|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2023 Милләт
![]() «КИТАП» радиосы «Питер-Казан арасы» проектын тәкъдим итте«КИТАП» радиосы Санкт-Петербург шәһәренең «Пулковец» яшьләр үзәгендә «Питер-Казан арасы» дип исемләнгән яңа проектын милләттәшләребезгә квартирник форматында тәкъдим итте. «Әлеге проект бер ай эчендә Санкт-Петербургның «Мирас» яшьләр үзәге белән әзерләнде. Ул 26 февраль кичендә Питерда яшәүче милләттәшләребезгә күрсәтелде. Квартирник форматында үткәрүебез исә тамашачы белән бер сулышта булып, якынрак аралашасы килүдән. «Китап» радиосында даими рәвештә яңгырап торган даһи шагыйрьләребезнең шигырьләре белән беррәттән татар халык моңнары да, мәгънәле җырларыбыз да башкарылды», – ди әлеге проектның идея авторы, «Китап» милли радиосының тапшырулар мөхәррире, шагыйрә Гөлинә Шәйхи. Санкт-Петербургта тамашачы бик җылы кабул итте, ди мөхәррир. «КИТАП» радиосын кушымта аша еш тыңлыйлар икән. Хәтта нинди әсәрләр укыганыбызга кадәр беләләр. Анысы аеруча сөендерде. Иң олы тамашачыбызга 87 яшь иде. Яныбызга килеп безгә рәхмәт әйтте. Зал Әбри Хәбриевны да, Зәринә Хәсәншинаны да зал алкышлап туймады. Махсус кунак итеп Ярамир Низаметдиновны чакырганны белгәч, ул апаларның ничек сөенгәнен күрсәгез икән сез!» – дип Питердан алган тәэсирләре хакында Гөлинә Шәйхи "Татар-Информ" МА сөйләгән.
--- |
Иң күп укылган
|