поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.03.2011 Дин

Милләт, дин һәм азу...

Милләт Ислам динендә бик мөһим институт булып тора. Әмма Исламда милләт юк дип, сөйләүчеләр дә бар. Ләкин бу сүзләр дөрес түгел, чөнки алар Аллаһы тәгаләнең Кәлам шәрифенә каршы киләләр.

Аллаһы тәгалә «Хүҗүрат» сүрәсендә безгә боера: 13. «Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар (милләтләр) вә кабиләләр кылдык, бер-берегезне өйрәнеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк, сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһыдан куркып гөнаһлардан сакланучырагыздыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар».

 

Димәк, Исламда милләтләр бар, ә нацизм һәм шовинизм юк. Бу төшенчәләрне бутарга ярамый. Әмма кызганычка каршы татар мөселманнары арасында шовинистлар бар. Татар барда хәтәр бар дигән кебек, биредә дә татар мөселман шовинистлары үз милләтен түбәнсетеп, гарәп милләтен һәм, хосусән, гарәп сектантларын өстен күрә. Мәсәлән, бер татар имамының татар газетасына биргән интервьюсыннан өзекләр: «татарларның рухи мирасы (революциягә кадәр басылган 30 мең татар китабы күздә тотыла) минем ярты китап киштәсендәге гарәп китапларына да тиңләшми», «Казан мәдрәсәләрен тәмамлаучыларны мин сакчы итеп тә эшкә алмас идем, татарлар дини яктан наданнар, динне, шул исәптән, хәнәфи мәзһәбен дә гарәп илләренә генә барып өйрәнергә кирәк». Димәк бу имам гарәп милләтен үз милләтеннән априори өстен саный. Чөнки ул бит татар рухи мирасы белән таныш түгел. Һәм ул бу фикердә ялгыз түгел, аның фикердәшләре бар. Имамнар шулай уйлагач, халык та шулай уйлый башлавы мөмкин. Шуңа күрә Ислам һәм милләт мәсьәләсен аңлау һәм аңлату кирәк.

 

«Хүҗүрат» сүрәсе Ислам динендә милли мәсьәләне ачыклаучы бик актуаль сүрә булып тора. Күрүебезчә, милләтләр турында хәбәр бирүче аятьтә һәм башка аятьләрдә дә Аллаһы тәгалә гарәпләр башка милләтләрдән өстен димәгән. Киресенчә, гарәп милләте турында киләсе аятьтә Аллаһы тәгалә болай ди: 14. «Күчеп йөрүче бәдәви гарәбләре әйттеләр: "Иман китердек", - дип, син әйт: "Сез иман китермәдегез ләкин мөселманнардан куркып, яки мөселманнардан файдаланып көн күрү өчен тыштан гына Ислам динен кабул иттек", - дип әйтегез! Әле күңелегезгә иман әсәре кергәне юк, иман китерергә ниятегез дә юк, имансыз гына мөселман булып йөрергә теләгәнсез, ягъни мөселманнар белән гамәл кылып аларны алдарга теләгәнсез...»

 

Шундый ачык мәгънәле аятьләр булуга карамастан, татар дин әһелләренең кайбер вәкилләре ошбу аятьләргә каршы килеп, априори, гарәп милләтен татар милләтеннән өстен куя. Татарларның мондый хаталануыннан һәм үзләренең гарәп телен яхшы белүләреннән гарәп илләреннән килгән сектант дәгъватчылар бик оста файдалана. Коръәннән һәм хәдистән гарәпчә цитаталар китереп, «мин сезгә, бидгать-хорафатка баткан кавемгә чын, саф Ислам алып килдем» дип оста вәгазь сөйләүче гарәпне күргәч, милли тарихларын белмәгән бер горуһ татарлар аны гүя сәхабәдәй күреп, хөрмәт итеп «саф Ислам»ны кабул итә. «Бидгать-хорафатка баткан халыкка «саф Ислам» ирештерүче ГАРӘП» битлеге астына кем яшеренгән соң хакыйкатьтә? Алар әһле сөннәт вәл-җәмәгать тәгълимәтен өйрәтәме соң, әллә башка юлнымы? «Исламда мәзһәбләргә бүленү дөрес түгел, әйдәгез безгә ияреп мәзһәбләр адашуыннан арыныгыз», дигән купшы лозунглар астында нинди афәт көтә соң милләттәшләребезне?

 

Аллаһы тәгалә безне фасикъларга иярүдән тыя бит: 49:6. «Ий мөэминнәр, әгәр бер фасикъ сезгә бер хәбәрне китерсә, ул хәбәрне тикшерегез, сездән бер кавемгә зарар ирешмәсен өчен, ул хәбәрне белмәү сәбәпле, әгәр тикшермичә эш кылсагыз, кылган эшләрегезгә үкенүчеләр булып әверелерсез».

 

Бу аятькә буйсынып тикшеренсәк, күрербез: бүген «Саф Ислам»га чакыручы ГАРӘП маскасы астында гарәп илләрендә таралган унга якын секта вәкилләре дәгъват алып бара. Алар: ваһһабчылар, сәләфичеләр, әһле хәдисчеләр, ихванүл-мөслимүннәр, хизбүт-тәхрирчеләр, хизбүт-тәкфирчеләр, хариҗилар, хәвашиләр, мүҗәссимнәр, шигыйләр һ.б. Бу секталарга яңа әгъзалар вербовать итәргә һәм яңа географик чикләр яуларга җибәрелгән дәгъватчылар, әлбәттә, мин фәлән секта вәкиле, әйдәгез безнең сектага рәхим итегез, дип игълан ясамый. Аларның һәрберсе, мин сезгә иң саф, иң пакь дин алып килдем, ди. Дини ориентирлары булмаган самими татар үзенең нинди исемле сектага эләгүен берничә елдан гына абайлый башлый. Әмма инде ул үз сектасының иң туры юлда булуына йөрәге белән инанган була. Ә йөрәккә тамыр җәйгән бу инануны «син бит сектага эләккәнсең, кайт әһле сөннәт вәл-җәмәгать» юлына дигән коры сүз белән генә алып атып булмый шул. Без үзебезне тынычландыра алабыз — бу секталарга эләгүчеләр, милләтебезнең 2-3 процентын гына тәшкил итә дип. Әмма алар да милләттәшләребез ич, җитмәсә әле, дин әһелләре дә.

 

Мәзһәбебез - Имам Әгъзам нигез салган хәнәфи мәзһәбе, мәсләгебез - матуриди игътикад мәктәбе, дип горурланабыз. Әмма бүгенге көндә, кызганыч ки, шушы сектант дәгъватчыларның сөременә каршы торып, мәзһәбебез һәм мәсләгебезнең фазыйләтен, өстенлеген аңлатып бирерлек зур галимнәребез аз. Бу большевиклар террорының җимеше. Тарихи документларга күз салсак, 1921 елда гына 600 татар мулласының атып үтерелүен күрербез. Алар бит бәлеш муллалары түгел, ә атеистик режимга куркыныч тоелган хәнәфи галимнәре булган.

 

Тагын да тирәнрәк тарихка күз салсак, хәзерге татар халкының бабалары - болгар-сәкалибларның милади буенча 737 нче, һиҗри буенча 119 нчы елда Аллаһы тәгалә тарафыннан олуг нигъмәт - Ислам дине белән нигъмәтләнүен күрербез. (Новосельцев А.П. «Хазарское государство»: 737 елда Мәрвән б. Мөхәммәд җитәкчелегендәге мөселман гаскәрләре Хазар каганлыгын яулап ала. Хазар ханы һәм ул вакытта Хазар каганлыгына кергән 20 мең болгар-сәкалиб әсир ителә. Әсирләр Ислам динен кабул иткәч, гарәп гаскәрләре кайтып китә. 740 нчы хазар ханы яһүдилеккә күчә. Болгарлар исә Ислам диненә тугры калып Идел буена күченәләр.) Димәк, милләтебез 1300 елдан артык һидаять юлында. Без бәхетле халык түгелмени? Әмма югарыда санап үткән 10 сектаның яңа адептлары болай уйламый, алар халкыбыз 1300 ел бидгать-хорафатка баткан, ә ХХ гасырда барлыкка килгән 10 секта "саф Ислам" миссиясе белән килгән дип лаф ора. Уйлап кына карагыз, бабаларыбыз Ислам динен кабул иткәндә бит Имам Әгъзам әле исән булган. Ул тәбигин, ягъни сәхабәләрне күрү бәхетен татыган һәм 767 нче елда вафат булган. Ул фикһедә үз мәзһәбенә нигез салса да, игътикадта сәләфи булган. Чөнки мәсләгебезгә нигез салучы имам Матуриди Имам Әгъзамнан 100 елга соңрак яшәгән. Димәк, без тәбигиннәр чорында сәләфи мәсләген, хәнәфи мәзһәбен кабул иткән һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмнән килгән асыл Исламны саклап калган халык.

 

Хәнәфи мәзһәбе Коръәнгә, Сөннәткә һәм сәхабәләрнең өйрәтүләренә нигезләнгән. ХХ гасыр секталары исә сөнни мәзһәбләрдә гамәлгә кермәгән сирәк хәдисләрне базис итеп ала. Үзләрен "сәләфичеләр" дип атаучы бер төркем, мәсәлән, дога кылганда кулларын күтәрми, янәсе бу бидгать гамәл!? Бу, әлбәттә, заһир сектантлык билгесе. Ваһһабчылар исә, Аллаһы тәгалә күктә дип инануны фарыз саныйлар. Бабаларыбыз да 1300 ел элек Күк Тәңресенә ышанганнар, Аллаһыга шөкер бу безнең өчен үткән этап инде. Юк, тәңречелекне тергезергә теләүчеләр бүген дә бар әле, әмма доктриналарын тезергә чыганаклары юк. Аптырап тормыйча ваһһабчыларга мөрәҗәгать итә алалар, икесе бик охшаш дин, тәңречеләр дә каберләрен җир белән тигезләгән, ваһһабчылар да шуның белән мәшгуль. Менә бит ничек... бер генә булса да милләттәшемне сектант булудан саклап калу максаты белән яза башлаган мәкаләмдә тәңречеләргә дә файдалы киңәш туды.

 

Тагын шуны да белеп тору мөһим бу 10 секта бит безне генә адашкан, бидгатькә баткан дими. Алар бер-берсен дә көферлектә, адашуда гаепли. Тәкфирчеләр, мәсәлән, үзләреннән башка бөтендөнья мөселманнарын да кяфер дип саный. Тәхрирчеләр хәлифәт төземичә намаз уку дөрес түгел ди. 13 гасыр бер мәзһәбтә яшәгән халык бер-берсен көферлектә гаепләгән 10 сектага бүленсә, милләтебезне нинди киләчәк көтә соң? Бер дә куанычлы түгел, бик аянычлы киләчәк, әлбәттә.

 

Хәнәфи мәзһәбе фикһе гыйлемендә халыкның гореф-гадәтләрен дә кире какмый. Чөнки пәйгамбәребез дә халык гадәтләрен тыймаган. Мәсәлән, бер кабилә мәчеткә кереп бии башлагач, ул «калдырыгыз аларны, бүген аларның бәйрәмнәре», дигән. Бездә дә Ислам кабул итү чорыннан ук, мәрхүмне вафат булуының 3нче, 7нче, 40нчы көннәрендә искә алу мәҗлесләре үткәрү гадәте сакланып калган. Ә ХХ гасыр сектантларының барысы да халкыбызның бу гадәтен юк итүне беренчел максатлары дип саныйлар. Моны тыярга аларның бер генә булса да нигезләре, дәлилләре бармы соң? Коръәндә һәм Сөннәттә мәрхүмнәрне искә алуны тыйган бер аять тә, бер хәдис тә юк. Аларның бар булган дәлиле шул, янәсе, пәйгамбәребез нәкъ менә 3нче, 7нче, 40нчы көннәрдә мәрхүмнәрне искә алу мәҗлесләрен үткәрмәгән. Бу логика белән дәлил эзләгәндә күп бидгатьләр табып була. Мәсәлән, пәйгамбәребез токмач та ашамаган. Токмачтан башка салма да, азу да, башка ашлар да күп бит әле татарларда, сектантларга көрәш мәйданы бик киң. Шулай да нигә каныгалар соң алар бу мәҗлесләргә. Сәбәбе бик гади: бу мәҗлесләрдә уннан артык саваплы гамәл башкарылып, мәрхүмнәргә — безне тәрбияләп үстергән әби-бабаларыбызга багышлана.

 

1. Бу мәҗлес туганлык җепләрен ныгыта. Озак күрешми торган, ерак шәһәрләрдә яшәгән туганнар төп йортка җыелып бер-берсенең хәлләрен белешә. Коръән багышлаганда килгән кунаклар ошбу мәрхүмне генә түгел, күптән вафат булган уртак әби-бабаларының исемнәрен дә ишетеп туганлык җепләрен ныгыта. Туганлык җепләрен кисүчеләр турында Аллаһы тәгалә болай ди: «Аллаһуга итагать итәргә гәһед биргәннән соң гәһедләрен бозучылар, алар Аллаһ киселмәгез, дип, әмер иткән нәрсәдән киселерләр һәм җир өстендә төрле бозыклыклар кылалар, аларга Аллаһуның ләгънәте вә аларга бик яман йорт - җәһәннәм». 13:25.

 

2. Килгән кунаклар бер-берсенә сәлам бирешә. Сәламләшү өчен 10, 20, 30 савап языла. Сәламгә җавап кайтару исә фарыз гамәл. «Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә сәлам бирелсә, сәлам бирүчегә артыграк сәлам бирегез, яки үзегез алган хәтле җавап бирегез! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне хисап кылучы». 4:86.

 

3. Бу мәҗлестә тәгъзыя кылына, ягъни мәрхүм туганнарының кайгысы уртаклашыла. Күп хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, пәйгамбәребез сәхабәләрнең туганнары үлгәндә кайгыларын уртаклашырга барган.

 

4. Бу мәҗлестә имам хәзрәт вәгазь сөйли. Үлемне искә алу үзе дә зур нәсихәт.

 

Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр вә чакырыгыз Коръән дәлилләре белән, дәхи тәэсирле яхшы вәгазьләр белән, дәхи кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш иң күркәм юл белән! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә, һәм Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне дә белә. 16:125.

 

5. Бу мәҗлестә Коръән укыла. Пәйгамбәребез: «Коръән укыгыз, ул Кыямәт көнендә шәфәгатьче булыр», дигән. Шулай ук, Коръән укыганда һәрбер хәрефе өчен 10 савап язылуы билгеле.

 

6. Бу мәҗлестә дога кылына. Раббыгыз әйтте: «Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен. Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр». 40:60.

 

7. Бу мәҗлестә садака таратыла. Садака турында пәйгамбәребез ярты хөрмә биреп булса да җәһәннәм утыннан сакланыгыз, дигән. Сектантлар тарафыннан биредә таратылучы садакага карата да мәсхәрәле караш күренә.

 

8. Бу мәҗлескә килүчеләр вәгазь һәм Коръән аятьләрен тыңлап, дин сабагы ала. Бөтен кеше дә мәдрәсәгә йөрми бит. Аеруча, бала-чага үзенең мөселман өммәтенә керүен биредә тоя. Бу да фарыз гамәл.

 

9. Бу мәҗлестә мөселманнар ашатыла-эчертелә. Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: «Ий кешеләр, сәламләшүне таратыгыз, ризыкландырыгыз, туганлык җепләрен саклагыз, кешеләр йоклаганда төнге намазлар укыгыз һәм сез җәннәткә куркусыз керерсез».

 

10. «Хүҗүрат» сүрәсенең 13 нче аятенә буйсынып милләтебезнең гореф-гадәтләре хөрмәт ителә.

 

Хисап: 10:0, безнең файдага .

 

Секталарга кереп киткәннәр бу мәкаләне укып кына тәүбәгә килмәсәләр дә, әле аларның чоңгылына эләкмәгән кардәшләребезгә бәлки файдасы булыр.

 

Азмыйк, җәмәгать!


Хәбибрахман КАЗАНИ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»