|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2023 Криминал
Солдат хезмәттәшләрен атып үтергәнУкраина чигеннән ерак түгел Суджан районында, Курск өлкәсендәге хәрби частьтә солдат-срочник ике хезмәттәшен атып үтергән. "База" телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, солдатлар аның "Тукта, кем бара?" дигән соравына җавап бирмәгәннәр. Солдат үз постында була, кемнеңдер килүен абайлап алгач, сорау бирә, әмма, җавап бирүче булмагач, автоматыннан ут ача.
Соңрак кына егет хезмәттәшләренә атуын аңлап ала.
Яраланганнарның берсе - 19 яшьлек егет каза урынында ук үлгән. Икенче солдат – 22 яшьлек егетне хастаханәгә салганнар.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|