|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2023 Мәдәният
Бүген Рөстәм Әхмәтов 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза (ФОТО)Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе джаз оркестры концертларын, бигрәк тә балалар өчен әзерләнгән концерт программаларын сәхнәгә куючысы һәм сценарий авторы Рөстәм Ринат улы Әхмәтовның бүген туган көне. Аны 60 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез! Беренче күреп сөйләшүдә үк гаҗәеп дәрәҗәдә зыялы, тәрбияле булуы белән үзенә җәлеп иткән һәм шул ук вакытта үз эшен яратып, тыныч кына эшләп куя белүче иҗади кеше ул – Рөстәм Ринат улы. Ул үзенең иҗади эшчәнлеген күренекле дирижер Виктор Деринг җитәкчелегендәге оркестрда тромбанда уйнаучы музыкант буларак башлый һәм озак еллар әлеге данлыклы коллективта уңышлы чыгыш ясый. Булачак тормыш иптәше – җырчы Лидия Әхмәтова белән Казан музыка училищесында уку елларында ук танышалар алар һәм озак та үтми кавышалар да. Бу елларда Лидия Әхмәтова да В.Деринг оркестры солисткасы буларак киң танылу яулый. Бүгенге көндә дә алар бер-берсенә кирәк һәм терәк, иҗади гаилә булып, балалары, оныкларының уңышларына шатланып гомер кичерәләр. Икесе дә Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры коллективында – Рөстәм Ринат улы оркестрның концерт программаларын сәхнәгә куючы режиссеры, сценаристы, Лидия Алексеевна коллективның директоры вазыйфасында хезмәт куялар. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр». Рөстәм әфәнденең дә тагын бер үзенчәлекле осталыгын да телгә аласы килә, ул халкыбызның милли бизәнү әйберләре – көмештән коелган алка-беләзекләр, чулпылар, хаситәләр ясый. Аның иҗат эшләре төрле милли коллективларның артистлары концерт костюмнарын бизи. Безнең Татар дәүләт филармониясе музеенда Рөстәм абый үзе ясаган бик тә кызыклы музыка уен коралы бар. Идиофон дип аталган бу бәрмә уен коралы беренче джаз оркестрларында уйналган инструмент үрнәге булып тора. Аны ул чакта кер юу тактасына төрле шалтыравык әйберләр, көнкүреш савыт-сабалары куеп ясый торган булганнар. Оркестрның кайбер балалар абонементы концертларында әлеге үзенчәлекле уен коралы әле дә яңгырый.
--- |
Иң күп укылган
|