|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2023 Криминал
Кызын чиләк белән кыйнаган ир психиатрда дәваланырга тиеш булачакТатарстанда Аксубай районында яшәүче 44 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды. Ир-ат берьюлы ике маддә буенча гаепле дип танылды. Алар - «Шундый ук гамәлләр өчен административ җәзага тартылган затның кыйнавы һәм физик авыртуга китергән башка көчләү гамәлләре кылуы» һәм «Законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү». «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгәнчә, узган елның 21 августында төнлә ир-ат исерткеч эчемлек эчкән һәм кызы белән талашкан. Ул бала өстенә салкын су койган һәм чиләк белән берничә тапкыр башына суккан. Өч көннән ир-ат кызын кабат кыйнаган, ә аннары базга ябып куйган.
Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд аңа 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3,1 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән. Моннан тыш, ата кеше психиатрда дәваланырга тиеш була
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|