поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.02.2023 Шоу-бизнес

Замирә Рәҗәповага әнисе: “Кеше көлдереп йөрмә, кайтмыйсың!”

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова – иң көчле журналистларның берсе. Ул тырышлыгы, зирәклеге белән аерылып тора. Кайсы гына өлкәгә алынса да, эшен җиренә җиткереп башкара.

– Замирә, син Үзбәкстанда тугансың. Ни өчен Башкорстанга күчендегез?
 
– Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасында туганмын. Әти Ижевск шәһәрендә хезмәт иткәндә, әни белән танышкан булган. Әнине үзе белән Үзбәкстанга алып киткән. Әни 19 яшендә кияүгә чыгып, 20дә мине тапкан. Сеңлем белән Үзбәкстанда туганбыз, безнең яшь аермасы – ике яшь. Миңа 3 яшь булганда, әни Башкортстанның Илеш районы Торачы авылына дәү әни янына кайткан җиреннән шунда яшәп калган. “Тормыш авыр иде”, – дип әйтә ул. Дәү әни дә: “Кайтып кергәндә, үзе дә, балалар да өрәк кебек ябык иде”, - дип сөйли иде. Ул да әнине кире җибәрмәгән. Әти безне алып китәргә дип берничә тапкыр кайткан булган, ләкин әни китмәгән. Әни район үзәгендә төзелештә эшләде. Мин дә шундагы мәктәпкә укырга кердем. Аннан соң бездә терлекчелек комплексы төзелгәч, әни шунда бозаулар карарга кайтты. Күп тә үтмәде, әнине клуб мөдире итеп чакырдылар. Шулай итеп, 2-9 сыйныфларны авыл мәктәбендә укыдым.
 
– Сәләтләрең кайчан ачыла башлады?
 
– Сыйныф җитәкчем Фирая апа Мирзаянованың роле зур. Ул безне биергә, бәйләргә өйрәтте, бөтен җиргә йөртте, конкурслар, олимпиадалар калмады. Мин аңа бик рәхмәтле, баланың сәләтен ачуга, кыюлык тәрбияләүгә зур өлеш кертте, ул укыткан алгебра белән геометрияне яратып укый идек. Мәктәп елларыннан истә калган тагын бер хәтирә: тәнәфес вакытында татарча бию көйләренә бии идек.
 
– Син Азат Тимершәех төркемендә биюче булып йөргәнсең икән...
 
– Тугызынчы сыйныфтан соң, Илеш районындагы урта һөнәри-техник училищесына укырга керергә теләдем. Анда “Йагыр” дигән бию ансамбле бар иде, шунда биергә хыялландым. Әмма аттестаттагы билгеләрем әйбәт булгач, әнинең мине анда бирәсе килмәде. Училищеда документлар кабул итүче ханым да яхшы билгеләремне күреп, мине анда алырга теләмәде. Нәтиҗәдә 10-11 сыйныфларны 1нче мәктәптә укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы дәүләт педагогика университетына укырга кердем. Беренче курсларның багышлау кичәсендә биедем. Татарстанның халык артисты Азат Тимершәехның хатыны Рәмзия апа университет китапханәсендә эшли иде. Бервакыт дәрестә утырганда, мине деканатка чакырттылар. “Син бик матур биисең икән. Азат Тимершәехның биючесе авырып киткән, бер атнага гастрольгә барып кайт әле, – диде декан. – Укуың өчен борчылма”. Шулай итеп, мин – беренче курс студенты октябрьдә Азат Тимершәех белән Самарага чыгып киттем. Бишенче курска кадәр Виталий Агапов төркеме, Ринат Гобәйдуллинның “Сердәш” ансамбле, Хәния апа Фәрхи белән гастрольдә йөрдем. Укыдым да, акча да эшләдем. Хәтта сеңлемне кияүгә биргәндә, акчалата булыштым.
 
– Казанга ничек килеп урнаштың? Монда сине каршы алучы булдымы?
 
– Укуны тәмамлагач, район газетасына журналист булып кайттым. Әмма миңа районда һава җитмәде. Беренче эш хакым 2 мең сум иде. Шуны алып авылга кайттым да: “Әни, мин Казанга китәм”, – дидем. “Сине анда кем көтеп тора? Акчаң беткәч, кайтырсың әле”, – диде әни. Казанда бик ерак туганнарыбыз бар, аларны эзләп таптым. Ул әби белән бабайда бер атнада яшәдем, бик авыр иде аларда яшәве. Бер атнадан соң, авылга кайттым. Тагын бер туганыбызны барладык. Алар – яшьләр. Ул вакытта кесә телефоннары юк иде. Адресларын алып тагын Казанга киттем. Кояш баеган мәл. Кулымда авыр сумка, арылган, ашыйсы килә. Тулай торакка барсам, алар анда юк, күченеп киткәннәр. Жетон сатып алып, Чаллыдагы апаларга шалтыраттым. Алар аша Казандагы туганнарның яңа адресын табып, караңгыда шунда барып кердем. “Исәнмесез, мин сезнең туганыгыз, Торачы авылыннан”, – дидем. Люция апа белән җизни мине бик якын итте, әти-әнием кебек булдылар. Мин аларда өч ел яшәдем, без әле дә аралашып торабыз. 
 
– Сине ТНВга Салават Фәтхетдинова урнаштырган, диләр.
 
– Театрны яраткач, Г.Камал театрына урнашырга теләдем. Азат абый Тимершәех төркемендә эшләгәндә, Салават Фәтхетдинов белән танышкан идем. Камал театрына барып керсәм, Салават абый белән Шамил Зиннурович сөйләшеп тора. Исәнләштек, Салават абый мине шундук танып алды. “Син нишләп йөрисең монда?” – диде. “Чаллыны бетереп килдем”, – дигән идем, “Хәзер Казанны бетерергә килдеңме?” – диде. Көлешеп алгач, кая укып чыкканнымны, нинди эш эзләвемне сорашты. “Идән юарга да риза” – дигәч, “Институт дипломы белән идән юмыйлар инде”, – дип ТНВ каналында эшләүче Илфат Фәйзрахмановка шалтыратты. “Чаллыдан бик әйбәт кыз килде, Роберт Миңнуллинның сеңлесе. Сиңа журналистлар кирәк түгелме?” – диде аңа Салават абый. Илфат абый янына икенче көнне үк бардым. Ул миннән: “Яза беләсеңме, съемкалар ясаганың бармы?” – дип сорады. Мин белсәм-белмәсәм дә, “әйе, беләм” дидем. Илфат абый миңа: “Роберт Миңнуллинның сеңлесе түгел, Шәймиевның кызы булсаң да, яза белмәсәң, мин сине берни дә эшләтә алмыйм”, – диде. Төшке аштан соң Илфат абый мине зиратка Рөстәм Яхинның кабере турында сюжет ясарга җибәрде. Ул вакытта су буе текст язган идем. Гөлүсә Исмәгыйлева (Гыймадиева) белән бергә утырып ул текстны кыскарттык. Кулымнан җитәкләп монтаж бүлмәсенә алып керде. Мин аңа бик рәхмәтле. Шулай итеп, “Хәбәрләр”гә кереп киттем. Бер ел тирәсе штаттан тыш эшләдем, 264 сум акча ала идем. Акчам беткәч, әнигә шалтыратып: “Әни, мин кайтам, акчам бетте”, – дидем. “Кеше көлдереп йөрмә, кайтмыйсың!” – диде әни. Шулай итеп, әкренләп Казан тормышына кереп киттем. Хәзер кая гына барсам да, Казанны сагынып кайтам.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»