|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2023 Җәмгыять
Мәрхүм сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның әнисен бүген җирләделәрТатарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның әнисе, табиб-невролог Нәзирә Шайхелислам кызы Садыйкова вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип белдерде Татар-информ. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Сәламәтлек саклау ветераннар советы рәисе Наил Сәлах улы Садыйковка тормыш иптәше вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде.
Аларның ике баласы республиканың сәламәтлек саклау системасына зур өлеш керткән һәм табиблар династиясен дәвам иткән, диделәр ведомствода.
Нәзирә Садыйкова бүген, 26 февральдә, җирләнә.
Искәртик, Марат Садыйков бер ай элек, 29 гыйнварда, вафат булды. Аны күпсанлы пациентлары һәм хезмәттәшләре соңгы юлга озатты.
--- |
Иң күп укылган
|