поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин элек үземне программист дигәч, танышларым мине виндоус куеп бирергә сорыйлар иде. Аннары үземне “архитектор баз данных” дип таныштыра башладым. Башта югалып калдылар. Аннары бакчага баз проектын ясап бирергә сорый башладылар.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
Архив
 
01.03.2023 Шоу-бизнес

Миләүшә Сафина: «Инвалид кызыңны ташладың, бу балаларыңны гына карыйсың, диләр»

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында һәр атнаның шимбәсендә чыга торган Зәмирә Рәҗәпованың «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында җырчы Миләүшә Сафина үзен гаепләүләре турында сөйләде.

Үзенчәлекле бала – Мәрьямне бер ялгызы тәрбияләгән Миләүшә нинди кыен хәлләрдә калып та сынмаган, үзен җуймаган көчле хатын-кызлардан. Бәхетенә, икенче ире аңлый торганнардан булып чыга. Гаиләсе дә Мәрьямне үз оныкларыдай кабул итә.
 
Бер-бер артлы тупырдап торган ике малай тапканнан соң, Миләүшәнең мәшәкате тагын да арта. Сабый бала тәрбиясе кирәк булган Мәрьямен әнисе кушуы буенча, ул авылына кайтара.
 
– Беренче улыма 1 яшь булганда, тагын балага уздым. Ике улым булды, аларга да игътибар кирәк. Мәрьям дә 24 сәгать игътибар сорый. Әле берсе, әле икенчесе белән мәш киләм. Мәрьям утырып тора, вакытым җитми, жәллим. «Азаплама баланы, кайтар. Мин аны карыйм, ашатам, эчертәм», – диде әни. Бу очракта мин, балага яхшы булсын, дип уйладым,  – ди Миләүшә тапшыруда.
 
 
Әлбәттә, чарасызлыктан барган бу адымын аның социаль челтәрләрдәге язылучылары гел исенә төшерәләр. «Мәрьямне ташладың, бу балаларыңны гына карыйсың», – дип язып, аның гел канына тоз салып торалар икән.
 
Алар исә гаиләләре белән атна саен кайтып, Мәрьямнең хәлен белешеп торалар.
 
«Күп гаиләләр үзенчәлекле балаларын күрсәтергә ояла. Әйе, ул үзенчәлекле бала, әмма бәхеткә, яратуга лаек. Мәрьямгә карата мәхәббәтемне аңлатып бетереп булмый», — ди җырчы.
Фото: социаль челтәрләрдән

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.03.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы