|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2011 Язмыш
Бәхетсез ана югалган кызын эзлиӘнигә Лениногорск районы Федотовка авылыннан шактый күләмле хат килеп төште. Конверт тышына Мамадышский район, село Югары Кыерлы дип язылган. Мөгаен, адресны берәр газетадан алганнардыр, чөнки әни бу кешене гомумән белми, ә адресы еш кына язган мәкаләләре белән газета битләрендә басылып чыга. Хат бик эчтәлекле, күләме 8 битлек булган. Бер ана югалган кызын эзли һәм башка чарасы калмагач, әнидән ярдәм сорый. Шушы көннән бирле бу хат, андагы хәлләр башымнан чыкмый. Евдокия Кунецова язган хатның кайбер өзекләрен сезгә дә тәкъдим итәм. «Без үзебез керәшен татарлары. Кызым Альбина югалганчы, аның белән икәү генә Лениногорск районының Федотовка авылында яшәдек. Улым Оренбургта укыды, шунда төпләнеп калды. Мин гомерем буе фельдшер-акушер булып эшләдем. Альбина 1969 елның 15 ноябрендә туды. Мәктәпне тәмамлагач та, Альбина Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга керде. Диплом алгач, Оренбургка эшләргә китте. Мин яман шеш белән авырый идем, әмма табибларга бармадым, өйдә дәваландым. Ә хәлем кинәт авырайгач, Альбина яныма кайтты һәм «Елховнефть» промыселына инженер булып эшкә урнашты. Ул безнең авылдан 4 чакрым ераклыкта урнашкан.
Эшкә Альбина җәяү йөрде. Читтән торып Уфа юридик институтында да белем алды. Аны авыл халкы бик ярата иде, ул эш сөючән, игелекле, нечкә күңелле бала булды. Матур гына яшәп ятканда, йортыбызга зур кайгы килде. 2001 елның 22 октябрендә Альбина эштән өйгә кайтмады. Аның Әлмәткә хисап бирергә дип попуткага утырып киткәнен күреп калганнар, шуннан бирле аның турында бер хәбәр дә юк. Альбина вахтага өлгермәгән, шуңа күрә машина тотырга булган. Шушы еллар дәверендә мин кызымны көттем, эзләдем, 9 тапкыр «Жди меня» тапшыруына хат яздым. Әмма алар хатларыма җавап бирмәде.
Улым белән эзләмәгән җир калмады. Ирем генә ярдәм итмәде, ул миндә яман шеш барлыгын белгәч тә, безне ташлап китте. Күп елаудан улымның бөтенләй диярлек күзләре сукырайды. Альбина югалып, ике ай узганнан соң улым мине калдырып китеп барды. «Кая китәсең?» дигәч, «Бернәрсә дә күрмәс һәм ишетмәс өчен чит илгә китәм», диде. Бәхеткә, улыма укытучысы очрап, аны Мәскәүдә калырга күндергән. Хәзер апасы исән-сау булсын дип, чиркәүгә йөри икән.
Миңа 2 февральдә Түбән Новгородтан күрәзәчеләрдән хат килде. Алар Альбина турындагы мәгълүматны маятник аша караган. Хатта Альбинаның исән булуы, әмма бернәрсә дә хәтерләмәве турында язганнар. Альбина утырган машина аварияга очраган, нәтиҗәдә аның баш миенә зыян килгән. Бу авария беркайда да теркәлмәгән. Альбинаны хастаханәгә күрсәтергә курыкканнар, өйдә генә дәвалаганнар. Үзе белән булган барлык документларын юк иткәннәр. Йорт хуҗалары аны үзләрендә калдырган, яңа документлар ясаган. Димәк, аның исем-фамилиясе хәзер башка төрле. Мөгаен, документларны да Чистайда ясаганнардыр. Аңлавымча, Альбина шул кешеләрдә яши, аларның өй эшләрен башкара. Хатта Альбинаны Зәй, Мамадыш, Аксубай, Чистай якларында эзләргә кушканнар. Маятник Аксубайда тукталган.
Миңа инде 72 яшь. Бер ел элек Казанның онкология диспансерында яттым, авыр операция кичердем. Операция алдыннан Ходайдан исән булып, шушы якты дөньяда кызым белән күрешүемне ялвардым. Ходаем мине ишетте, мин исән калдым. Ә бит табиблар әллә ни өмет бирмәгән иде».
Евдокия Кунецова Мамадыш районында чыгучы газеталарның адресларын сорап язган. Ул аларга Альбинаның фотосурәтен юлламакчы. «Мәскәү, Ленинград, Владивосток, Чечня якларына да хатлар яздым. Бәлки теге кешеләр Альбинаны кире кайтарырга тели, әмма куркадыр. Хәбәр итсеннәр, мин беркемгә дә зарланмаячакмын. Кызым гына исән булсын. Гаиләсе, балалары булса да, шат кына булачакмын, табылсын гына», - ди ул.
Кунецова Альбина Анатолий кызы югалгач та, Лениногорск прокуратурасында җинаять эше кузгатылган. Әмма хокук саклаучылар тарафыннан башкарылган эзләүләр бернинди нәтиҗәләр бирмәгәч, ана кеше төрле күрәзәчеләргә барырга мәҗбүр булган. «Кайбер күрәзәчеләр миңа Альбинаны Гыйракка сатканнар диде, Чечняда диючеләре дә булды. Россиянең үзендә дип тә язалар. Берәү аны көчләп Саратов янындагы Идел ярындагы бер коттеджда тоталар, горничная булып эшли дигән иде. Күршеләрдән акча җыеп, шунда бардым. Бер атна вокзалда яшәдем, чөнки коттеджлар янына якын да килеп булмый: этләр һәм сакчылар. Ахыр чиктә үпкәм ялкынсынып, авылга кайтып егылдым», - дип яза ана.
Менә шундый бәхетсез ана һәм бала язмышы. Инде ун ел вакыт узса да, ана күңеле баласының исән булуына, аларның һичшиксез очрашуына ышана. Кечкенә генә өмет чаткысы булса да, ул шундук юлга чыгып китәргә әзер. «Мәрхәмәтле кешеләр барлыгына ышанам, алар мине ярдәмнән калдырмас, кызым табылыр. Исән ул. Күңелем шулай сизә», - ди Евдокия Кунецова.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|