|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2023 Язмыш
Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова): "Беркем дә мине аналык хокукыннан мәхрүм итә алмый"«Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары, «Бәллүр кеше» диагнозы белән яшәүче Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) 8 март белән бәйле хис-кичерешләре белән уртаклаша. Социаль челтәрдә ул үзенчәлекле язма урнаштырган: "8 март - әниләр көне, ә син әни түгел, дип язмагыз миңа, кадерлеләрем. Өч ел элек нәкъ шушы көннәрдә мин хастаханәдә яттым, Ришат белән улыбызның гомере өчен көрәштем. Беркем дә мине аналык хокукыннан мәхрүм итә алмый. Килешәм, Салаватны үстерү насыйп булмады, әмма мин аның әнисе булудан туктамыйм. Төштә аны сирәк күрәм. Ул иң яхшысы, ул фәрештә. Безне көтеп торучы фәрештә. Улымны югалтканнан соң, бик күп гамәлләр кылдым, күңелем кайтып еладым... Ә хәзер үземне өлешләп җыярга һәм яшәргә вакыт җитте. Мин булдырам! Ышанам! Иң яхшысы алда!" - дип язган Лилия.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|