поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.03.2023 Милләт

«Исән чакта кадерен белмәделәр, үзе дә сер бирмәде»: Рәфикъ Юнысның тууына 80 ел тулды

Үзе күренмичә генә кеше күрерлек олы эшләр эшләп калдырган шәхес. Рухи халәткә төгәл бәя бирә алган фикер иясе. Зәвыклы шагыйрь. Елъязмачы. Фидакарь хезмәт үрнәге. Болар барысы да Рәфикъ Юныс турында. Аның кебек башка кеше юк, диләр. Шулайдыр. Милләт дип янып, зур хезмәтләр калдырган кешенең зур исем-дәрәҗәләре дә юк икән бит. Бу да аның олы шәхес булуына дәлилдер.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин яшьтәшен аның кебек фидакарьләр бүтән булмас инде, дип искә алды:
 
– Рәфикъ Юныс – минем өчен бик кадерле кеше. Беренчедән, ул – минем яшьтәшем. 1960 елны бергә абитуриент булып башта Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердек. Авырлык белән, чөнки ул вакытта югары уку йортына керү өчен хезмәт стажы кирәк иде. Без исә мәктәпне әле генә тәмамлаган егетләр. Шулай да керә алдык. Менә шуннан бирле аның вафатына кадәр аралашып яшәдек. Ул миңа кадерле, чөнки намуслы, ихлас, шул ук вакытта җаваплылык белән эшли торган, пөхтә, бөртекчән, үзенә бик таләпчән кеше иде. Шагыйрь буларак та, публицист буларак та аңа хөрмәтем зур. 90 нчы елларда публицистик әсәрләр һәм публицистик шигырьләр язып, халыкның милли үзаңын уяту юнәлешендә үзеннән өлеш кертте. Аның белән бергә зур эш эшләп калдык, шуңа да сөенәм. «Казан утлары» журналының меңенче саны чыгу уңаеннан «Сүнмәс утлар балкышы» дигән зур китап әзерләдек. Мин шефлык итсәм, ул төп башкаручысы булды. Үткәннәр сагындыра, чөнки үзенең журналистлык, язучылык эшенә фанатик рәвештә бирелгән кешеләр хәзер инде бик күп түгел. Безнең буын бу җәһәттән фидакарь хезмәт үрнәге булды.
 
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин үзен Рәфикъ Юныс мәктәбен узган кеше дип атады:
 
– Аның белән мине бер якынлык, җылылык җепләре тоташтырып тора сыман иде. Беренчедән, без аның белән ике тапкыр «Казан утлары» журналында бергә эшләдек. 2010 елда мин «Казан утлары» журналына бүлек мөхәррире булып килгәндә, Рәфикъ абый баш мөхәррир урынбасары иде. Ә инде мин журналга баш мөхәррир булып килгән вакытта ул бүлек мөхәррире булып эшли иде. Икенчедән, без Рәфикъ абый белән якташлар, икебез дә Арча районыннан, туган авылларыбыз ызандашлар. Тагын бер нәрсә бар: Рәфикъ абый нәселендә дә, минем нәселдә дә бабайлар мулла булган. Безнең якларга 1700 нче елларда Казаннан берничә гаилә күченеп кайта. Шуның берише – Кәчедә, кайберләре Наласада төпләнә. Шуңа күрә без аның белән, бәлкем әле без туганнардыр, дип тә сөйләшә идек. Рәфикъ абый «Казан утлары»на эшкә килгәч, миңа игътибарлы булды. Мин эшләгән мәкаләләрне, язмаларны хәйран гына «кызартып» редакцияли торган иде. Үземне дә кызартырлык итеп тиргәп тә ала иде. Бу инде яшь егет эшкә өйрәнсен, аннан яхшы мөхәррир чыксын дип эшләнгән эш. Хәзер мин аны тагын да ныграк аңлыйм, ул вакытта да рәхмәт әйтә идем. Бу җәһәттән аның мәктәбен үттем, дип әйтә алам. «Казан утлары»ннан «Идел»гә күчкәндә Рәфикъ абый бер яктан сөенде, чөнки яшьләр журналы аның үзенә дә кадерле, ул анда эшләгән, әлеге басманы булдыру өчен күп көч салган кеше. Икенче яктан көенде дә, чөнки ул мине, мөгаен, үзенә алмаш, эш аты итеп күргән булгандыр. Түрәләрнең күбесе югала, дигән кебек нотык сөйләгәне дә хәтердә. Ә инде эшли башлагач, яныма килеп утыра, уңышларга сөенә торган булды.
 
Рәфикъ абый – милләтпәрвәр шәхес. Ул җаны-тәне белән милләт өчен янып йөрде, татар теленең хәленә борчылды, милли чараларның берсен дә калдырмады. Берничә тапкыр урам җыенына бергә дә барган булды. Аның «Татарстан референдумы» дигән китабы да ничек борчылып яшәвенә дәлил. Аннан соң ул – фанатик кеше. Эшенә җаны-тәне белән бирелгән, «Казан утлары»нда куна-төнә эшләде дисәң дә, арттыру булмас. Андый кешеләрне табу хәзер мөмкин дә түгел инде.
 
Ихлас иде. Самимилек, сабыйлык бар иде анда һәрвакытта да. Эчендә мәкерлек булмагандыр. Шуңа аны редакциядә дә чын күңелдән яраталар иде. 75 яшен тутырган көнне эштән китте, ләкин һич кенә дә безнең арадан китмәде. Килеп йөри иде, ишектән керә—керешкә, ишеттеңме, әле генә хәбәр иттеләр, дип сүз башлый. «Нәрсә булган?» – дисең. «Яшәү дәвам итә!» – ди. Шул сүзе белән проблемаларны юкка чыгара торган иде. Юкса күпме тапкыр кабатланган, шулай әйтәсен дә беләсең, әмма шул сүзне көтеп торасың.
 
Үзенчәлекле кеше иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып барды, гел җәяү йөрде, 10 нчы катка лифт белән күтәрелгәнен күргәнем булмады. Кабере дә үзе кебек матур бер үзенчәлекле җирдә, бабалары янәшәсендә. Форсат булганда, Рәфикъ абый янына кереп чыгарга тырышам. Зиратка еш керәм, дөресен әйткәндә, чөнки ул миңа гомеренең азагына чаклы игътибарлы өлкән ага булды.
 
Күңелдә бер канәгатьсезлек хисе калды. Ул гомеренең соңгы елларында «Казан утлары»ның 100 еллыгына дип китап әзерли башлаган иде. «Сүнмәс утлар балкышы»н тулысынча диярлек Рәфикъ абый эшләп чыккан иде бит. Бусы – шуның тулы варианты булырга тиеш иде. Эштән киткәч тә, әлеге китап белән көн-төн мәш килде, редакциягә дә еш кына килә, архивларны барлый иде. Нәтиҗәдә 6–7 папка туплады, әмма хезмәтен тәмамлый алмады. Мин инде аны 100 еллыкка чыгарырга ниятләгән дә идем. Ләкин ул икенче көнне, тагын өстәргә кирәк әле, дип алып китеп барды. Шулай итеп ул папкаларны ахыргача тапшырып бетерә алмады. Аннары бу эштә үзеннән башка очына чыгарлык та түгел иде инде.
 
Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат өчен ул барыннан да бигрәк елъязмачы:
 
– Рәфикъ Юныс шәп шагыйрь дә, кыю һәм җеген җеккә китереп яза белүче публицист та иде. Ә инде «Татарстан референдумы» дигән китабына килсәк, ул – шул чорны чагылдырган, фактик материалларны туплап биргән документаль хезмәт. Татарстан референдумының ничек узуы, нинди вакытка туры килүе, Мәскәү, җирле түрәләр, судья-прокурорларның үзен ничек тотуы, нәрсә сөйләве турында күзалларга теләсәң, шушы китапны укырга кирәк. Бу китап чыгу белән таралып та бетте. Ул китапның бәһасен аңлаган кеше бик яхшы аңлады. Гадәттә мондый китаплар авыр тел белән, рәсми языла. Рәфикъның исә монда шагыйрьлеге сизелә, ул вакыйгаларны мавыктыргыч итеп бирә белгән. Бу – киләчәк буынга да кызык булган, гасырларга кала торган документ, безнең тарих.
 
Шагыйрә Асия Юнысова 40 ел бергә гомер кичергән ирен бала җанлы иде дип искә алды:
 
– Рәфикъ гаиләдә җайлы кеше түгел иде, мин аның сәбәбен ятимлектә үсүендә күрдем. Әнисеннән – 10, әтисеннән 15 яшендә ятим калган. Ул – иң кече бала, иң олы абыйсы белән яшь аермасы – 23 ел, бу бик зур аерма бит инде. Аларның бөтенесе дә аны кайгыртып яшәгән. Мөгаен, шуңа ул үзен һәрвакыт хаклы дип уйлаган, ахры. Дөрес, ул бик акыллы бала булган, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган, үзен һәр яктан үстерергә тырышкан. Китаплар күп укыган һәм укый иде. Дуслары белән дә үзен лидер позициясендә тота, аныңча булмаса, үпкәли торган гадәте бар иде. Шуңа күрә алар аның җаенда тордылар. Менә бу гаиләдә дә аның авыр сыйфаты иде. Рәфикъ әйбәт әти, оныгына әйбәт бабай булды. Бала белән уйнарга чыгып китәләр, ике бала кебек кайтып керәләр иде. Нишләп бала белән чынлап уйныйсың, азрак юл куймыйсың соң дигәч, чынлап уйнамагач, уйнамыйм да мин аны, дип әйтә иде. Балалар аны ярата иде, бәлкем аларның дөньясына якын булганга күрәдер. Ә иҗатта, бер гаиләдә ике шагыйрь, ике язучы була алмый дип карый иде кебек. Ләкин мин яңадан язып киткәч, ул минем мөмкинлекләрне таныды. Иҗатымны күзәтеп барды. Үзенең иҗаты ихлас, фальшлардан азат, гадел булды. Бик авырдан яза, язганнары саллы иде. Ул минем белән җитди темаларга сөйләшергә яратты. Бервакыт, синнән теләсә нинди җыелышларга караганда да күбрәк мәгълүмат алам бит мин, дип әйтте.
 
Соңгы елларда Рәфикъ Юныс Дания Шәрипова белән гомер кичерде. Хатыны аның хакында, мине яхшы якка үзгәртте, дип сөйләде:
 
– Рәфикъ минем өчен генә түгел, бик күпләр өчен бик әйбәт кеше булды. Мин аны баштарак аңламадым, тора-бара гына төшендем. Эче тулы яхшылык иде, бервакытта да беркемгә дә каты бәрелмәде. Баштарак кайбер гамәлләрен сәерлек дип кабул итсәм, үзен белә башлагач, аның бер самимилек, сафлык, ихласлык билгесе икәненә төшендем. Ул көчле дә, гаярь дә, шул ук вакытта бала кебек самими дә була ала. Ул кешегә шулкадәр ышана, беркайчан да беркемдә дә мәкер булыр дип башына да китерми. Мин аның урамда үз эченнән нидер укынып йөргәнен күргәнем бар иде. Баксаң, юлында бала очраса, аңа белгәннәрен укый, теләкләр тели торган булган икән. Киләчәкләре яхшы, илгә кирәкле кеше булсыннар дип телим, дип әйтә иде. Рәфикъ мине дә үзгәртте. Мин аны башта аңламадым, күптән түгел генә төшендем. Баксаң, хәзер аның шикелле эшлим, аның күп гамәлләрен кабатлыйм икән бит. Кызганыч, исән чакта кадерен белмәделәр, үзе дә сер бирмәде. Әгәр телевидениегә чакырсалар, баш тартты. Үзе теләп күләгәдә калды. Кирәкле кешеләр мине болай да белә дип әйтә иде.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.03.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»