|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2023 Җәмгыять
Балаларын дәваханәдә алмаштырганнарПодмосковьеның Королев шәһәрендә март ахырында шәһәр дәваханәсе хезмәткәрләренең бәбиләрне алмаштыру турындагы эш буенча суд булачак. Медиклар, имеш тә әниләре белән стационарга яткан төрле бәби табу йортларында дөньяга килгән балаларны алмаштырган. Бу хакта бер ананың адвокаты Катя Гордон үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән.
Медицина учреждениесенә шикаять 2021 ел ахырында юлланган, узган елның сентябрендә эш буенча суд экспертизасы үткәрелгән. Гордон язуынча, бу хәлләр ерак 2012 Королёв шәһәре дәваханәсендә теркәлгән. Гордон сөйләвенчә, стационарга әниләре белән ятучы бәбиләрнең кулларында һәм аякларында биркалары булмаган. Палатада яткан әниләрнең берсе дәвалаудан соң китерелгән бәбиләр үзләренә охшамаган дигәч, табиблар имеш тә кювезда (яңа туган сабыйлар өчен "инкубатор") яткан балалар "шулай үзгәрүчән була" дип җаваплый.
Балаларның алмашынуы турында аналарның берсе ничәдер ел узып, ире ДНК-тест ясагач, белгән. Ирнең баланың әисе түгеллеге ачыклана. Иренә тугры булуын дәлилләргә теләүче хатын да ДНК-тест ясата. Аның да бала белән туганлык ихтималы нульгә тигез була. Шуннан соң инде хатын палатада бергә яткан хатынны эзләп таба һәм баласының фотосурәтен сорый. Очрашкач, хатыннар балаларын дәваханәдә алмаштыруларына инана. Суд эшен 22 мартта карарга тиешләр.
Фото: фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|