поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
16.03.2011 Мәдәният

Үткәннәрдән хәбәр...

Газиз малае.

 

Казан дәүләт Академический театры гастрольләре // Эшче. – 1926. – 12 май.

 

Быелгы май аеның икенче яртысында Мәскәүдә Казанның дәүләт академический театрының өч гастроле булачак.

 

20 еллык татар театрының байлыгын күрсәтү нияте белән, Татнаркомпрос тарафыннан бөтен СССР күләмендә татар-башкорт халкы күбрәк булган районнарны йөреп, спектакльләр куеп чыгар өчен, Дәүләт татар театры Кәрим Тинчурин дирекциясе, Зәйни Солтановлар кул астында РСФСРның халык артисты Гөлсем ханым Болгарская, заслуженный артистлардан Барый Тархан, Зәйни Солтан, Касыйм Шамил һәм Кәрим Тинчуриннар катнашындагы 30 кешелек труппа тиз көндә Мәскәүгә киләчәк. Труппаның администраторы иптәш Булатов хәзерендә Мәскәүгә килеп җитеп, тиешле хәзерлек эшләрен эшли башлады.

 

Труппаның репертуарында Казан сәхнәләрендә кабат-кабат куелып, зур муаффәкыятьләр казанган Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе» һәм «Сакла, шартламасын» дигән әсәрләре, Фәтхи Бурнашның «Камали карт»ы бар. Болар Мәскәү сәхнәсендә куелачак. Труппаның маршрутында Ленинград һәм башка бик күп шәрык җөмһүриятләре бар.

 

Революциядән соң гражданлык хокукын алган татар театры бу ел үзенең 20 яшен тутырды. Бу егерме еллык бәйрәм бер Казанда гына үткәрелеп калмасын өчен, татар театрының бу елгы составы бөтен СССР күләмендә, шулай ук Мәскәүдә имтихан тотачак. Художество әһелләренә үзен күрсәтәчәк.

 

Мәскәү моңар кадәрле адәм рәтле спектакльләр күрә алмады. Моңа шунлыктан зур хәзерлек белән куела торган спектакльләргә Мәскәүдә җәмәгать эшчеләренең һәм башкаларның бик күп килүе көтелә.

 

«Камали карт» постановкасын иптәш Дивишев башкара, калганнарын иптәш Тинчурин куя. «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар» музыкалы әсәр булганлыктан, музыка эшен иптәш Сәйдәшев кул астындагы артист башкарачак.

 

Шул ук әсәрләр өчен Казан Шәрык музыка мәктәбеннән хор киләчәк. Спектакльләр «Корш», «Эрмитаж», яисә 2 нче художественный театр биналарында уйналачак.

 

* * *

 

Әсгать Мәҗитов.

 

Мәскәүдә татар театры (Театрның баш режиссеры Г.Айдарский иптәш белән сөйләшү) // Кызыл Татарстан. – 1929. – 27 июнь.

 

Мәскәүдә эшләп килгән Татар үзәк драма театры – Эшчеләр театры. Аның артист-артисткалары да эшче-крестьян яшьләреннән күтәрелгәннәр.

 

Театрыбызның төп максаты – хәзерге драматургларның эшче-крестьян тормышыннан алып язган идеология һәм сәнгатьчә нәфис эшләнгән пьесалары белән Мәскәү, Донбасс, Урал, Ленинград, Себер татар эшчеләрен таныштыру, тәрбия итү. Кышкы айларда театр Мәскәүнең үзендә һәм районнарда яшәп, җәйге айларда бөтен Союз күләмендә гастрольләр биреп эшли. Театрның репертуары: «Организатор» – С.Баттал, «Хәтирә апа» – Ф.Бурнаш, «Урман кызы» – Яхин, «Казан сөлгесе» – К.Тинчурин, «Галиябану» – М.Фәйзи.

 

Без хәзер театрга кирәк булган өч кушымтаны таптык. Аның артистлар кушымтасына Мәскәү музыка, театр мәктәпләрен һәм Казан театр техникумын бетергән көчләр керделәр. Шулай итеп, эшчеләр театрында эшләргә теләгән, шуңар үзенең бөтен тырышлыгын биргән артистлар коллективы җитештерелде.

 

Икенче кушымта – театр. Татар сәхнәсендә татар эшчеләренә яраклы булган пьесаларны табуы кыен. Без әле үзебезнең авторыбызны таба алмыйбыз. Беренче карлыгач итеп «Организатор», «Хәтирә апа» кебек пьесаларны күрсәтергә була.

 

Театрның үз тамашачысын табуда без курсны Донбасс якларына тоттык. 1924 нче елларны ук «эшчеләр массасына» дип башланган бу лозунг хәзерге көнне дә дәвам итә. Театр Донбасс шахталарында спектакльләр куеп йөри. Утызлап спектакль, концерт, доклад, лекцияләр уздырды. Июльнең 15ләреннән театр Уралда эшләячәк.

 

Соңгы кышкы сезонны Үзәк театр дефицитсыз чыкты. Дәүләт тарафыннан 17 мең дотация бирелеп, татарның труппасы еллык штатка алынды. Декабрь аенда театр Главискусство тарафыннан художество ягыннан кыйммәте булган единицалар челтәренә кертелде. Мәгариф комиссариаты карамагына алынды.

 

Театр 1924 нче елны Донбасска барган иде. Ул чакны ул анда 18-20 ләп кичә үткәрде, Сталин, Юган районнарында спектакльләр куйды. Әнә шул гастроль беренче тапкыр «эшчеләр театры» лозунгысы белән эшләнгәнгә күрә, хәзерге Үзәк театрның төп нигезе булды. Шушы 1924 нче елны нигез итеп, Үзәк театр киләсе кышкы сезонга кергәндә үзенең 5 еллык юбилей бәйрәмен үткәрәчәк. Моның өчен Главискусство каршында хәзердән бер комиссия эшләп килә. Юбилей көненә театр турында аерым мәҗмуга чыгачак.

 

Уралдан кайтышлый Үзәк театр «Организатор» һәм «Хәтирә апа» пьесалары белән Казанга тукталып, елга аръягы һәм Вахитов заводы эшчеләре өчен икешәр спектакль бирергә уйлый.

Архив материаллары буенча Рәйсә ШӘРӘФИЕВА әзерләде
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы