәләхетдин, уйга калып, бөтен тирә-юньне күзе белән айкап чыкты.
 
– Абый, ә үлгәннәр терелеп кайта алалармыни соң?
 
– Юк, энем, юк. Кайта алмыйлар. Барзахтан кирегә таба юл юк.
 
Баланың күзләрендәге сүзсез сорауны күреп өстәде:
 
– Сине Аллаһы Тәгалә саклаучы фәрештәсен җибәреп коткарган, димәк. Фәрештәләр теләсә кайсы кеше кыяфәтенә керә алалар.
 
Саклаучы фәрештә! Аның янәшәдә булуын гел тоеп яшәде шуннан соң Азат. Авырлыклар аша үтү җиңелләште. Теге чакта Сәләхетдин абыйсы аны үз янына алып кайтты. Тормышын сөйләтте, зарларын тыңлады. Ир юкка чыгып баручы авылда ялгызы яши икән.
 
– Акчурага юл бик ерак бит, энем, – диде ул. Анда җәяүләп кайтып җитә алмассың. Поездга утырырга кирәк, аннан соң тагын автобус, я юлаучы машинага күчәргә. Булганым бар минем ул Акчураңда синең. Мәктәпсез, кибетсез бер авыл. Сиңа укырга кирәк, үсәргә.
 
– Детдомда  яши алмыйм мин, абый, яши алмыйм, – дип үкседе Азат. – Әтием дә юк бит ичмасам.
 
Сәләхетдин абый бик озак уйга батып торды.
 
– Да, – диде ул, уйчан гына. – Әтисез кеше булмый ул. Кайдадыр бар синең әтиең. Бик зур табышмак бит әле бу. Югыйсә, сөйләвеңә караганда, әниең бик акыллы кеше булган. Әтиең белән юллары ник аерылышты икән соң?
 
Сәләхетдин яхшы аңлады: малайга өмет дигән канат куймасаң, тормыш төбенә төшәчәк һәм шунда батачак. Иң җиңел юл: баланы уллыкка алып, тәрбияләп үстерү. Ләкин бу юл Сәләхетдин өчен бикле иде. Нахакка гаепләнеп, төрмәдә утырып чыкты ул. Хәзер аңа беркайда да эш бирмиләр. Малайны бирмәсләр дә бирмәсләр. Кичәге зекка кем, ышанып, бала тапшырсын? Бик сәләтле математика укытучысы югыйсә. Шәһәрдә лицейда укытты, укучылары ел саен олимпиадаларда җиңү яулыйлар иде. Көнчеләрнең арттан пычак кадаулары аркасында шушы хәлгә төште. Авылда берьялгызы терлек асрап, тегесен-монысын саткалап көн күрә. Малайны эзләп, монда килеп чыксалар, үзенә көн бетәчәген яхшы аңлый. Шулай да ятимгә бер атна бәйрәм ясарга булды ул. Үз янында калдырып торды. Яхшылап өйрәнде аны. Сынады. Балада эчкерсез күңел белән бергә математик фикерләү сәләте гаҗәп куәтле иде. Үзе дә бик яхшы математик булган Сәләхетдин яхшы аңлады: тормышта сирәк очрый торган экземплярны тартып чыгарган ул теге көнне сазлыктан. «Затлы нәселдән булырга тиеш бу бала, затлы нәселдән», – дип уйлап куя иде малай белән ныграк танышкан саен. Әтисе кем икән соң?! Төрмәдә күрде Сәләхетдин: зур ерткычлыклар кылып, таш капчыкка ябылганнар арасында әллә ниткән зур талант ияләре бар. Моның әтисе дә – шундый бер адәм актыгымы? Зур гөнаһны гадәти бер эшкә санап, алданган кызны авырлы килеш ташлап калдырганмы? Азат белән сөйләшкән саен, бу фикереннән кире кайта ир. Күңел сиземләве шуны әйтә: кара күңелле атадан мондый саф күңелле бала тумас. Кан үзен сиздерә ул. Бер сиздерми калмый.
 
Кире шәһәргә, балалар йортына китәргә туры киләчәген белгәч, малайның борыны салынды. Күзләреннән башта ике тамчы бәреп чыкты, аннан коелды гына яшьләр.
 
– Энем, тыңла: мин сиңа «өмет» дип аталган бер кырыс эксперимент турында сөйлим, – диде Сәләхетдин, аның башыннан сыйпап. – Курт Рихтер исемле Америка биологы үткәргән аны. Ул күселәрне яртылаш су белән тулы савытка салган. Күселәр унбиш минут йөзгәннәр, соңгы көчләренә кадәр исән калу өчен көрәшкәннәр. Әмма унбиш минуттан соң төпкә киткәннәр. Рихтер аларны үләргә җиткәндә генә тартып чыгарган һәм, ял иттереп, яңадан шул ук савытка салган. Бу юлы инде көрәш 60 минутка сузылган. Авыр минутта ярдәм кулы сузылачагын аңлаган ерткычлар үзләрендә озаграк йөзәргә көч тапканнар. Аңлыйсыңмы эшнең нәрсәдә икәнен?
 
– Аңлыйм, – диде малай олыларча. – Өмет яшәргә көч бирә.
 
– Беркайчан да бирешмәскә! – диде Сәләхетдин абыйсы аңа балалар йортының ишеген ачып кертеп җибәргәндә. – Ә мин синең яныңа килеп йөрермен.
 
Чынлап та, бу олы йөрәкле кешенең ярдәмен гел тоеп яшәде Азат. Тугызынчы классны тәмамлагач, аларны профессиональ-техник колледжларга укырга озатачаклар иде. Детдомда кагыйдә шундый. Азат исә үзенең укырга сәләте барлыгын раслап өлгергән: математика буенча республика олимпиадасында җиңгән, россиякүләм ярышта призер булган иде. Сәләхетдин абыйсы, аны яклап, Президентка кадәр барып җитте. Сәләтле балалар өчен оештырылган махсус мәктәпкә урнаштырды. Сәләхетдин үзе дә шул мәктәптә укыта хәзер. Нахакка гаепләнүен исбатлап, аклануга иреште ул.
 
– Әтиең белән очрашмый калмассың, энем. Аның белән очрашканда: «Әти, мин менә кем булдым!» – дип әйтерлек булсын, – дигән иде аңа абыйсы. Әтисен тапмады әле Азат. «Кем булдым!» – дигән сүзне әйтерлек булып килә. Атаклы академик Шәйдуллинның фатирына диссертациясенең кулъязмасын күтәреп барышы. Хәлим Шәйдуллинан фатиха алса, аңа докторлык дәрәҗәсе елмаячак…
 
…Хәлим югары уку йортын тәмамлап килгән көннәрдә беренче тапкыр җаны-тәне белән гашыйк булды. Пединиститут дипломы алып йөрүче Гөлзәйнәп тә егетне бер күрүдә ошатты. Ошатты гынамы соң? Яшьләр икесе дә бер-берсеннән күзләрен ала алмаслык хәлдә иделәр. Хәлимнең тормышка планнары җитди иде. Җәен ул ике айлык хәрби сборда булачак. Аннан офицер званиесе алып кайтачак. Көзгә аспирантурага керәчәк. Аспирантурага керүне тагын бер ел көтәргә туры киләчәген, хәрби сбор һәм офицерлыкның үзенә бөтенләй эләкмәсен каян белсен егет! Язмышның борылышлары бик катлаулы була кайчак. Майлаган кебек кенә бармый ла тормыш арбасы. Тик ул чакта мондый фәлсәфә – тормыш катлаулылыклары турындагы уйлар егетнең башына бер дә керми иде. Хәрби сборга китәрмен дә, Гөлзәйнәпнең башын бүтән егет әйләндерер, дигән курку йөрәген тәмам биләде. Кызны ничек тә үзенеке итеп куясы килә, әмма туйлап йөрергә вакыт бик аз. Соңгы курста укыганда, Гөлзәйнәпнең әти-әнисе кинәт бер-бер артлы үлеп киткәннәр икән. Кияүгә чыгу-чыкмау мәсьәләсен кызга үзенә генә хәл итәргә туры киләчәк, димәк. Егет тимерне кызуында сугарга булды: кызга, никах укытыйк та бергә яши башлыйк, туйны көзгә итәрбез, дигән тәкъдим ясады. Танышканнарына бер генә атна иде, шулай да бер-берсен гомер буе белгән кебек тойдылар. Кыз артык ялындырмады, риза булды. Ерак бер авылда укытып йөргәнче, Казанда сөйгәнең белән яшәү күпкә яхшырак бит инде. Хәлимнең эчкерсез егет булуы бер сөйләшүдә аңларлык. Шулай уйлады Гөлзәйнәп. Казан мәчетендә никах укытуны оештыру артык катлаулы булмады. Никахтан соң өч көн Казанда яшибез дә Азнакайга егетнең әти-әнисе янына кайтып китәбез, дип уйладылар. Үз гомерләрендә беренче һәм соңгы кичне Гөлзәйнәпнең тулай торактагы инде комендантка тапшырылган бүлмәсендә кундылар. Хәлим яшәгән тулай торакта ремонт башланган иде. Ни өчен шулай ашыктылар? Никахны Азнакайда әти-әни янына кайтып укытып булмый идеме? Менә бу сорауларга Хәлим үзенең академик башы белән әле дә җавап таба алмый.
 
Зөфаф кичәсенең иртәсендә Хәлим, Азнакай автобусына билетлар алырга дип, автовокзалга китте. Хәзерге кебек кеше саен машина юк иде әле ул чакта. Автобуска билетны автовокзалда озак чират торып аласы. Гөлзәйнәп өстәл җыештырып калды, Хәлим чыгып китте шулай. Аһ, белсә икән Хәлим гомерендә Гөлзәйнәпне соңгы күрүе икәнен! Аягын да атламас иде сылуыннан башка.
 
Татарстан урамы аша чыкканда, машина бәрдерде яшь кияүне. Ни булганын да аңышмый калды. Бер атнадан соң гына хастаханә ятагында комадан чыгып аңына килде. Башта ни булганын аңламый торды. Аңлаганнан соң, үзәге өзелеп төшкәндәй булды. Гөлзәйнәп нишли икән анда?! Ул бит берни дә белми! Хәлим турында хыянәтче дип уйладымы икән? Их, хәзерге кебек кесә телефоннары булса иде ул чакта. Шалтыратыр да, аңлашырлар да иде. Хәлимнең адресын да белми бит яшь хатыны. Бер генә юл кала: савыкканнан соң, Акчурага кайтып, Гөлзәйнәпне эзләп табу. Кызның кайсыдыр районга бер авылга эшкә билгеләнүен белә иде. Төгәл сорашырга өлгермәде. Бергә китәбез, кызның яңа эш урыны бөтенләй кирәк булмас, дип уйладылар ич. Куллар каләм тотарлык булганчы, көз җитте. Акчурага хат язып салды, җавап килмәде. Хәлим, аңына килгәч тә, хастаханәдән чыгучы бер агайга Гөлзәйнәп бүлмәсенә сугылуын, үз хәлен аңлатуын үтенгән иде үтенүен. Тик, күрәсең, яшь хатын, өметсезлеккә бирелеп, авылына кайтып киткәндер. Аймылыш булдылар да куйдылар. Хәлим, савыгып чыгып, Акчурада Гөлзәйнәпнең әти-әнисе йортының капкасын какканда, юлларга буран кар салган, кышның кыска төне кичкә авышып бара иде инде. Акчурада ул чакта да кеше бик аз яши иде. Гөлзәйнәпнең кая урнашуын белүче табылмады. Әти-әнисе исән булмагач, кыз күрәсең, туган йортка кайтып та тормаган. Кызны Акчурадан эзләүдән файда юклыгын аңлады шунда Хәлим. Чит өлкә авылы шул бу, Татарстан да түгел. Шулай да еллар үткәч, өр-яңа япон машинасы алгач, ул яклардан бер әйләнде ул тагын. Җәй иде. Акчура юлында ләмгә баткан бер малайны җитәкләп, иске машинасына утыртырга килгән бер агайны күрүе истә калган. Каян белсен Хәлим иномаркада үз улы яныннан выжылдап үтүен?!
 
Менә алар, ике галим, берсе – дөньяга мәшһүр академик, икенчесе – яңа гына гыйльми дәрәҗә алган фән докторы, күп еллардан соң Акчурага кайтып баралар.
 
– Әти, шушында туктап алыйк әле, – диде Азат әтисенә. – Ун  яшемдә менә шушы төштә Сәләхетдин абый мине сазлыктан тартып чыгарды. Әнием кыяфәтендәге фәрештә коткаруын үтенгән иде.
 
Хәлимнең башына тагын шаулап кан менде. Йөрәген кисеп, үкенеч тойгысы үтте. Алда әле аны яңа тетрәнүләр көтә. Ике сәгатьтән соң алар Акчурада Гөлзәйнәп яшәгән йортның ишеген ачып керәчәкләр. Сандыктан Гөлзәйнәпнең көндәлеген табачаклар. Күз яшьләре белән сугарылган кулъязмасын укыячаклар. Хәлим кызның, аны югалткач, ничек итеп тулай торакта Хәлим яшәгән бүлмәнең ишеген шакып елап торганын, алдануын белгәч, Бауман урамнарында үксеп йөрүен, уйнаштан бала тапкан өчен мәктәптән куылып, туган йортына кайтып егылуын беләчәк. Газаплы тормышның авыр көндәлеген укыячак. Гомеренең соңгы көненә кадәр язган Гөлзәйнәп. Соңгы җөмләсе: «Бүген тынычланырмын кебек. Ак киемле затлар мине алырга килделәр инде. Я Раббым, улымның иминлеген, әтисе белән очрашуын сиңа тапшырдым. Әтисе каршына башын горур тотып барсын иде. Әшһәдү әл-ләә иләһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-рәсүлуллаһ», – дип тәмамланган.
Рәшит Фәтхрахманов
Фото: stihi.ru

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.03.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»