поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.03.2011 Җәмгыять

Сыңар канат - барысына да чыдар канат!

Ялгыз калып, җиде балага ана булган Флюра ханым МӨХӘММӘТҖАНОВАга мәдхия

Кагылган-сугылган, әле башланырга да өлгермәгән тормышында инде күрәсен күргән, кичерәсен кичергән ятим баланың кылдай тартылган күңелен йомшарту, аны өр-яңадан яшәргә өйрәтү өчен никадәр сабырлык, ярату, хәтта чиксез ярату кирәк! Аллаһы Тәгаләнең изге бәндәләренә генә бирелә торган сынавыдыр ул. Моны һәркем дә булдыра алмый.

 

Чыннан да, ятим бала алып тәрбияләүгә нәрсә этәрә икән соң? Кайчак күңелдә “акчасына кызыгалармы икән әллә” дигән шикле уйлар да туа. Бик тә мөмкин хәл. Ятим бала алып тәрбияләүчеләр арасында андыйлар да бар бит: берсе эшсез калган, икенчесе бурычка баткан да, аптыраганнан гаиләгә балалар алып тәрбияли башлаган. Моның өчен хөкүмәт саллы гына акча түли икән, дип ишетеп торабыз.Тик минем язмам героена бу кагылмый. Аның эше бар, акчага интегеп яшәми ул...

 

Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, уртак бер нәтиҗәгә киләбез: ата-анасыз үскән балалар барысы да бертөрле бәхетсез. Аларның шулкадәр бер-берсенә охшаш булуына гаҗәпләнәсе юк. Кечкенәдән әти-әнисенең хыянәтен, эчүчелеген күреп үскән баланың назга түгел, бер телем ипигә интеккән чаклары да күп була кайчакта.

 

Ятим баланы кочагына алган кайсы гына гаиләгә керсәң дә, кем белән генә сөйләшсәң дә, бер үк сүзләрне ишетәсең: алар “әни” һәм “минеке” сүзен кирәксә-кирәкмәсә дә кабатларга яраталар! Сусаганнар ич алар бу сүзләргә!

 

Хәзер инде табыннар сыгылып торса да, тамаклары тук булса да, бер телем ипине мендәр астына яшереп кую гадәте озак вакытлар эзәрлекләр әле аларны. Иртәгәсе көн өчен борчылу, ач калудан курку ятимнәрне хәстәрле булырга, үзләрен-үзләре кайгыртырга өйрәткән.

 

Камышлы интернат-мәктәбеннән тәрбиягә алынган Денис та баштарак бөтен әйберен мендәре астына яшерә торган була. “Яңа әнисе” Флюра ханым Мөхәммәтҗанова Денисны алдына утырта да, башыннан сыйпый-сыйпый ипләп кенә аңлата башлый.

 

- Бу өйдә, - ди ул үзенә генә хас йомшак тавыш белән - барысы да синеке. Өстәлдәге ризык та, уенчыклар да, компьютер да… Алар синеке. Синең кайчан ашыйсың килә, шул вакытта өстәл артына утырып ашый аласың, кайсы уенчык белән уйныйсың килә - шунысы белән уйный аласың.

 

- Ә шулай буламы, шулай ярыймы? - дип сорый Денис исе китеп.

 

- Шулай кирәк, - ди әнисе аңа, - син бит үз өеңдә...

 

Камышлы районының гаҗәеп матур табигать кочагында урнашкан Бозбаш авылы кечкенә генә булса да, матур гына яшәп килә. Газы кергән, юлы әйбәт. Бозбаш халкы гомер буе иген иккән, малчылык белән шөгыльләнгән. Авыл халкының яшәешенә карап, авыл бетеп бара дип әйтергә тел әйләнми. Кашаповларның (йорт хуҗасы Минзәки Кашапов) тормышлары да шөкер итәрлек. Һәрхәлдә, хөкүмәтнең ятимнәр өчен каралган пособиесенә калмаган аларның көннәре.

 

1969 елның карлы-буранлы гыйнвар аенда Әлфия апа һәм Минзәки ага Кашаповлар гаиләсендә икенче бала булып бер кыз бала дөньяга аваз сала. Түп-түгәрәк, зәңгәр күзле сеңелесе туганга бигрәк тә абыйсы Атлас куана. Исемне дә ул сайлаганны кушалар кызга. Флюра башлангыч сыйныфны Бозбашта, аннан интернатта торып Камышлы урта мәктәбендә укый, көчле спортчы була. Бигрәк тә чаңгы шуарга ярата. Кышларын Бозбаш белән Камышлы арасын чаңгыда гына җилдертеп үтүләр бушка булмагандыр мөгаен. “Уң кулым, яраткан укучым иде Флюра”, - дип сөйли аның турында сыйныф җитәкчесе, хәзер инде укытучы-ветеран Наилә Дәүләт кызы Низаметдинова.

 

Мәктәп еллары сизелми генә үтеп китә. Укырга кая барырга, дигән сорау борчымый аны. Самара педагогия училищесында укып, “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе” дигән таныклык алган кызны юллама белән Бөгелмә шәһәренә эшкә җибәрәләр. Бик яратып башкара ул тәрбияче эшен. Ә бала тәрбияләү аңа авыр түгел, абыйсының ятим улын, Ринатны да үз баласыдай карап, яратып үстерде бит ул.

 

1988 елны Флюра, гомергә бергә булырга дигән уй белән, кияүгә чыга. Ләкин аңа Ходай Тәгалә пар канат булып яшәргә язмаган күрәсең. Кечкенә кызы Азалияне кочаклап, ул ялгыз кала, чөнки ир дигән кеше тугры булмый. Соңыннан ул күпме генә ялынса да, хатын бу хыянәтне кичерә алмый.

 

Күп ишеттем усал телләр

Сайраган гайбәтләрне.

Кичералмый күңелкәем

Синең хыянәтләрне.

 

Әти-әниләре янында сыңар канат булып яшәп, кызы Азалияне тәрбияли. Ул тормыш җитешле булсын, кызы бернигә дә кытлык кичермәсен өчен көндезге якта фермада бозаулар карый, ә кичләрен клубта эшли. Колхоз таралып, авылда эш беткәч, Бөгелмә районының кошчылык белән шөгыльләнүче бер совхозына барып урнаша. Хезмәттә чыныгып үскән Флюра анда да гел алдынгылар рәтендә була, бүләкләрне дә, хезмәт хакын да мулдан алып эшли. Шул елларда ул Рәфисне дә очрата. Ике сыңар канат язмышларын бергә бәйләргә уйлашып, әти-әниләренең фатихасын алалар. 1997 елны аларның гаиләсе Камышлыга кайта. Эш булмаса да, югалып калмыйлар – Рәфис шәхси хуҗалыкта сарыклар, казлар үрчетә, ә Флюра эшмәкәрлеккә тотына, базарда сәүдә итә башлый. Аның яхшы сыйфатлы товарларын хатын-кызлар әле дә булса сагынып искә алалар.

 

Тормыш җайлы гына барса да, Мөхәммәтҗановлар үз ояларын булдырырга дигән уй белән, Бозбашка кайтып өй төзи башлыйлар. Шунда Рәфискә эш тә килеп чыга. Гаиләнең бәхетен арттырып уртак уллары Тимур туа. Тормыш түгәрәкләнде, пар канатлар булып, яшәргә дә, яшәргә дигәндә генә, 2003 елның җәендә фаҗигале үлем Флюраны Рәфисеннән мәңгелеккә аера. Хатын югалып кала: төзелеп бетмәгән йорт, ятим бала. Нишлисең бит, берни эшләп булмый, язмышы шулдыр.

 

…Бу якты дөньядан китсә

 дә ул,

Ятим итеп гомер юлдашын,

Киткәннәрне сагыныр өчен

 яшә,

Шулдыр синең хәзер язмышың.

 

Кайгыдан бераз айныгач: “Миңа парлы булып яшәү язмагандыр инде”, дип, Флюра яңадан ялгызы гына тормыш көтә башлый: ятим балалар алып карый, ире урынына эшкә урнаша, маллар үрчетә... Дөрес, ул вакытта аның янәшәсендә әти-әнисе, энесе Ринат була әле... Ләкин… Хәсрәт капчыгының авызы чишелмәсен икән! Ирен җирләүгә ике ел да үтми, фаҗигале рәвештә апасының төп ярдәмчесе булган Ринат дөнья белән хушлаша. Үз баласыдай күргән энесенең вафаты Флюраны өнсез калдыра, бүгенге көндә дә ул аны сагынып елый әле. Ике елдан газиз әнисен, тагын ике елдан бердәнбер абыйсын мәңгелеккә югалта ул. Бу кайгылардан айнырга балалары һәм олыгаеп килгән әтисе булыша аңа. Нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый, диләр бит. Киткәннәрне искә алып, аларга багышлап Коръән укытып, аларны сагынып яшәргә дә кеше кирәк бит.

 

Ай батканда, күктә йолдыз

 кала

Җир өстенә нурын чәчәргә.

Без калабыз, ахры,

                                      киткәннәрне

Гомер буе сагынып яшәргә…

 

Флюра җае чыккан саен мәҗлес җыеп якыннарына Коръән укыта, аларны сагынып яши. Ләкин тормыш дәвам итә һәм ул үзенең бар назын, вакытын балаларына багышлый. Бүгенге көндә алар җидәү: барысы да аныкы, ә ул - аларныкы. Вова Камышлы һөнәри училищесында, Эдуард, Алинә һәм Тимур урта мәктәптә, Витя белән Денис ярдәмчел-интернат мәктәптә укыйлар, апалары Азалия Әлмәт нефтьчеләр техникумында читтән торып белем ала. Йорт-җирне, мал-туарларны карарга инде малайлары һәм әтисе булышса, аш-су пешерү, юу-җыю Азалиягә йөкләнгән.

 

Бергәләп эш тә эшли, ял да итә белә бу гаилә. Машиналары да, тракторлары да бар, җирләре белән маллары да байтак кына. Менә торак хәлләрен дә бераз яхшыртсалар, бар да җайлы булыр иде. “Кысрык түгелме соң, ничек сыешасыз?”, - дигән соравыма, Денис: “Юк, без сыябыз, әнигә генә кыен. Ул арый, аңа тынычлык һәм ял кирәк. Мин үскәч ике катлы өй төзим дә, иң якты, иң җылы, иң зур бүлмәгә әнине урнаштырам”, - ди ул һәм миңа конструкторлардан төзегән өен күрсәтә. Бик чая малай. Икенче сыйныфта укуына карамастан, әнисенең итәгеннән төшмәс тә иде.

 

- Әтиләр өен дә, үзебезнең күршедәге өйне дә, зурайтып төзеп бетерәсе бар. Балалар үсеп таралышкач, гаиләләре белән кайтырга иркен булыр иде. Ә бәлки кайберләре авылда да калыр әле. Яшим дигән кешегә, авылда да яшәп була, - ди ана.

 

Хәер, эш кысырыклыктамыни?! Балаларның үз өйләре, бабалары, апалары бар. Ә иң әһәмиятлесе - әниләре бар. Бер тапкыр ятимлек ачысын татыган балаларны Ходай Тәгалә берүк бу әниләреннән аермасын. Ә бала җанлы Флюраның йөрәге дәү, күңеле киң аның. Ул исән булганда балалары ятим булмас.

 

- Минем теләгем дә, бурычым да балаларны хезмәт сөючән, бер-берсен туганнардай якын күреп, дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәтү, - ди ул.

 

Ятим балаларны үз канаты астына җыеп, аларны җил-яңгырдан саклаган Флюраның бу гамәлен батырлык дими, ни дисең?! Аңа һәм аның кебек ятим балаларны әниле иткән хатын-кызларыбыз, әниләребезнең батырлыгына дан җырлап, баш иясе килә. Ятим бала тәрбияләү - саваплы, изге эш. Изгелек җирдә ятмас. Флюрага бу эшендә уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телим. Гомернең дә тигезен теләр идем мин аңа. Аның бит әле парлашып, сөеп-сөелеп яшәр чагы.

 

Тормышның ачы җилләре

Ник сиңа каршы исә?

Парлашып-сайрашып кына

Яшәр чагың, югыйсә.

 

Ә балаларына Ходай Тәгалә иминлек, сабырлык, шәфкатьлелек бирсен иде. Берүк туры юлдан язмасыннар иде.

 

И, әнкәем – сыңар канат...

Безнең хакка барсына да

Барсына да чыдар канат!

Сыңар канат...

 

Язмамны язганда, мин үземнең яраткан шагыйрьләрем Гөлшат апа Зәйнәшева һәм Роберт абый Миңнуллиннарның шигырьләрен файдаландым. Алар бик дөрес итеп язмам героеның тормышын тасвирлаганнар кебек тоелды миңа.

 

Нәкъ шул чакта шатлыклы хәбәр килеп иреште. Флюра ханым Мөхәммәтҗанова өлкәбездә үткән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмендә: “Хатын-кыз - ана” һәм “Үрнәк шәхси хуҗалык хуҗабикәсе” номинацияләрендә җиңүче дип танылган, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән. Аның шатлыгын уртаклашабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз!

 

Фотода Флюра ханым МӨХӘММӘТҖАНОВА үзенең гаиләсе – кызлары һәм уллары белән.

 

Автор фотосурәте.


Рәисә ТӨХБӘТШИНА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»