поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.02.2023 Язмыш

Рөстәм Нәбиев: «Хатының булмаса, берәр эчкече булыр идең, диләр»

Барысы да – үз кулыңда! Уфада яшәүче Рөстәм Нәбиев сүзләре бу. Аның бар терәге – куллар. 2015 елның июлендә казарма ишелеп, аякларын югалткан Рөстәм куллары ярдәме белән тауга да менә, машина да йөртә, тормышны да алып бара. Аңа сокланмый мөмкин түгел. Тормышта үз юлын ярып баручы, күпме кешегә яшәү көче биргән Рөстәм белән бер сөйләшү дә уйларны үзгәртә, тормышка башкача карарга өйрәтә.

Күпләр белә: Рөстәм таулар ярата. Кулларына таянып, алты мәртәбә тауга менгән кеше ул.
 
– Мин тауларга кызык эзләп түгел, үз-үземне җиңәр өчен менәм. Төрле уйлар белән күтәреләм. Ни өчен менәмме? Үземә кирәк. Таулар яшәргә өйрәтә. Анда – тормыш мәктәбе. Тормышта да авырлыклар була. Таудан кайткач, инде аларны җиңү берни түгел, – ди Рөстәм.
 
Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин аны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Россия данын еракларга җибәргәне өчен бирәләр аны. Рөстәм үзе дә тауларга менгәндә очраган һәр кешегә Россия турында сөйлим ди. Алар шаккатып, Россиядә нинди көчле кешеләр яши икән, дип әйтәләр икән. «Сокланучылар күп», – ди Рөстәм. Әмма ничек кенә булмасын, ул үзен һәр эштә куәтләп торган гаиләсенә рәхмәтле.
 
–  Гаилә  тормышымда иң беренче урында тора. Казарма ишелеп, үлем белән күзгә күз очрашырга туры килде. Шунда гаилә корырга, балалар үстерергә өлгерә алмавыма үкендем. Мин инде беттем дип торам. Ә инде исән калгач, ничек яшәргә кирәген белә идем инде, – ди Рөстәм. – Күпләр интернетта теләсә нәрсә язып җибәрә. Янәсе, хатының булмаса, берәр эчкече булыр идең, диләр. Нигә алай булсын?! Мин – үз тормышымны үзем корган кеше. Яшисең килсә,  барысына да өйрәнәсең. Индирам миңа яшәр өчен көч бирде. Ә үз-үземне кулга алу миннән тора иде. Аякларымны кистеләр дип,  дөньясына үпкәләп тә ята ала идем. Хөкүмәтне сүгеп, мине инвалид калдырдылар, дип тә сукранып өйдә бикләнергә була. Әмма мин үземә кирәкле юлны сайладым. Диванда сукранып ятып, тауга менеп булмый. Кайберәүләр киңәш  сорап яза. Безнең бер туганыбызны яшәргә өйрәт әле, диләр. Ничек итеп өйрәтим? Һәр кешенең язмышы – үз кулында! Кемгәдер карап үрнәк алырга була. Әмма кешене үзгәртеп булмый.
 
Рөстәмнең тормышын күзәтүчеләр белә: ул язмышның якасына ябышып, яшәүнең кадерен белеп, якыннарына рәхмәтле булып яши.  Соңгы сыйфат бөтен кешедә дә бар дип әйтеп булмый. Рөстәм ярдәм кулы сузганнарга  хәерхаһлы. Рида апасын гына алыйк. Ул аны зуринәй дип йөртә. Кайчандыр ятим калган сабыйларны үз канаты астына алган Рида апа бүген шул балалардан игелек күрә. Рөстәм ихластан аның күңелен күрергә тырыша. Матурлык салонына да алып бара, ял итәргә дә җибәрә. Кыскасы, кайчандыр  үз җылысын биргән апасын кадерли.
 
– Зуринәйгә бик рәхмәт. Ул безне кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Керләребезне дә үзебез юа идек. Үзегезгә кирәк булачак, дип әйтә иде. Ул чакта, бәлки, бу безгә ошамагандыр да, әмма еллар узгач, без аның дөрес тәрбия бирүен аңладык. Без үскәндә йортта газ да юк иде. Зуринәй ипине үзе салды. Эштән курыкмады. Безне кеше итәр өчен бик тырышты ул. Исән генә булсын, – ди Рөстәм.
 
Рөстәмнең әтисенең бакыйлыкка күчүенә дә бер ел була. Аның әтисенең хатыны Алинәгә булган мөнәсәбәтенә сокланырлык.
 
 
– Мин Алинәгә  бик рәхмәтле. Аңа хөрмәтем зур. Беренчедән, әтиемне сайлап, аны бар кимчелеге белән кабул итеп, тормыш коруына рәхмәт. Икенчедән, тормышта иң авыр вакытымда янымда ул булды. Алинә мин фаҗигагә юлыккач, үзенең кечкенә баласын – сеңлем Илизаны калдырып, Мәскәүгә  килде. Мине 11 ай буе тәрбияләде. Менә нинди була ул  зур йөрәкле кеше! Аның яхшылыкларын ничек онытасың ди инде?!  42 яшендә тол калды, кайгыны бергә күтәрдек. Кызларымны яратып, аларга нәнәй җылысын бирүе өчен дә рәхмәт аңа, – ди Рөстәм. – Үзем исән чакта нигеземне ташламаячакмын. Үскән йортым бит ул минем. Әтигә дә рәхмәт. Без бай яшәмәдек. Гап-гади авыл йорты иде. Мин имгәнгәч, әти йортны бөтенләй үзгәртте. Өйгә бәдрәф, ванна ясады. Коляскада йөрер өчен пандусларга кадәр ясап куйган иде. Хәзер минем бурыч – сеңлемне укыту, кеше итү. Сеңлем өчен барысын да эшләячәкмен.
 
Авырлыклар килсә, нишләргә соң? Кайдан яшәү көче алырга? Рөстәмнән шул хакта сораштык.
 
–  Әгәр яшим, булдырам, эшлим дип сүз бирмәсәң, сине берәү дә упкыннан алып чыкмый. Иң элек уйларыңны дөресләү мөһим. Нәрсә кирәк сиңа? Шуны аңласаң, яшисең, – ди Рөстәм.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»