поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.02.2023 Җәмгыять

"Гомерем буе иремне көттем..."

Ирләр дигәч тә күз алдына әтиләребез килеп баса. Алар бөтен кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң көчле кешеләр булып торалар. Күпчелегебез шулай уйлый. Алар – тормышны алып баручылар. Иң әһәмиятле, иң авыр эшләрне башкаручылар, балаларына дөрес юлны күрсәтүче төп тәрбиячеләр, кирәк булганда Ватанны саклаучылар да.

Безнең татар халкында ирләр аеруча хөрмәткә лаек булганнар. Алар гаиләдә җитәкчелекне үз өсләрендә тотканнар. Бу гадәтне берәү дә көчләп такмаган, ул шулай буыннан буынга күчә барган. Нәсел җебе дә алардан башланган. Борынгылар: “Атасына карап улын коч, анасына карап кызын коч”, -- дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ир балалар һәр эштә әтиләрен кабатларга, аннан үрнәк алып яшәргә тырышалар. Минем үземә укытучы буларак әтиләрен дә, балаларын да укытырга туры килде. Уртаклыкларны шактый тоя идем. Балалар, бигрәк тә малайлар, әтиләре белән горурланырга, мактанырга яраталар, аларның юлын дәвам итәргә теләүләре күренеп тора: күбесе шуңа ирешәләр дә. Тәрбиядә, билгеле, әниләр дә зур эш башкаралар. Алар әтиләренең гаиләдә баш кеше икәненә басым ясыйлар, абруйларын күтәрергә тырышалар,  бервакытта да балалары алдында әти кешегә акыл өйрәтмиләр, гаиләдә барлык эшләрнең дә әти кеше җитәкчелегендә эшләнүенә төшендерергә тырышалар. Шундый гаиләдә тәрбияләнгән бала әби-бабасын да, әти-әнисен дә, гомумән, олы кешеләрне хөрмәт итәргә күнегеп үсә.
 
Безнең гаиләдә балалар белән бөтен эшләрне әни эшләсә дә, ул безгә әти белән киңәшергә, аннан рөхсәт сорарга куша иде. “Атагыз ни әйтер, аннан сорагыз”, -- ди. Әти инде әни рөхсәт иткәнен аңлый: әнинең фикерен сораган була. Мәсәлән, без үскәндә авылда атнага бер тапкыр балалар өчен фильмнар күрсәтәләр иде. Әни безгә рөхсәтне әтидән сорарга куша. Әти кино турында сорый, без аңа кыскача гына әйтәбез: “Аягы яраланган, әллә ничә чакрым карда шуышып барган очучы турында”, -- дибез. Әти әнигә безне җибәрергә 5 тиенне кызганмаска куша, бу киноның сугыш турында икәнлеген әйтә. Ә теге 5 тиен безнең учларыбызны күптән җылыта инде. Очабыз гына. Мәктәптә укыганда да без әти-әнигә сүз китерергә тырышмадык. “Безгә кызыллык китерәсе түгел!” сүзләре һәрберебезнең исендә булды. Тырыштык. Ата-аналар җыелышларында безнекеләр һәрвакыт президиумда булды. Алар үзләре дә тырыш булдылар. Гасыр башында туган әтием берничә ел мәдрәсәдә укып, 2-3 ел совет мәктәбендә алган белеме белән төрле урыннарда эшли, укыган кешеләргә ихтирамы зур, безне дә белемле кешеләр итәсе килгәндер. 
 
Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан солдат авылның җитәкче урыннарында да көчен куя. Без, ил күргән авырлыкларны күрсәк тә, әти канаты астында үстек, шуның белән бәхетле идек. Тирә-юнебездә әтисезләр күпме иде!? Сугыш күпме баланы ятим, күпме ананы тол итте. Аларга ничек авыр булганын без аңлый алдыкмы икән? Әтисенең буш җиңенә ябышып барган Вәсиләләр, әтисе таягын ат итеп уйнарга тырышкан Равияләр турында да уйлап карамаганбыз, ул күренешләр бездә елмаю тудыра иде. Бервакытта да әти йөзен күрмәгән балалар турында белмәгәнбездер дә. Бервакыт Җиңү бәйрәменә багышланган митингта мин бәйрәмгә килгән хатыннарга мөрәҗәгать итеп: “Әтиегез сугышка киткәндә сезгә ничә яшь иде, сез аны хәтерлисезме?” -- дип сорадым. Җаваплар шактый күп, әмма бертөрле булды. Фәтлия апа: “Мин тумыйча калдым, абыема 3 яшь булган, без икебез дә аны хәтерләмибез... Әтиле кешеләр бәхетенә кызыгып, көнләшеп үтте гомеребез”. Күпчелеге обелисктагы исемлеккә күрсәтеп: “Без аларны шушы исемлек буенча гына беләбез, ятимлек, әти сүзен әйтәсе килү безне гомер буе озатып килде...” Андыйлар, үзләре дә “балам...”сүзен әйтергә тилмереп сугыш кырында ятып калучылар, исемлектә 220. Инде бу буын да бөтенләйгә китеп бара... Менә шушы киткән һәм китеп баручы буын илебезне төрле авырлыклардан коткарган, яңаны төзегән, үзләреннән соң килгән буыннарга матур бәхетле тормыш теләгән. Тыныч дип аталган тормышлары тыныч булдымы икән? Исән калганнарына тиешле хөрмәт кылындымы икән? Болары әле дә уйланырга мәҗбүр итә. Әйтергә теләгән фикерем: бөтен авырлык гап-гади ир егетләр өстенә төшкән.
 
Тарихка күз салсаң, сугышларда күпме ирләр кырылган. Бу бит безнең авыл мисалында гына да күпме бала тумый калган дигән сүз. КДУда укыган чакта мин Гәүһәр Камалова җитәкләгән театр студиясенә йөргән идем. Шунда без Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” спектаклен сәхнәләштердек һәм бу спектакль белән Арча районы авылларына да чыгып кердек. Мин ире фронттан кайтмаган Җиһания апа ролен башкарган идем. Районның бер авылында (Акчишмә иде бугай ) спектакльдән соң минем янга елап бер апа килде. “Ирләр кере юасым килә...” дигән сүзләрең йөрәгемә уелып калды. Мин дә Җиһания кебек гомерем буе иремне көттем. Син нәкъ минем сүзләремне сөйләдең, рәхмәт, сеңлем”, -- дип кочаклап алды.
 
Ирләрнең алыштыргысыз икәнлеге бәхәссез. Аларның болай да кыскарак гомерләрен сугышлар йота, тормышның иң зур авырлыкларын үз өсләренә алалар, акыллы машиналар да башкарып чыга алмый торган эшләрне үз куллары белән эшлиләр, беркем җиңә алмаган явызлыклар да алар алдында җан бирә. Шулай бервакыт мин укыткан 5нче сыйныфта Рәдиф исемле малайның әтисе автокатастрофада һәлак булды. Каршы яктан килүче исерек шофёр гаепле булган (монысы соңыннан ачыкланды). Ул сабыйның илереп елаулары бүген дә күз алдымда тора... Әлеге сыйныфта мин бервакытта да “әти” сүзен әйтмәскә тырыштым. Бу сүзне ишетүгә, малайның күзе мөлдерәп яшь белән тула иде. Минем кабинетка керүгә, ул мине сүзсез генә кочаклап ала һәм без сүзсез генә бер-беребезне аңлый идек. Малайлар әтиләрен артыграк яраталар шул. Хәзер Рәдиф үзе әти булган диләр, исән-сау гына яшәсеннәр берүк. 
 
Әтисез тормышны туганнарымның балалары да күрде. Олы апам Халидәнең ире Минвәли җизни 5 баласын (1 кыз, 4 малай) калдырып, үз теләге белән теге дөньяга китеп барды: аракы үз эшен эшләде. Иң зур кызы Илсөяргә 11 яшь, иң кече малае Ниязга 12 көн иде. Алар арасында тагын 3 малай: Идрис, Альберт, Ильяс. Барысы да исән-сау үстеләр. Мәктәпне дә тәмамладылар. 4 егет икешәр ел Армия сафларында да хезмәт итеп кайттылар. Эшләмәгән, белмәгән эшләре юк. Әниләренә дә шәфкатьле булдылар. Сәләх бабайлары (безнең әти) аларга һәрвкыт юл күрсәтеп торды. Ул аларны төрле һөнәрләргә өйрәтергә тырышты. Әле дә хәтеремдә: олы малай 8 яшьлек Идрискә әти кечкенә чалгы алып кайтып бирде. Малайның шатланганын күрсәгез иде. “Әни, без хәзер печәнне икәү чабачакбыз!” Чынлап та Идрис шул көннән печән чаба башлады. Балаларның әтиләренә рәнҗегән чаклары да булгандыр. Яшәүләр авыр иде ул чакларда. Түзделәр. Бабайларының: “Чын ирләр батыр була”, -- дигән сүзләрен исләрендә калдырдылар алар.
 
Матур итеп яшәү өчен гаилә тулы булса иде дип телибез. Гаилә дөньялар тыныч булганда тулы була. Бүгенге көндә һәр гаилә борчуда. Канга сусаган вәхшиләргә сугыш, кан коюлар кирәк. Аларга чик куюны бары тик безнең батыр ир-атларыбыз гына булдыра алачак. Аларның басып алу, җимерү хыяллары бервакыт чәлпәрәмә киләчәк. Бу урында Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна...” повестеннан бер өзекне китереп китмәкче булам. “Әтисе табын янында һәйкәлдәй мәгърур утыра белә иде. Әйтерсең аны патша итеп куйганнар. Чыннан да ул исән чакта гаиләгә җил-яңгыр тимәде. Өстенлек итү – тынгысыз тойгы. Өстенлек яулауны максат итеп куйган шәхесләр, өстенлек өчен сугышучы дәүләтләр үзләре дә сизмәстән  кешелеклекләрен җуялар. Әтисенең гаилә белән идарә итүе өстенлеккә көйләнмәгән иде. “Әтиегез...” иң катлаулы мәсьәләне дә шул сүз хәл итә иде. Каян килә икән шул ышану тылсымы “әтиегез” дигән сүздә? Барлык илләрнең җитәкчеләрен бергә җыеп, безнең баскыч янындагы тирәк төбенә утыртасы һәм әни ясаган чәйне эчертеп карыйсы иде. Шуннан соң җир йөзендә гаугалар калыр идеме икән?” (Сәйрин монологы)
 
Шулай. Чын ирләр булганда бу гарасатны да кичәрбез. Ә алар бездә бар.
 
Наҗия ГЫЙМАДИЕВА.
Казан.
Фото: Фрипик.ком
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.02.2023
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»