|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2011 Җәмгыять
Безне ... инглизләшү көтмиме?Туган телебезнең кадерсезләнүендә, беренче чиратта, татарлар үзләре гаепле. “Мин татар телен на бытовом уровне гына беләм”, – дип әллә акланучы, әллә борын чөюче милләттәшләребез бихисап арабызда. Кайберләре, гомумән, урыс булып кылана. – Безнең район үзәгендәге халыкка кирәкле оешмаларда соңгы елларда урыслашкан яшь татар белгечләре күбәеп китте, – дип сөйләде Республика клиник сырхауханәсендә дәваланып чыккан туганыбыз Гөлдания, – аларга гозереңне урысча аңлатмый чараң юк. Алты кешелек палатада миннән тыш барысы да марҗалар иде. Җылы каршыладылар. Шулай да берсе савыгып, өенә кайтып киткәннән соң аның урынына татар хатыны кергәч, шатланып куйдым: үз милләтең кешесе күңелгә барыбер якынрак бит.
Урысчасының “ата-анасы” юк моның, сөйләшергә тотынса, авырулар бер-берсенә күз кысышып, әкрен генә хихылдаша башлыйлар. Кайчак үзем дә көлүдән тыела алмыйм. Шул татар хатыны белән икәүдән-икәү генә калган араларда үзебезчә эндәшеп караган идем, өнсез булдым: вата-җимерә урысчалатып җавап кайтармасынмы бу миңа!
Берничә көннән палатага янә яңа авыруны салдылар. Керә-керешкә шәфкать туташларыннан зарланырга тотынды бу: “Җыенысы кара авыллардан җыелган татарлар. Урысчаны бозмыйча сөйләшә дә алмыйлар бит, алардан ни көтәсең?” – ди, борынын җыерып. Куырылып килдем бу сүзләрдән. Соңрак исем-фамилиясеннән белдем: үзе дә татар икән ләбаса! Яшереп маташкан булды бит әле, исемен дә Галина диде. Әй, яратмады да соң сере ачылуын: кызарынып-бүртенеп үк чыкты.
Кормильцева, Федорова фамилияле “яңа” авыруларның да урыс ир-егетләре белән тормыш корган милләттәшләрем икәне ачыкланды. Алардан да татарча бер сүз ишетмәдем.
Авырулар алмашына торгач, берзаман палатада татар хатыннары гына калдык. Барыбыз да югары белемле, азмы-күпме тормыш тәҗрибәбез бар.
Һәм менә беркөн өстәмә караватка урта яшьләрдәге марҗаны яткырдылар. Таныштык. Такси оешмасында диспетчер икән. Үзен уклау йоткандай хәтәр тота бу. Безнең күрше әби әйткәндәй, министр хатыны диярсең. Сизелеп тора: белем дәрәҗәсе түбән, фикер сөреше бик гади, әмма һәр сүзе башкаларга рухи басым ясауга юнәлдерелгән. Менә әкәмәт: урыс телле татар хатыннары аңа ярарга тырыша, әйткәннәрен җөпләп тора башладылар. Нихәл итәсең, “олы туганыбыз” каршында баш ию сыйфаты, “ләббәйкә” дип тору каныбызга сеңгән инде безнең.
Халкымның урыслашуы – борчулы хәл. Тел бетсә, милләт бетә дигән сүз. Болай да тиздән барчабызны “русиялеләр” итеп калдырырга җыеналар. Минем уйлавымча, урыс теленең үзенә дә куркыныч яный, тел галимнәре дә бу хакта чаң кагалар. Бердән, яшьләр урам теленә күчсә, икенчедән, илебезне чит ил товарлары гына түгел, чит телләр дә яулый бара. Кулланышка сиздермәстән генә “англицизм” дип аталган сүзләр үтеп керә башлады. Лизинг, кастинг, керлинг кебек төшенчәләр, офф кушымчалы сүзләр урыста да, татарда да бердәй файдаланыла. Үзәк телевидение шоуменнары да, чик артыннан килгән сүзләрне “кыстырып”, зыялы булып кыланырга яраталар. Элмәтакталарда чит телгә яраклаштырылган исемнәр (әйтик, “Грузовозофф”, “Замкофф” һ.б.) очрый, инглиз телендә язылганнарын да күрергә мөмкин. Мисаллар бик күп. Тел белгече булмаганлыктан, мин үзем күзәтүләремне бер системага салып аңлата алмыйм. Шуны гына әйтә алам: милләтем кешесе барлык яңаны эләктереп алырга, сеңдерергә сәләтле. Әйтик, хәзер күпме бала Мексика, Бразилия сериаллары геройлары исемнәрен йөртә. Татарны төркиләштерү, ягъни урысча әйтелә торган сүзләр урынына төрки сүзләрне кертү, минемчә, барып чыкмады. Ә менә татар яшьләренең сөйләм телендә “Вау”, “Супер”, “О кей”, “бест”, “чииз” һәм башка инглиз сүзләрен куллануы – гадәти күренеш.
Әлбәттә, чит телләрне белү бик кирәк, әмма үз телеңне чуарлау, бозу һәм бетерү хисабына түгел. Киләчәктә инглизләшү көтмиме икән безне, дип тә уйлап куям. Инде бүгенге көндә кайбер оешмаларда хезмәткәрләрнең чит телне белүе таләп ителә бит. Әйтик, бер ун-егерме елдан үзеңә кирәкле оешмага кереп, татар кешесенә гозереңне инглизчә аңлатырга туры килмәгәе.
Әлеге дә баягы туганым Гөлдания, моннан берничә ел элек Казандагы милли-мәдәни үзәккә баргач, кысталып, бәдрәфнең кайда икәнен сораган. “Ә син инглиз телен беләсеңме соң?” – дип кызыксынган аңа юл күрсәтүче ханым. Аптыраган бу сорауга Гөлдания: нинди бәйләнеш булырга мөмкин чит тел белән бәдрәф арасында? Баксаң, бәдрәф ишегенә хатын-кызларныкы дигәнне аңлатучы “W” хәрефе язылган икән. Шундый хәлләр...
Галиябану ХУҖИЕВА |
Иң күп укылган
|