|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2023 Мәдәният
«Апуш» студиясе Камал театры спектакленә яңа сулыш өрде (ФОТО)Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында иҗат итүче «Апуш» татар балалар театр студиясе тәүге спектаклен тәкъдим итте. Драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектаклен 700гә якын кеше тамаша кылды. Шунсын да билгеләп узыйк, И.Зәйниев әсәре буенча куелган «Кечтүкле уен» спектакле Г.Камал театрында 2012 елда сәхнәләштерелде. Анда «Апуш»лыларның остазы Миләүшә Шәйхетдинова Патшабикә ролен башкарды. Г.Камал театрыннан аермалы буларак, спектакльгә махсус җырлар язылды, кайбер сәхнә күренешләре өстәлде. Спектакльнең режиссерлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә көйләрне композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева иҗат итте, музыка бизәлеше һәм аранжировка – Нияз Вәлиев, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.
Тамашачылар арасында Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин да бар иде. Ул 2012 елда «Кечтүкле уен» спектаклендә Шамил ролен уйнаган. «Минем өчен әлеге спектакль үз-үзеңә хыянәт итмәү, ышанычыңны югалтмау һәм гомумән мәхәббәт турында. Балаларга «афәрин» диясем килә, бер сәгать бик тиз үтеп китте. Чын күңелдән кызыксынып карадым. Шамил аеруча ошады», – диде театр артисты. Искәртеп узыйк, Ленин исемендәге мәдәният йортында эшләүче студиягә балалар сентябрьдән йөри, ә тамашага әзерлек ноябрьдә башланды. Премьерага махсус костюмнар тектерелде. Сәхнә һәм музыкаль бизәлеш – барысы да өр-яңадан тудырылды. Спектакльдә «Апуш»ның барлык 33 шәкерте катнашты. «Апуш»та укучыларга тәҗрибәле остазлар – актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова белем бирә. «10 елдан соң «Апуш» студиясе Камал театры спектаклен янәдән зур сәхнәгә чыгарды. 4 ай дәвамында гына шөгыльләнеп, балалар белән зур премьера куя алдык, без бик тырыштык. Балалар безнең йөзебезгә кызыллык китермәде һәм без алар белән бик горурланабыз. Татар театры яши, аның киләчәге бар», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Зөлфия Вәлиева. «Балалар өчен мондый студия турында без бик хыялланган идек. Екатеринбургтан Пермь театрына балалар фестиваленә килгән коллективны күреп, декорацияләренә, костюмнарына шаккатып кайткан идем. Татарстанда, Казаныбызда балалар өчен шундый театр булмавы бик борчый иде. Хәзер менә Аллага шөкер, 3 студиябез бар. Мондый мөмкинлек өчен Казан Мэриясенә зур рәхмәт», – диде Миләүшә Шәйхетдинова.
|
Иң күп укылган
|