поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
03.03.2023 Шоу-бизнес

Алсу Вәлиуллина: "Үги әтием мине кеше итте"

Татар эстрадасы артисты Алсу Вәлиуллинаны язмыш шактый сынаса да, ул бернигә дә карамастан, тормыш юлы буйлап горур атлап бара. “Сәхнә мине яшәтә, яшәргә көч бирә”, – ди җырчы.

– Алсу, сине шәһәрдә туып, авылда үскән кыз дип беләм...
 
– Чаллы шәһәрендә гаиләдә беренче бала булып тудым. Миңа 1,5 яшь булганда, әти белән әни аерылышкан. Ә инде миңа 8 яшь булганда, әни икенче тапкыр кияүгә чыгып, без Азнакайның Чалпы авылына күченеп киттек. Үги әти белән үстем. Чеп-чи шәһәр баласы булып авылга кайттым, татарча бер сүз дә белми идем. Мине авыл мәктәбенә укырга бирделәр. Чит илгә килеп эләккән кебек бернәрсә дә аңламадым, ә инде берничә айдан татар телендә сөйләшә башладым. “Хәзер сөйли генә түгел, татарча җырлый да беләм”, – дип шаяртам. 

– Үги әтиең белән мөнәсәбәтләрең ничек булды?
 
– Мин аңа “әти” дип үстем. Җырга мәхәббәтне миндә нәкъ менә әти тәрбияләде. Яхшы җырлаганны күреп, әти белән әни мине музыка мәктәбенә бирде. Авылда музыка мәктәбе булмагач, әти мине җиде ел буе 35 чакрым ераклыктагы район үзәгенә музыка мәктәбенә йөртте. Кайбер балаларның үз әтиләре дә болай булдыра алмый. Ә ул үги әти булса да, минем өчен тырышты, кеше итте. Элеккеге, онытыла барган җырларны өйрәтә иде ул миңа. Әти авылның мәртәбәле кешесе иде, Татарстанның атказанган табибы. Ул авыл хастаханәсендә баш табиб булып эшләде. Авырулар безнең өйгә төнлә дә килеп керә иде. Әти төрле җәрәхәтләрне дәвалады, хәтта бала таптырганы да булды. Өстәвенә әти теш табибы да иде әле ул. Төн уртасында теше сызлап килүчеләрнең тешен алганы да хәтердә. Әти бик белемле һәм тәҗрибәле иде, шигырьләр язды, картиналар ясады. Кызганыч, ул 2004 елда инфаркттан вафат булды. Ә әни авылда баш хисапчы булып эшләде, ул көне-төне эштә иде. Хәзер Казанда яши. Пенсия яшендә булуына карамастан, әле дә эшли.
 
– Әтиеңне югалту ачысын авыр кичердеңме?
 
– Авылда Фәридә исемле сеңлем туды. Әти үлгәндә, аңа 11 яшьләр тирәсе иде. Әтинең киткәнен сеңлем аеруча авыр кичерде. Хәер, барыбыз өчен дә тетрәндергеч фаҗига, район һәм авыл өчен дә зур югалту булды. Әтинең һәркайда танышлары, дуслары күп иде. Ул бик ачык күңелле, юмор хисле кеше булды. Яшь чагында хәтта туйлар да алып барган икән. Әнигә кадәр аның хатыны булган. Балалары белән бергә үстек дисәм дә була, чөнки яшь араларыбыз бик аз иде. Һәр каникул саен безгә кунакка килде алар. Әти беркайчан да балаларын ташламады, укытты, эшкә урнаштырды. Ул олы йөрәкле кеше иде.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы