поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.03.2023 Җәмгыять

Кая ашыгасыз сез, ирләр, кая ашкынасыз?

Шундый вакытта яшибез, адәм балалары агуланган чебеннәр кебек кырылалар. Алдагы еллардагы статистикаларда әле үлгәннәр арасында ир җенестәгеләр күбрәк дип язалар иде. Бу сан хәзер икенче төрле.

Дөрес, илебез территориясендә барган бәрелешләр аркасында бу тагын нәкъ шулай күрсәтеләчәк. Ләкин чынлыкта соңгы елларда үлем үз канатын хатын-кызларыбыз өстенә киңрәк җәя бара. Үз-үзләренә кул салучыларның 87 проценты ир затларына туры килә. Ләкин бу үлем түгел, бу – җебегәнлек, үз проблемаларыңны чишәргә теләмичә, бүтәннәр җилкәсенә салып, алардан качу, кемнәрдәндер шул рәвешле үч алу. 
 
Инде аварияләрдә үлгәннәр санын карыйк. Сезнең бәлки үзегезнең дә игътибар иткәнегез бардыр, ике яки берничә техника бәрелешү нәтиҗәсендә пассажирлар арасында үлем күп икән, һичшиксез әйтеп була – руль артында ир кеше утырган. Әгәр руль артында хатын-кыз утырса һәм машинасында берничә пассажир булса, ул алар өчен ир-атка караганда күбрәк җаваплылык тоя, чөнки ул табигать тарафыннан яралган ана. Кешеләрдә иң көчле инстинкт та, кайгыртучанлык, җаваплылык, яклау-саклау сыйфатлары аңа ана карынында ук салына. Күбесенчә ул үзе генә булганда яки янәшәсендә ир кеше булып, аны үзеннән көчлерәк дип хис иткәндә генә саклану-саклау дигән төшенчәне икенче урынга куеп, һәлакәт китереп чыгара. Ә ирләрдә, нинди булуларына карамастан, үз-үзләренә ышаныч шулкадәр көчле – төкереп бирә алар янәшәдәгеләрнең иминлегенә. Аларга табигать тарафыннан ярпачлык, кыланчыклык-мактанчыклык өеп бирелгән. Кайда булсалар да, әллә нинди катлаулы хәлдә дә бу сыйфат өстенлек ала, алар белән идарә итә. 
 
Ир-атны хатын-кыз югары күтәрә, канат куя чынлыкта булган бәяне 200-300 процентка арттырып күрсәтеп. Аларда рәхмәтле булу сыйфаты да бик фәкыйрь генә, яралгы формасында гына. Күтәрелгән, тараканнан лачынга әверелгән ир чама дигән сыйфатны бөтенләй югалта. Үзенә канат куйган якынын сытып-таптап, бүтән, яшь, чибәр “яр” эзли башлый, чөнки аны күтәрә-күтәрә хәлдән тайган, сулган хатын аңа инде “кызык” түгел. Чөнки ирләргә тагын бер сыйфат өеп бирелгән – аучылык сыйфаты. Ул “аучы” сукмагына басып, бөтенләй башка “үр”ләр яулый башлый. Ә анда ничек була инде, алар бит бер “үр”не генә алып туктый алмыйлар. Өзлексез “көрәштә” ничек чыдасын мескен йөрәкләре...
 
“Ирләр сөйри дөньяны” дигән төшенчә күптән югалды бит инде ул, шуңа нигәдер һаман ышана алмыйбыз, әллә теләмибезме соң? Әшрәфҗан абый әйткәндәй, “факт на лицо” бит инде монда. Дөрес, бик игътибар белән карасаң, янәшәңдә бар андыйлар да, ягъни дөнья сөйрәүче ирләр, ай-һай бик-бик аз шул алар. Күзләреңне ял иттерерлек кенә. Артык арып китмәсме соң хатыннар? Килгән буын хатын-кызлар бу галәмәтне күреп бөтенләй башка юл сайлый башлады бит инде. Табигый юлдан барган хатын-кыз җенесе куркыныч сукмакка үзе теләп кереп бара. Бу исә тора-бара ир-ат дип аталган җенеснең бөтенләй бетүенә китермәсме икән? Ачуым да килмәгәе, тупаслыгым өчен гафу итегез, сыер көтүенә үгезнең кирәге калмады бит, бер шприц җитә 200 баш сыерга.
 
Сүземне үлемнән башлаган идем. Мамадышка илтүче 40 чакрым асфальт юлдан барганда юл һәлакәтендә үлгәннәргә бик күп таш, чардуган, билге куелган, ике яклап. Ике көн вакытымны шуларны өйрәнеп уздырдым. Ни аяныч, һәр һәлакәт ирләр тарафыннан ясалып, һәрберсендә алар каны аккан, өч-дүрт кеше үлгәннәре бар. Кая ашыгасыз сез, ирләр, кая ашкынасыз? Як-ягыгызга карагыз. Сезне өйдә әниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз көтә. Сез бит аларга бик кирәк, нинди булсагыз да. Олыяз – Кукмара юл чите дә нәкъ шундый кечкенә чардуганнар белән ике яклап чуарланган. Хатыннарыгыз, әниләрегез үлә өзлексез стресс, нерва белән яшәп, рак, инсульт, йөрәк чире алып, безнең әбиләребез ул чирләрне белмәгәннәр дә бит. Бөтен нәрсәне заманга сылтамыйк инде. 
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.
Мамадыш районы,
Ямаш авылы. 
Фото: пиксабай
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.03.2023
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»