|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2011 Шоу-бизнес
"Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе өр-яңа теленовелла күрсәтә башлый21нче мартта "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе татарчага тәрҗемә ителгән өр-яңа сериал күрсәтә башлый. Тәрҗемә һәрвакыттагыча "Дубль-Video" студиясендә башкарылды. "Гүзәл мәхәббәт" - сериалның татарча исеме нәкъ менә шулай яңгырый.
Әлеге мәхәббәт тарихының төп геройлары ялганда яши. Алар һәр икесе дә үзләрен бәхетле дип уйлый. Ләкин иртәме-соңмы тормыш барыбер килеп туган вәзгыятьне танырга мәҗбүр итәчәк...
Моника кияүдә, аның тормыш иптәше Һавьер - акыллы һәм бай ир-ат. Ул хатынын яратса да, барыбер хыянәт итә. Һәм кем белән диген! Мониканың дусты - Каролина белән. Бернардо - илнең иң яхшы журналистларның берсе - үзен эшкә багышлаган. Аның фикеренчә, бәхетле булыр өчен мәхәббәт кирәк түгел. Язмыш Моника белән Бернардоны бик куркыныч шартларда очраштыра: аларның икесен дә Колумбиядә бандитлар урлый. Аннары алар Каракаста күрешәчәк...
Режиссер: Тоньо Вега.
Рольләрдә: Корайма Торрес, Рикардо Аламо, Карл Һоффман, Ана Карина Казанова, Рикардо Бьянчи.
Перу-Венесуэла, 2004 ел.
"Гүзәл мәхәббәт" сериалын дүшәмбедән алып җомгага кадәр 17 сәгатьтә карагыз. Кабатлау - иртәнге сәгать 10да.
|
Иң күп укылган
|