поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.03.2023 Җәмгыять

Гөлназ Мифтахова: «Ярдәм урынына акча сораучылар бар»

Гомерне юкка әрәм итәргә ярамый! Казанда яшәүче 38 яшьлек Гөлназ Мифтахова әнә шулай ди. Кулына онкологка юллама тоттыргач, тормышка бөтенләй башкача карый башлый ул: күктән җиргә төшә. Үз эчендә генә бикләнеп яшәмичә, башкаларны да кайгыртырга сүз бирә.

– Мин элек тә кешеләргә булышырга тырыша идем. Җае чыкканда, ярдәм сораган кешеләрне мөмкинлегемә карап сөендердем. Кияүгә чыгып, балалар үстерә башлагач, тормыш мәшәкатьләренә чумдым. Ипотекага алган фатир, кечкенә балалар, тегесе кирәк, монысын табасы бар, – дип сөйли Гөлназ үзе турында.
 
Без аның хәйриячелек белән шөгыльләнеп, кешеләргә булышуы хакында очраклы гына белеп алдык. «Ватаным Татарстан»ның социаль челтәрдәге бер төркеменә аның хакында хәбәр калдырганнар иде. Үзенең сөйлисе килмәсә дә, Гөлназның зур эш башкарганын белдек. Авыр хәлдә калган кешеләргә киемнәр җыеп, аларны юып, үтүкләп, мохтаҗларга илтеп тапшыра икән. Алучы табылмаса, хуҗасының рөхсәте белән аларны сатып, шул акчаны яман чир белән көрәшүче ике бала өчен катнашма алуга тота.
 
– Баштарак минем бу гамәлемне ирем дә аңламады. Ник кирәк инде сиңа кеше искеләрен җыю, дип тә аптырый иде. Йортсыз кешеләр туңмасын дип кайгыртам. Күбесен якыннан беләм инде. Ни кирәген сорап, үзләренә илтеп бирәм. Иске генә булса да машинам бар. Шунда төйим дә чыгып китәм. Ирем дә, балаларым да, туганнарым да мине бу эшне ташларга күндерә алмадылар. Хәзер инде үзләре дә бик теләп булыша, – ди Гөлназ.
 
Кешеләргә булышудан да рәхәт әйбер юк шул ул. Булышкан кешеңнең йөзендәге елмаюны күрү дә ни тора! Гөлназ да, кеше рәхмәтләре белән яшим, ди.
 
– Күптән түгел интернетка бер артык өс киемен сатарга дип куйдым. Бәясе кыйммәт түгел – 100–200 сум тирәсе генә. Алырга дип бер хатын килде. Сөйләшеп киттек. Ире үлгән, өч баласын берүзе үстерә икән. Бу хакта белгәч, ничек акча сорыйсың инде? Ә сез ул хатынны күрсәгез иде! Шатлыктан елап ук җибәрде. Ә без байлык дибез, бер күзәнәге киткән киемне тегеп тә тормыйча чүпкә ташлыйбыз. Ризыктан йөз чөерәбез. Ә бит арабызда бик авыр хәлдә яшәүче кешеләр күп, – ди Гөлназ. – Кешеләрнең өйләренә барып йөри башлавыма 2 ел гына әле. Әмма шушы вакыт эчендә зарланмаска, уфтанмаска өйрәндем. Алар белән үземне чагыштырам да шөкер итәм. Ә бит мин үзем дә әллә кем түгел. Гади тәрбияче, ипотека түлим. Өстемдәге курткам да искерде инде. Әмма яңасын алып кияргә ашыкмыйм әле, ул акчага башка берәүне сөендереп булыр дип уйлыйм. Әмма мин тормышның кадерен, яшәүнең акчадан гына тормавын, әле бу җирдә шәфкатьлелек эшләп тә яшәп булганын аңладым. Теге вакыттагы кебек… Тормышны үзгәрткән 2020 елны мин әле дә оныта алмыйм.
 
Ул вакытта Гөлназга табиб яман шеш диагнозын куя. Тизрәк онкология диспансерына җибәрәләр. Ул чактагы кичерешләрен үзе генә белә ул. Өйдә ике бала, бакчада күпме сабый, якыннары бар. Әле бит тормышның башланып кына килгән мәле! Табибка кереп тикшеренеп, анализлар тапшырган Гөлназ сүз бирә: барысы да яхшы булса, намазга басар һәм кешеләргә яхшылык эшләр идем! Бераз хәл керүгә, бер хәйрия фондында эшләүче дусларыннан авыр хәлдә калган кешеләрнең адресларын ала һәм эшкә тотына. Хәзер инде ул кешеләрне эзләми, аның үзен эзләп табалар. Гөлназ исә ярдәм итүдән туктарга җыенмый.
 
– Мохтаҗ кешеләр арасында да төрлесе бар. Берәүләр биргәнеңә йөз кат рәхмәт укыса, кайберәүләр сүгеп тә ташлый. Киемне дә сайлап кына алучысы бар. Азык-төлек урынына акча бирегез дип сорыйлар. Кешеләргә ярау кыен. Шөкер, рәхмәтлесе күбрәк, – ди ул. – Мин һәрвакыт үземне авыр хәлдә калган кеше урынына куям. Аларга кыен икәнен аңлыйм. Йөри алганыма, күзләрем күргәнгә сөенәм. Ашарга ризык, торыр җирем, яраткан эшем бар, дим. Без бит бу җирдә кунак кына. Үләсебезне дә уйларга кирәк. Буш кул белән китеп булмый. Савап җыеп калырга ашыгыйк дип яшим. Кайчак якын кешеләрем дә, үзеңә файда эзлисең, диләр. Хәйриягә дигән акчаның бер тиенен дә тотмыйм. Беләсезме, шушы эшләргә тотынгач, тормышым да үзгәрде, акчам да җитә башлады. Һәр көнгә сөенеп, шатланып яшим. Берәүгә дә ачу сакламыйм. Сүксәләр дә, бармак төртсәләр дә, исем китми инде хәзер. Иң мөһиме – күңелемә тынычлык таптым. Миңа шулай рәхәт. Аллаһы Тәгалә шушы хисләрдән аермасын гына!
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.03.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»