|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2023 Җәмгыять
![]() «ШАЯН ТВ»ның «Балачак җыры» концерты Казанның 16нчы гимназиясендә узды (ФОТО)«ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә үтте. Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларны таң калдырдылар. Алар «Балачак җыры» бәйгесенең танылып өлгергән, балалар өчен җырларын башкарды. Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә яхшы кәеф һәм күтәренке рух бүләк иттеләр. Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән югары масштабта үтте. Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.
--- |
Иң күп укылган
|