|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2023 Ир белән хатын
![]() Туй вакытында үлгән кәләшне сеңлесе алмаштырган
Һиндстанның көнбатышындагы Гуджарат штатында туй вакытында яшь кәләш алтарь алдында башы әйләнүгә зарлана һәм кисәк егыла. Озак һушына килмәгәч, туганнары аны дәваханәгә озаталар. Анда кәләшнең йөрәге туктавы сәбәпле вафат булуы ачыклана. Туйны өзәр урынга, мәрхүмә кызның атасы кияү егеткә хатынлыкка кече кызын алырга тәкъдим итә. Кияү егет бу тәкъдим белән ризалаша, шулай итеп, сеңел апасының урынын ала. Үлгән кәләшнең гәүдәсен туй мәҗлесе тәмамланганчы моргта калдыралар.
Һиндстандагы кайсыбер вакыйгалар турында интернеттан укыганда чәчләр үрә баса. Күз алдыгызга китерә аласызмы? Кәләш үлгән, нинди туй кайгысы ди монда?!.
Кияү турында ни уйларга да белмәссең, апасы булмаса, сеңлесе дә ярый дигән кебек. Ә балачакта карап үскән һинд киноларын хәтерлисезме? Үзәкләрне өзә торган җырлар, йөрәкләрне яра торган эмоцияләр, елата торган хис-тойгылар. Ә чынында әнә ничек икән ул...
Фото: Фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|