|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2023 Шоу-бизнес
Гөлназ Шәрипҗанова: Мине ялкау шәһәр килене кебек күрәләр идеҖырчы гаилә Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар Гүзәл Уразова җыр театрында таныша. — Башта Илсур белән эт-мәче кебек булдык. Ә гастроль туры тәмамланып, бер атна бер-беребездән ял итүгә, сагыныша башлый идек, — дип елмаеп искә ала Гөлназ. — Интернетта күпләр: “Илсур бик тыныч. Гаиләдә күбрәк Гөлназ эш йөртәдер”, — дип язалар.
— Халык сәхнә артын белми. Илсур җырлый, аппаратураны көйли, минем алып баруны да күзәтә. Берәр хатам булса, дөрес әйтмәдең, дип шундук кисәтү ясый, төзәтә. Гаиләдә беренче сүз гел аныкы. Мин — аңа ияреп йөрүче.
— Син ниндирәк килен?..
— Баштарак Чалманаратта кайберәүләр мине ялкау, тавышлы бер шәһәр килене кебек күрә иде. Авыл кешесе дәшми бит ул. Ә мин килен булып кайткач, урамда уйнаган балалар өчен борчылып, ясалма калкулык (“лежачий полицейский”) юклыкка кисәтү ясадым, башка мәсьәләләрне дә күтәрдем. Аннары, мәсәлән, әни ашарга пешерә башлый. Ул электән үзенчә ияләшкән, күпме һәм нәрсә кирәген чамалап сала. Әни әзерләгәндә, мин ник кысылыйм? Андый чакта йә бакчага, йә балаларны урамга алып чыгып китәм. “Әнә, йөри Тәнзиләнең килене коляска этеп”, — диләр иде. Баштарак шулай булды. Аннары минем дә тырыш хатын икәнне белделәр.
Илсур минем әни өчен бик яхшы кияү дип уйлыйм. Габишевка күченгәч тә, төзелеш, ремонт буенча Илсур зур ярдәм күрсәтте.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|