|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2023 Язмыш
Больницага барсам: “Ирегез төнлә үлде”, -- диделәрИрем үлгәндә миңа 38 яшь иде. Бик тиз, сәер генә кавышкан идек без. Игезәк сыңарым белән фабрикада эшләгәндә, тулай торактагы бүлмәдәш кызның авылына кунакка кайткач, икебезне дә урладылар. Бу вакытта безгә 18 яшь иде. Булачак ирләребез элекке классташлар. Берсе – колхоз рәисе улы, ә берсе, минем ирем, гади гаиләдән, көтүче. Казан читендәге поселокта яшәүче әни тынычландырды: “Берникадәр вакыттан иреңне, үгетләп, авылдан алып чыгып китәрсең, үзебездә торырсыз, шәһәрдә дә эш бетмәс”, -- диде. Совхозда ярты еллап сөт майлылыгыны үлчәүче булып эшләп йөрдем дә, каенана белән каенатаны гаҗәпкә калдырып, ирем белән шәһәргә китеп бардык. Балага узмаган идем. Әниләрдә яши башладык, яшелчә теплицацына эшкә урнаштык. Бер ел дигәндә кызыбыз туды. Ул арада тулай торактан бүлмә дә биреп куйдылар. Менә шунда башланды... Ирем, арып кайтам дигән сылтау белән, һәр кичне диярлек күрше ирләре белән уртак кухняда табын корып утыра башлады. Тора-бара холкын да күрсәтергә тотынды. Күңеленә ярамаган сүз әйтсәң, кулына нәрсә туры килсә, шуның белән китереп суга. Берсендә бер буханка ипи белән кыйнады. Түзмәдем, баламны күтәреп, әниләргә кайтып киттем. Әти бик кырыс кеше иде, яратмады. “Кирәкмәгәнгә, кияү эзләп авылга кайтып, урлаттырып тормышка чыктың, инде бар, ирең белән яшә, монда кирәгең юк”, -- диде. Әни аңа каршы килергә базмады. Шулай итеп, кабат тулай торакка кайтып утырдым. Әле ике елдан малай да таптым. Ир эчсә дә һәркөнне эшкә йөрде. Авылга кайтып, азык-төлекне алып килде. Иткә-майга аптырамадык. “Кибеттән он белән бәрәңге сатып алырга хурланам”, -- дип әйтә иде. Тора-бара фатирлы да булдык. Йортны эш урыныннан, шунда эшләүчеләр өчен һәм алар ярдәмендә төзеделәр. Ирем дә ул йортны нигезеннән үк салышты. Эш күп булып, ял җитмәгәнгәме, үзе елдан-ел холыксызланды, һаман әйбер ватты. Акча күп эшләгәч, ваткан әйберенең яңасын икенче көнне үк алып кайтып куя иде үзе. Улым, аның кыланмышларын күреп үскәнгә, йөрәк авырулы, йомшак күңелле булды, тик торганнан калтырый башлый иде. Ә кызым малайның капма-каршысы, әрсез булып җитлекте, мәктәптә укыганда ук егетләр белән йөрде.
Беркөнне ирем эштән бик югары температура белән авырып кайтты. “Ашыгыч ярдәм”не икенче көнне генә чакырттык. Ир аягында басып тора алмый иде инде. Урындыкка утыртып, ике ир ике ягыннан тотып алып төшеп киттеләр. “Әтисе, больницага нәрсә пешереп алып килим?” – дип сорарга өлгердем үзе. “Борчак ашы”, -- диде.
Икенче көнне җыенып больницага барсам: “Ирегез төнлә үлде”, -- диделәр. Чылтыратып, хәбәр итеп тә тормаганнар.
Балалар да, үзем дә егылып китеп кайгырмадык. Өйдә көн дә диярлек чыгып торган ызгыш-талаштан туйган идек. Каенана гына улының үлемендә безне гаепләде. Имеш, “Ашыгыч ярдәм”не соң чакыртканбыз. Аны тыңлап та тормадым, чөнки малаен авылдан алып чыгып киткән өчен ул мине яратмый иде.
Җеназа ашлары узуга дус хатын, иптәш булырсың дип, санаторийга алып китте. Каршы килмәдем, эчкән ир белән яшәп, нерваларым бик тузган иде.
Дөнья кайвакыт бик тар бит ул. Санаторийда бер ир артымнан калмый йөри башлады. Үзе: “Сезне кайдадыр күргәнем бар”, -- ди. Мин аны танышыр өчен шулай әйтә дип уйладым, ә ул иремнең авылдашы булып чыкты. Миннән алты яшькә кечкенә, мин кияүгә чыкканда бала гына булган. Дус хатын: “Яшь булса ни, ошатып йөри икән, үзеңнән биздермә”, -- ди. Ирем, эчкече булгач, сәламәт түгел иде инде, шуңа ир назын күптән күргәнем юк иде. Шулай да, яшь ир күрдем дип, гөнаһ адымга бармадым. Рафил: “Әйдә, авылга әни янына кайтып никах укытабыз”, -- дигәч, ризалаштым. Иң читене – никах мәҗлесенә каенана да чакырулы иде. Бәлки ул килмәс әле дигән өмет белән кайтсам да, урыннарыбыз кара-каршы булып чыкты. Ул -- миңа, мин аңа күтәрелеп карарга кыймыйча, кымшанмыйча да утырдык.
Ана буларак, улының елы да үтмичә кияүгә чыгуымны ул күтәрә алмый, билгеле. Үчен дә алачак. Варис буларак фатирның күпмедер өлеше аңа да тиеш. Акчалата алырмы, әллә яшәргә үк килерме?
Гөлсирә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|