поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.03.2023 Җәмгыять

“Начальство белән алай сөйләшмиләр!”

Биш-алты ел элек бер танышым миңа чылтыратып, авылдан йорт сатып алырга җыенуын сөйләде. Шул йортның, янындагы бүтән корылмаларның хәл-торышына төзүче буларак бәя бирүемне.

“Гөлсания кайгысы юк, үз хәлем хәл” 
 
Җитмешенче елларда нарат бүрәнәләреннән салынган өйне дә, мунча-сарайларны да ярыйсы гына әйбәт сакланган дип таптым. Танышым да минем белән килеште кебек. Соңыннан, китәр алдыннан, мунча мичен ягып карарга булдык. Юеш утынны бик озак кабыза алмаган сатучы кеше иске хатлар тутырылган иске чемодан алып килде. Элекке хуҗабикә җыйган хатлар арасыннан мин сугыштагы солдат карандаш белән язган, саргаеп беткән унбишләп хат җыеп алдым. 
 
Өйгә кайткач, аларны бик дулкынланып укып чыктым. Сугыш мәхшәренә эләккән һәм батырларча үлүдән кала бернинди дә хокукы булмаган егерме яшьлек солдат үзенең яраткан кызына мәхәббәт белән сугарылган хатлар яза, киләчәк турында хыяллана. Йоклаганда сөйгәненең фотосын баш астына куеп ятканын һәм аны төшендә күрүен, үзе комсомол булса да, Аллаһтан минут саен ялынып-ялварып, сөйгәненең тагын шулай төшенә керүен сораганын яза. Ләкин унберенче хатта мине тетрәндергән мондый юллар бар: “Син, Гамилә, мине фронтка китәр алдыннан Гөлсанияне кочаклап үбеп, сиңа хыянәт иткәнмен дип язгансың. Дөресен язганда, монда Гөлсания кайгысы юк, минем үз хәлем хәл, ике көн элек немец безгә каршы атага килеп, яртыбызны кырып бетерде. Минем янда Калинин районыннан бер иптәшем канга батып үлеп ята, мин аңа салкын яңгырлар үтмәсен дип, окопта ләхет кебек нәрсә ясап, шунда урнаштырдым, ләкин туплар ата башлап, аның өстенә җир убылып төшәр дип куркам. Гамилә, зинһар өчен, син миңа ике генә юллык булса да хат язып җибәр инде. Гөлсанияне кочаклап үпкәнемә бик нык үкенәм”. 
 
Әлбәттә инде, сөйгәне белән хат аша аралашу солдат өчен сулар һава кебек кирәк, ул хатлар аның күңел терәгенә әйләнгән. Ләкин гүзәл зат хат язудан туктаган, моның сәбәбе бәлки мәхәббәтнең явыз иярчене булган көнчелек дигән нәләттер, бәлки, кызның дини яки әхлакый тәрбия алмавындадыр... Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: безнең милләткә юк кына нәрсәләр өчен дә ачулану, үпкәләү хас, ә гафу итә белү кебек күркәм гадәт юк дәрәҗәсендә, шуның аркасында күпме гаилә җимерелә, соңыннан бер як та җиңүчегә әверелми, киресенчә, ике як та оттыра гына. Менә бу -- Ватанны саклап, яшәү белән үлем арасында торган  солдатка төшенкелеккә, өметсезлеккә төшерә торган хат язу – кызның каты бәгырьлелегеннән башка бер нәрсәне дә аңлатмый, минемчә. Егет белән кыз яки ир белән хатын арасында гына түгел, бер үк җенестәге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә бик нык четерекле. Моның сәбәбе, әлбәттә инде, күп вакытта бер якның үз мәнфәгатен өстенрәк куярга теләвеннән килә. Бу мәнфәгатьләр күп вакыт ни акыл, ни мәртәбә, ни табигый сөйкемлелек белән ныгытылмаган була һәм алар күңелсезлек белән бәхетсезлектән кала бер нәрсә дә китермиләр. Мондый аңлашылмаучылык күп вакыт җәмгыятебездә акыллы дип саналган кешеләр арасында килеп чыга. Үз гомеремдә миңа да шактый очрашырга туры килде шундый хәлләр белән. 
 
“Начальство белән алай сөйләшмиләр!”
 
Чаллыга килеп урнашкач, күбебезне төзелешкә эшкә җибәрделәр. Күпмедер вакыттан безгә административ бинага барып, исәпкә басарга дигән фәрман килде. Бергә эшләгән, ярыйсы гына елгыр бер яшьтәш белән комитетка кереп исәпкә баскач, шундагы коридорның икенче башында  басып торган өч кешене абайлап алдым, аларның берсе күрше колхозда порторг булып эшләгән яхшы танышым булып чыкты. Без алар янына барып сөйләшеп киттек, бераздан мәзәкләр сөйләүгә күчтек. Үзем белгән анекдотларны сөйләп, мин боларны көлдерүгә ирештем. Ләкин минем янда басып торган яшьтәшнең нишләптер сөмсере коелды, миңа таба бик кырыс караш ташлап, дәшми торды. Урамга чыккач, ачуыннан үз-үзен белештермичә, миңа ыргылып: “Син, син, ничек алар белән шулай сөйләшә аласың?!” – диде. “Мин, мин сөйләшсәм нәрсә булган? Алар да шундый ук ике куллы, ике аяклы кешеләр”, -- мин әйтәм. Ә ул, ачуына буылып: “Начальство белән алай сөйләшмиләр, начальство белән алай сөйләшергә ярамый!” – диде. Әлбәттә инде, аның бу “чыгышын” төрлечә фаразларга була, шулай да монда төп сәбәп, кызганыч, безнең милләткә хас кара көнчелек, минемчә, ә аның девизы: үзеңнән булмый икән – бүтән кеше дә булдырмасын!           
 
“Мин үлгәч шулай эшләрсең”
 
Унбиш ел элек миңа әйбәт танышым чылтыратып: “Туган якларга кайтып килергә исәбең юкмы?” – дип сорады. Туган йортына, икенче хатын белән яшәүче әтисенә кухня гарнитуры алып кайтырга тели икән. Мин әби белән апа  каберенә куелган чардуганны инде ике ел яңартмаганымны искә төшереп, үземнең йөк ташырга яраклы машинам белән бик теләп кайтырга ризалык бирдем. Танышым белән якыннан аралашу минем өчен берәр изге урында булу белән бер. Аңарда чын ирләрдә була торган өч сыйфат бар: тырышлык, киң күңеллелек, курку белмәү. Ләкин язмыш аңа физик кимчелек биргән – сул кулы бөтенләй дә эшләми. Аннары күпмедер вакыт язмыш аны ике ир-атның берсенә гашыйк булучы тотнаксыз хатын белән сынады. Авыр туксанынчы елларда танышым көнаралаш каравылчы булып эшләде, көндезләрен базарда кеше әйбере сатып, аннары мебель ясаучы хосусый милекчегә җыештыручы булып эшкә керде һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә хуҗасы аны үзенең урынбасары итте. Алар авылына кайтып җиткәч, әтисе безне бик басынкы гына каршы алды, үги әнисе чәй куеп эчерде һәм миңа диванга ятып ял итеп алырга тәкъдим итте. Шунда мин күпмедер йоклап алдым һәм йокы аралаш әтисе белән улы арасындагы әңгәмә шаһиты булдым. Әтисе кухня бик тә кечкенә, гарнитур кирәкми диде. Улы иске шкаф белән иске өстәлне алып атсаң, гарнитурны бик әйбәтләп урнаштырып була дип, үз сүзен дөресләде. Әти кеше: “Мин үлгәч шулай эшләрсең, хәзер рөхсәтем юк”, -- дип кырт кисте. Шуннан улы, кызып китеп: “Әти, бу дөньяга туганнан бирле мин гел бер үзем булдым. Үземне белгәннән бирле мине кире кактың, синең белән гомер буена ни сөйләшергә, ни киңәшергә булмады. Зинһар өчен, аңлат әле моның сәбәбен”, -- диде. Әтисе, озак кына дәшми торганнан соң, болай диде: “Хәтерлисеңме, бала чагыңда без Чистайга баргалый идек, шунда син миннән өч метр алдан чабып бара идең, кая инде ул синең белән сөйләшүләр...” 
 
Игезәк малайларым белән гаражга баруларым искә төште. Алар миннән йөз метр алга йөгереп китеп көрәшәләр, сугышалар... Шуның өчен дә балалар бит инде алар, дөньяны өйрәнәләр, үзләренчә кызык табалар. Шушы бала акыллы абзый заманында ярыйсы гына зур урыннарда эшләгән бит, аның кул астындагыларга бер дә җиңел булмагандыр... 
 
Танышым кайтып китик дигәч, карышмадым. Кайтканда күңелен күтәрергә маташтым, ләкин ниятем барып чыкмады. Әгәр базарда уллыкка малайлар сатсалар, мин соңгы күлмәгемне сатып булса да, бернинди физик кимчелекләренә карамыйча, шушы танышымны алыр идем, чөнки аның картлык көнемдә миңа чын дус, ихлас күңелле  иптәш булачагына бер шигем юк. 
 
“Чакырасы булма!”
 
Ике меңенче елда безнең гаиләгә Үзбәкстаннан мәрхүм әтинең туганнан-туган сеңлесе белән ире кайтып төште. Мин, вакыт табып, аларны булдыра алганча кунак иттем. Җизни белән җәйге кафеда сыйланып утырганда бездән ерак түгел бер авылдашны күреп алдым. “Җизни, әнә сезнең олы абыегызның улы трамвайга таба бара, әйдә, өстәл артына чакырам”, -- дидем. Шунда җизни, кырт кистереп: “Юк, чакырасы булма, чыраен күрәсем килми!” – диде. Сәбәбе: авылда яшәгәндә бу ир җизнине Биләр аэродромына мотоциклда начар юлдан бик сикертеп алып барган, шуңа ул нык кына гарьләнгән булган икән. Әлеге вак кына вакыйгага утыз елдан артык вакыт үткән, югыйсә... 
 
“Нинди гөнаһ кылам соң мин?”
 
Яшермим, миңа карата аңлы рәвештә кабәхәтлек эшләгән бәндәләргә ачу саклап йөри торган гадәтем бар иде. Көннәрдән беркөнне тормыш тәҗрибәсен күп туплаган әни болай диде: “Син, улым, үзеңне белә торып кыерсытучыларга ачу саклап үз-үзеңне генә бетерәсең. Син аларның болай да бәхетсез кешеләр икәнен аңла һәм алар алдында һәрвакыт елмаеп, алардан өстенрәк булырга тырыш”. Әлеге сүзләрне ишеткәч, минем өчен дөньяда яшәү күпкә җиңеләйде. Мәсәлән, берәрсе миңа: “Син нишләптер бик ябыккансың, беткәнсең”, -- дисә, мин: “Ә син, киресенчә, искиткеч әйбәтләнгәнсең, әйт әле дөресен, бик күп акча эшләдеңме, әллә үзеңнең мәхәббәтеңне таптыңмы?” – дисәм, ул икенче юлы андый сүзләрне әйтмәячәк. Тагын кечкенә генә бер мисал. Трамвайда барганда тукталышта бер хатын килеп керде. Күренеп тора: күптән түгел зур кайгы кичергән, күзләреннән туктаусыз яшь ага. Хәзер үзенә берәр яман сүз әйтсәң яки бармак белән төртсәң, ул якты дөнья белән хушлашыр кебек. Шулай да мин аның янына бик якын килеп, ул гына ишетерлек тавыш белән: “Карагыз әле, сез хәзер үзегезнең гөнаһ кылганыгызны аңлыйсызмы?” – дип сорадым. Ханым, калтыранган тавыш белән: “Нинди гөнаһ кылам соң мин?” – дип сорады. “Сез төшенкелеккә бирелгәнсез, ә бу сезнең диндә дә, безнең диндә дә зур гөнаһ булып санала”, -- дидем. Шуннан аның йөзләре яктырып китте, кулларымнан тотып рәхмәтләр укыды. 
 
Чаң суксалар...
 
Әгәр дә инде шушы юлларны укучы минем турыда “үзен бик тә белдекле итеп күрсәтергә тырыша” дип уйлый икән, ул бик тә ялгыша. Бәлагә тарыган кешенең күңелен күтәрү өчен күп нәрсә кирәкми бит, бары кеше хәсрәтен үз йөрәгең аша уздыра белергә һәм кирәкле берничә сүз әйтә белергә кирәк. Америка язучысы Эрнест Хемингуэйны кабатлап әйткәндә, кайда да булса чаң суксалар, кемгә ярдәм сорап сугалар икән дип фаразлап интегергә кирәкми – аны синең яки якыннарың өчен сугулары да бик ихтимал. Бу өч көнлек дөньяда бер-беребезне аңларга тырышып яшисе иде, җәмәгать. 
 
Марат МӨХӘММӘТШИН.
Чаллы.  
Фото: фрипик.ком
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.03.2023
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»