|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2023 Хәвеф-хәтәр
50 ләп балыкчы ачык диңгездә калганСахалинда Лесное авылы тирәсендә 50ләп балыкчы диңгездәге боз өстендә калган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. "Бозда 50ләп кеше һәм берничә каргизәр булуы ихтимал. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балыкчыларны коткарыр өчен Ми-8 вертолёты җибәргән", - диләр ведомствода. Анда шулай ук Сахалиндагы бу авылга җирдә эшләүче коткаручылар төркеме җибәрелүен хәбәр итәләр. Коткару операциясендә 14 кеше һәм 11 берәмлек техника катнаша.
Моңа кадәр балыкчылар Сахалиндагы Гребенское авылы тирәсендә дә бозда йөзеп киткән булганнар. Бозда ике дистәгә якын балык һәм краб тотучылар булган. Аларның барысын да коткарганнар.
Охшаш хәлләр башка төбәкләрдә дә теркәлде. Декабрьдә Чувашстанда Новочебоксарск тирәсендә Иделнең сул ярыннан аерылып боз кисәге йөзеп китә. Анда 33 балыкчы булган. 6 гыйнварда шундый ук хәл Саратов өлкәсендә теркәлгән булган. Гомумән мондый хәлләр еш кабатлана. Ел саен бер үк кешеләр бозңа йөзеп китми микән әле...
Чыганак: lenta.ru
Фото: ulpravda.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|