|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2023 Фаҗига
Теләче районындагы фаҗиганең нечкәлекләре билгеле
Теләче районы Олы Мәтәскә авылында фаҗига булган. Анда йөк машинасы йөртүче булып эшләгән 58 яшьлек ир-ат эш вакытында үлгән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте. Тикшерүчеләр фаразынча, төягеч шоферы күчмә эстакаданы сәнәгенә эләктереп, хәрәкәт итә башлый, дип яза Татар-информ.
Ул аны КАМАЗ автомобиле тагылмасына тоташтырмакчы була. Нәтиҗәдә, йөк машинасы йөртүчесе эстакада белән тагылма арасында кысылып кала. Ир-ат һәлак булган.
Эшче һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|