|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2023 Фаҗига
Чистайда янгында бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргәнЧистайда ике катлы йортта чыккан янгында бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән. Ленин урамындагы йортта янгын чыгу турында кичә 21.46 сәгатьтә 112 номерына хәбәр иткәннәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе белешмәсе буенча, янгын ике катлы торак йортның икенче катында баскыч мәйданчыгын һәм коридорны чолгап ала. Подъездны төтен баса, дип яза Татар-информ.
Баскыч ярдәмендә икенче каттан 8 кешене коткаралар. Тагын биш кешене махсус битлек кидертеп алып чыгалар.
Зыян күрүчеләрне табибларга тапшыралар. 58 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Тагын дүрт кешене Чистай үзәк район хастаханәсенә салалар.
Янгын 90 квадрат метр мәйданда була. Якынча белешмә буенча ул тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан.
--- |
Иң күп укылган
|