|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2023 Җәмгыять
Питрәч районында фаҗигадә зыян күргән ана белән баланың ни хәлдә булуы билгелеПитрәч районына кергән “Заречье-2” бакчачылык җәмгыятендә бер йортта янгын чыгып, 5, 7, 12 яшьлек өч кызы белән 53 яшьлек әтиләре Рамил Фәләхов үлгән. Әниләре Алена 9 айлык улы белән коттедж тәрәзәсеннән сикереп, чак исән калган. — Гаилә кош-корт асрый иде. Алар йорттан читтәрәк булгангадыр инде, шөкер, зыян күрмәгәннәр. Бәйдәге этләре дә исән-сау. Хуҗаларын эзләгәндәй, көлгә әйләнгән йортка моңсу күзләре белән карап тора, мескен. Кичә генә йөгереп йөргән өч сабыйны, әтиләрен кара пакет капчыкларга салып алып китүләрен күреп, йөрәк өзгәләнде. Урыннары җәннәттә булсын, бик авыр хәл, — ди күршеләре.
Янгынны үз күзләре белән күрүчеләр бу хәлне куркыныч төш кебек искә ала.
— Тәрәзә янында басып торган Аленага бер күршесе: “Баланы ташла!” — дигән. Сабыйны тотып алганнар. Аннары үзенә сикерергә кушкан, “Алайса, үләсең”, — дигән. Уңайсызрак барып төшкән, күрәсең. Умыртка баганасына зыян килгән, диләр. Аны хастаханәгә илттеләр. Операция ясарга тиешләр, — ди бакчачылык җәмгыятендә яшәүчеләр.
— Апага операция ясадылар. Табиблар хәлен уртача дип бәяли. Кечкенә улының хәле тотрыклы. Ул Республика балалар клиник хастаханәсендә. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озаттык, — ди Аленаның энесе Павел.
Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Павелның телефон номеры: 8-917-285-62-97 (“Сбербанк” һәм “Тинькофф” карталарына беркетелгән, Полюбай Павел Александрович исемендә).
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|